поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 05 Май
  • Дамир Гарифуллин - шагыйрь
  • Миләүшә Насыйбуллина - журналист
  • Гафур Коләхмәтов (1881-1918) - драматург
  • Назим Галимов - дальнобойщик
  • Зариф Бәшири (1888-1962) - язучы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
07.08.2017 Матбугат

Бергә, бердәм булганда гына...


Яшьрәк чагымда да, гомер көзенә кереп барганда да мине үзенең укучылары белән очраштырган “Бердәмлек”кә рәхмәтлемен. Ә еракка, үткәннәргә каерылып карасак, Самара өлкәсендә яшәүчеләр минем исем-фамилиямә беренче тапкыр Камышлыда нәшер ителүче “Югары уңыш өчен” газетасын укыганда юлыкканнардыр.

Алтмышынчы елларда бу газета, хәзерге “Бер¬дәмлек” кебек, өлкәнең бердәнбер татар басмасы иде бит. Аны Самара өлкәсенең милләттәшләребез укмашып яшәгән төбәкләрендәге укучылар да белә иде. Шулай дип бас¬тырып әйтергә бер дәлилем дә бар. Редакция каршында мин, фәкыйрегез, оештырып җибәргән әдәбият түгәрәге эшләп киткәч, газетада яшь иҗатчыларның шигырьләре һәм хикәяләре даими басыла башлады, укучыларыбыз хатларны күбрәк язды. Кошки районыннан, мәсәлән, Гакыйль Сәгыйров үзенең иҗат җимешләрен безгә юллады, алар Камышлы районы газетасында дөнья күрде. Шул ук якта яшәүче Нәбиулла Туплейский хәтта поэма да җибәргән иде, ул кыс¬картылып газетаның “Әдәби сәхифә”сендә урын алды. Районыбызның үзендә дә иҗади активлык көчәйде. Камышлыдан Мәрьям Якупова, Һава Сафина, Сәгыйть Галиуллин, Иске Ярмәктән Сәүбән Әхмәдуллин, Дәүләтколдан Рәфгать Әһлиуллин... Исем¬нәре хәтердә калмаган авторларыбыз тагын да булгандыр әле. Шулай булмаса газетабызда “Әдәби сәхифә”нең даими чыгуы мөмкин булыр идемени?!
Сүземне “Бердәмлек” илә башлаган идем, аңа әйләнеп кайтыйк әле. Быел “Бердәмлек” өлкә татар газетасы егерме сигезенче яше белән бара. Йәгъни, ир-егетләр чорына керде ул. Аягында нык басып тора диясем килә дә, ашыкмыйм...

Шул гомер эчендә, Татарстанда яшәсәм дә, газетадан аерылмаска, аны укып барырга, авторы булырга тырыштым. Баш мөхәррире - шәкертем (хәзер ул үзе остаз, аның журналистлык мәктәбен үткән, аның белән иңгә-иң куеп эшләгән 20ләп затның остазы) Рәфгать Әһлиуллин белән, сирәк булса да, Казанда күрешкәли идем. Ә быел редакциянең, дусларымның чакыруы буенча Самарага үзем килеп чыктым. Очерклары, башка язмалары буенча гына белгән редакция хезмәткәрләре Эльмира Шәвәлиева, Алия Арс-ланованың үзләрен күрү бә¬хетенә ирештем, алар белән сөйләшеп утырдым. Шәһәрдә яшәүче, тумышы белән Камышлы районыннан булган Әсфәндияр Вәлитов, Рә¬шит Кәримов кебек асыл ир-егетләр белән дә таныштым. Атаклы якташым, футболчы, СССРның атказанган спорт остасы Галимҗан Хөсәенов эзләреннән йөрдем. Самараның Җәмигъ мәчетендә булдым, истәлекле урыннарын күреп хозурландым. Хәер болары башка тема инде...

Вакытлы матбугатның, га¬зета-журналларның бүгенге хәле, аякта нык басып тору халәтенең бик ышанычлы булмавы, кайда гына яшәсәм дә, кайда гына барып чыксам да, мине борчый торган мәсьәлә икәненә инанам. Басмаларның үзләре эшләп алган керемнәре чыгымнарын кап¬ларлык, җан асрарлык түгел, ә бюджеттан акча бүлеп бирү  елдан-ел кими бара. Татарстанда да, Самарада да, кыскасы, Россиянең һәр төбәгендә дә шулай. Бердәнбер ышаныч, таяныч - әбүнәчеләрнең, күп басмаларның зур тиражлы булуы. Яраткан газе¬таларыбызның берсе – “Бер¬дәмлек” тә шуңа мохтаҗ. Мин үзем, әлегә кадәр аның саннарын Казанда, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты бүлекләрендә генә укый алсам, быелдан башлап газетаны өемә китерәләр. Киләсе яртыеллыкка да “Бердәмлек”кә язылдым инде. Ә сез, Самара өлкәсендә яшәүче хөрмәтле милләттәшләрем, бу турыда онытып җибәрмәдегезме?

Бергә, бердәм булганда гына милләтебез дә, туган телебез дә, матбугатыбыз да яшәр.

Минвәгыйз ЗӘЙНЕТДИН, матбугат ветераны.
Самара-Казан.


---
Бердәмлек
№ --- | 07.08.2017
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»