поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 18 Май
  • Энҗе Мөэминова (1924–2009) - балалар язучысы
  • Фаил Шәфигуллин (1939-1982) - шагыйрь
  • Хәким Гыйләҗев - журналист
  • Алинә Заһитова - фигуралы шуучы
  • Артем Здунов - дәүләт эшлеклесе
  • Камилә Гафурҗанова - рапирачы
  • Ольга Павлова - дәүләт эшлеклесе
  • Динар Хөснетдинов - актер
  • Зилә Яз - журналист
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
07.08.2017 Ир белән хатын

Кечкенә улыбызның диагнозын белгәч, ирем ташлап китте...

Исәнмесез, хөрмәтле редакция! Мине ирем ташлап китте. Ике улым белән ялгызым калдым. Без яратышып өй­лә­нешкән идек. Олы улым тугач та, бик бәхетле идек. Кечесендә ДЦП диагнозы икәнен белгәч, гаиләдәге мөнәсәбәтләр үзгәрде. Ирем бездән читләште.

Бер ел буе гел тавышланып яшәдек. Безнең арадагы хәлләрне малайлар да аңлады. Олысы еш кына безнең белән сөйләшми башлады. Балалар хакына түзеп карадым. Әмма иремә барыбер ярап булмады. Бер ай элек бар әйберен җыйды да чыгып китте. Бүлешер малыбыз булмагач, аерылышу авырлык тудырмады. Ул – үз ягына, мин үземә кайтып киттек. Тик авыру улым әтисен сагына. Аңа ничек итеп бу хәлләрне аңлатыйм, ирем кире кайтса, кертимме икән? Ләйлә (редакциягә хаттан).
 
Бу хакта психолог Эльвира Сафина белән сөйләштек:

 
– Гаиләдә авыру бала туганда, ир белән хатын мө­нә­сәбәтләре үзгәрә башлый. Ирләр авырлык алдында югалып кала. Билгеле, гел үзенә генә игътибар сорап торган ир-ат, авыру бала булгач, икенче планга күчә. Әнә шуны кабул итә алмыйлар. Бала сау-сә­ламәт булмагач, гаиләдә өстәмә чыгымнар да барлыкка килә. Хатыны өйдә бала белән утыргач, акча табу ирләр җилкәсенә төшә. Тик гаилә дил­бегәсен тарту күп кенә ирләр­нең кулыннан килеп тә бетмәскә мөм­кин. Көн саен эшкә бару, тапкан акчаны гаиләңә биреп, балаң авырса, хастаха­нә­ләр­гә чыгып китү, аны тернәк­ләндерү үзәк­ләренә йөртү ир­ләрне туйдыра башлый. Үз баласы булуга карамастан, әтиләрдә инстинкт аз була. Бик сирәк ирләр генә гаиләсен, балаларын беренче урынга куя. Сезнең очракта ирегез проблемалардан качкан дип уйларга кирәк. Тормыш катлаулы, бигрәк тә авыру бала тәрбияләү җиңел бирелми. Ирегез кире кайткан очракта, сез гафу итсәгез дә, балаларыгыз аны кичерер микән? Үзегез дә уйлап карагыз: бик авыр минутыгызда ташлап китеп барган кешене кире кертү кирәкме? Арагыз өзел­гән икән, алга карап яшә­гез. Бу хакта гел уйлап утырмагыз. Яңа планнар корыгыз, балаларыгызга якын булыгыз. Ничек тә яңа тормыш башларга тырышыгыз. Бер авырлык артыннан җиңеллек тә килә. Шуны онытмагыз. Аерылып китәсе ир, еллар узгач та, барыбер ташлар иде. Гел яхшыга өметләнеп яшә­гез. Бәлки, сезгә дигән насыйп яр табылыр. Ике улыгыз белән дә кабул итәрдәй кешене очратырсыз. Тик мөнә­сәбәтләрне икенче мәр­тәбә корганда, сак булырга кирәк.
 
Фәридә Хәсәнова, өч бала анасы (Сарман районы):

 
 – Ирем бик сорагач, ике кызым янына өченчегә малай алып кайттым. Ул Даун синдромы бе­лән туды. 12 ел буе иңгә-иң яшә­гән ирем авыру балага озак түзмәде, киемнәрен алды да чыгып китте. Күп тә үтмәде, башкага өйләнде. Ә мин исә кабат кияүгә чыкмаска булдым. Бар яратуымны балаларыма бирдем. Улымны төрле түгәрәкләргә йөрттем. Ул хәзер оста итеп рәсем ясый. Ирем­­нең яңа гаиләдә бер-бер артлы ике баласы туды. Икесе дә авыру булдылар.
 
Гөлназ Ибраһимова (Казан):

 
– Бер егет белән таныштым. 2 ел йөргәннән соң, ул миңа кияүгә чыгарга тәкъдим ясады. ЗАГСка гариза илтергә җыенганда, бер кеше аның хатыныннан аерылган, авыру баласын ташлап киткән кеше икәнен әйтте. Мин аның элеккеге гаиләсен эзләп табып, гафу үтендем. Бу иргә кияүгә чыкмадым. Үз баласын ташлаган ир-ат белән тормышымны бәй­лисем килмәде.
 
Нияз Габдрахманов (Кукмара районы):
 
– Нигәдер ир­ләрнең баласын ташлавын гаеп­лиләр, ә менә хатын-кызларныкы гадәти кү­ренешкә әйләнде. Дөрес, мин дә авыру баланы ташлаган әти кешене хупламыйм. Әмма хатында да гаеп юк микән дип уйлыйм. Ни дисәң дә, гаиләне хатыннар тулыландырып, саклап тора бит. Корган ояңны җимер­гәнче, иң элек кара-каршы утырып сөйләшергә кирәк иде. Мөгаен, бу ирнең дә ниндидер проблемалары бардыр. Бәлки, гаиләсен матди яктан тәэмин итә алмыйдыр. Барысын да ачыкларга, малайларның әти­ләрен читкә җибәрмәскә иде. Аларга әти бик кирәк булачак әле.


Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 07.08.2017
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»