|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.08.2017 Фаҗига
Татарстанда “КамАЗ” пенсионерларны бәрдергәнЧаллы шәһәре янында “КамАЗ” ике пенсионерны бәрдергән, дип хәбәр итә “Челнинские известия” газетасы. Юл-транспорт һәлакәте М7 трассасының 1065-м километрында, “Алмалык” (“Яблочко”) бакчачылык ширкәте янында булган. “Татар-информ” билгеләп үтүенчә, йөк машинасын йөртүче дачага йөри торган автобустан юлга йөгереп чыккан ике хатын-кызны бәрдергән. 62 яшьлек пенсионер урында ук үлгән, 77 яшьлек зыян күргән хатын-кызны авыр хәлдә хастаханәгә озатканнар.
--- |
Иң күп укылган
|