поиск новостей
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 07 Май
  • Рәшит Ваһапов (1908-1962) - җырчы
  • Наил Шәрифуллин - журналист
  • Айгөл Миңнуллина - актриса
  • Рамил Гарифуллин - психолог
  • Мөршидә Байрактар - журналист
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
07.08.2017 Мәгариф

“Сәләт”кә тагын бер бару хыялы белән яшим!

Биләр җирлегендә узган «Сәләт» VI халыкара яшьләр белем бирү форумына барган 5500 бала 180 мәйданчыкта осталык дәресләрендә, фикер алышуларда катнашты. Самарадан да бу чарага кырыклап бала барган иде. Алар һәм тагын шул хәтле үк Татарстан балалары “Самара-Сәләт” аланы дип аталды, ә балалар барысы да сәлкеш (сәләтле кеше) булып йөрде.

Биредә 500 эксперт һәм укытучы катнашты. Форум программасы белем бирү технологияләре белән таныштыруга юнәлдерелгән иде. Бу турыда «Бердәмлек» редакциясе хәбәрчесенә “Сәләт” лагерена беренче тапкыр барган “Яктылык” татар мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Шамил Вәлиев сөйләде.

- Башта без, Самара өлкәсеннән һәм Татарстаннан килгән 71 бала, өлкәбезнең “Кос¬мос” лагеренда ял иттек. Дөрес, “ял итү” сүзе монда урынсыздыр. Без көннәр буе Та¬тарстанның Биләр шәһәр¬чегендә уздырылачак VI халык¬ара яшьләр белем бирү форумына әзерләндек.

“Космос”та без бөтен уңай¬лыклары да булган агач өйләрдә яшәдек. Иртәдән кичкә кадәр бер минут та буш вакытыбыз булмады. Иртәнге аштан соң уздырылган линейкада көндәлек эшләр билгеләнә дә һәрберебез холык-фигыленә туры килгән эшкә керешә. Мин, мәсәлән, биология фәнен сайлап алдым. Үзе әле биология факультеты студенты гына булган Алсу апа дәресләрне шулкадәр кызыклы итеп алып барды ки, мин мәктәп программасында булмаган күп яңа нәрсәләр белү бәхетенә ирештем. Ә төшке аштан соң без яңа биюләр өйрәндек.

Спорт чараларында катнаштык. Алар да “Сәләт” форумына баргач кирәк булып чыкты.

"Космос"та безнең 12 ке¬шедән торган отряд - “Ялкын”, ә кичке җыелышларыбыз “Шәм” дип атала иде. Аның да үз кагый¬дәләре бар. Мәсәлән, кул чабарга, кычкырып сөйлә¬шергә ярамый, ә анда сөйләш¬кән сүзләрне башкалар белергә тиеш түгел. Шуңа күрә мин дә сезгә анда сөйләгән сер¬ләребезне сөйли алмыйм.

Бер атна шулай әзерләнә торгач, Биләргә барырга вакыт җитте. Ләкин һава торышы начар булу сәбәпле безне вакытлыча өйләребезгә кайтарып җибәрделәр. Татарстаннан килгән дусларыбызны да Самарадагы татар гаиләләренә кунакка алып кайтырга туры килде.  Иртән без “Яктылык” мәктәбенә җыелып репетицияләр үткәрсәк, кичкә таба Идел ярына төшеп велосипедларда чаптык, аралашып, дуслашып беттек. Дүрт көннән соң һава торышы яхшыра башлады, һәм без, ике зур автобус¬ка төялеп, Биләргә килдек.

Анда безнең кебек балалар бихисап иде. Ләкин форум бик яхшы оештырылган булганга күрә, әйдаманнарыбыз барысын да аңлатып, кая барырга, ни эшләргә кирәклеген аңлатып торганга күрә, без бер чарадан да калмадык, бөтен эшләрдә дә актив катнаштык. Безнең алан эстафетада һәм волейбол уенында беренче, ә стрит-боллда өченче урынны яулады.

Шундый зур форумда булу минем өчен зур яңалык, го¬меремдә дә күрмәгән мог¬җиза кебек булды, күп нәрсәгә күзләрем ачылды. Мин хәтта Татарстан Президентын үз күзләрем белән күрдем, дусларым белән “Яктылык” татар мәктәбендә хореограф булып эшләүче Инзилә апа Гыйззәтуллина өйрәткән “хип-хоп” биюен форум сәхнәсендә биедем. Ә инде  палаткаларда яшәү рәхәтен аңлатып торырга да кирәкмидер. Яшьтәшләребез белән сөйләшеп тә, серләшеп тә туя алмадык. «Сәләт» аланына аяк баскан кеше, һичшиксез, анда кире әйләнеп кайтачак, дигәннәр иде. Чыннан да шулай икән. Хәзер мин тик шул хыял белән генә яшим.

Эльвира РӘФЫЙКОВА  язып алды.
 


---
Бердәмлек
№ --- | 07.08.2017
Бердәмлек печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»