поиск новостей
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 06 Май
  • Ренат Харис - шагыйрь
  • Флера Низамова - журналист
  • Хафиз Хәммәтуллин - актер
  • Гөлназ Гафурова - җырчы
  • Рәшит Кәлимуллин - композитор
  • Җәмилә Әхтәмова - шагыйрә
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
04.08.2017 Авыл

Нигез ташыңа мүк үсмәсен

Июль ахырында татар хатын-кызларының Бөтендөнья “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы чираттагы күчмә утырышын уздырды. “Төп нигез”, “Васыятьнамә” темаларына багышланган семинарлар Татарстанның Саба районында уздырылды, һәм анда 150дән артык делегат катнашты. Кунаклар Россиянең төрле төбәкләреннән, Австралия, Латвия, Азәрбайҗан, Белоруссия, Казахстан кебек чит илләрдән килгәннәр иде.

Күчмә утырышта без - Самара өлкәсе Пох¬вистнево районы Гали авылының  “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Илһамия Кәримова һәм Гөлшат Низамова да катнаштык.

Өч көнгә сузылган семинар программасы тыгыз һәм кызык¬лы итеп әзерләнгән иде. Беренче көнне без авыл Мәдәният йортында үзешчәннәр көче белән әзерләнгән концерт карап ләззәтләндек. Аккалфак¬лыларны район җитәкчелеге вәкилләре сәламләде. “Халыкны кузгатсак, телне, гореф-гадәтләрне саклап калырга мөмкинлек булачак. Гаиләгә зур игътибар бирүегез бик яхшы. Гаилә бит ул ир-ат белән хатын-кыз гына түгел, ул - тулы бер җәмгыять. Ул - төп нигез дә, бала тәрбияләү дә, туганлыкны саклау, телне өйрәтү дә”, - диде Саба районының башкарма комитеты җитәкчесе Равил Гасыймов. 

Шул ук көнне Югары Отар авылындагы акыл ягыннан зә¬гыйфь балалар йорты¬на алып бардылар. 55 ел буе аның ди¬ректоры булып РСФСРның атказанган социаль тәэмин итү хезмәткәре, “Кеше - алтын йөрәк” респуб¬лика бәйгесе лау¬реаты Имаметдин Гәрәев хезмәт итә икән. Андагы балалар күргән тәрбияне, тормыш шартларын, территория чисталыгын сүзләр белән генә аңлатып булмый. Материаль база байлыгы, контактлы зоопарк белән дә мактана алалар. Болар күңелдә куану хисләре тудырса да, хатын-кызларыбызның йөзе борчулы иде. Зәгыйфь сабыйларга карап, аларга Аллаһы Тәгаләдән сәламәтлек, сабырлык сорадык, балаларыбызның, оныкларыбызның сау-сәламәт булуына  шөкерана кылдык.

Шәмәрдән авылының Җи¬ңү паркында күргән тамаша да бездә зур тәэсир калдырды. Парк тимер юл вокзалы каршында урнашкан булып, Бөек Ватан сугышы елларында аннан фронтка корал, кием-салым, азык-төлек төялгән эшелоннарны озатканнар, сугышчыларны каршы алганнар.  Район үзешчәннәре безгә шундый бер күренешне сәхнәләштереп күрсәттеләр дә инде. Сугыш елларындагы киемнәргә киенгән кешеләргә, вокзал алдындагы ыгы-зыгыга карап, бу вакыйга чынбарлыкта төсле тоелды, күзләр яшьләнде.

Кыр кухнясында солдат боткасы ашап, тамак ялгап алганнан соң, безне "Сабан туе" спорт комплексына алып киттеләр. Җирле халык милли бәйрәмебезне нәкъ шушы урында үткәрә икән. Ак¬калфаклылар да кечкенә Сабан туе оештырырга булдылар һәм бераздан инде мәйданда җыр-бию, милли уеннар гөрли иде. Аларның кайберләре бездә, Гали авылы делегатларында, аеруча зур кызыксыну уятты. Мәсәлән, “Әтәч тоту”, “Утын кисү” кебек бәйгеләр Самара өлкәсе Сабан туйларында  уйналмый.  Без бу бәйгеләрдә үзебез дә катнашып карарга булдык.

Мәйдан буйлап чапкан әтәчне куып тотуы җиңелләрдән булмаса да, йөзгә кызыллык китермәдек,  бераз тырышканнан соң, кызыл кикрикне  эләктереп алдык. Бу кызыклы һәм мавыктыргыч бәйгене үзебезнең Сабан туе программасына да кертергә кирәк дигән нәтиҗәгә килдек.
Икенче көнне делегатларны сәләтле балалар мәктәбенә алып бардылар. Анда укучылар татар, инглиз, кытай, гарәп телләрен өйрәнәләр, төрле түгәрәкләрдә шөгыльләнәләр. Уку йорты шул кадәр дәрәҗәле ки, анда хәтта төрле  регионнардан килгән укучылар да укый.
Семинар темалары буенча фикер алышулар да булды. “Төп нигезне саклап калу мөһим, төп йорты булмаган кешене билгесез кеше дип тә әйтеп була”, - дип белдерде Бөтендөнья татар хатын-кызларының “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы рәисе Кад¬рия Идрисова.

Сабада - Фиргать һәм Гөл¬синә Галимуллиннарда, Кызыл Мишәдә - Зәләфрүз һәм Тәлгать Гаттаровларда, Югары Симеттә Рәйсә һәм Ринат  Шамиловларда кунакта булдык. Бу гаиләләрдәге тулылык, бөтенлек, татулык, хезмәт сөючәнлек барыбызны да таң калдырды. Аннан соң  аккалфак¬лыларны дүрт төркемгә бүлеп, Саба районының төрле авылларына алып киттеләр. Безгә Шыңар халкының көнкүреше белән танышырга насыйп булды. Анда  “Самавыр агарту”, “Сөннәт бәйрәме” кебек йолаларны карадык.

Аккалфаклылар Саба рай¬онының Миңгәр авылында Га¬лиәсгар Камал театрының дан¬лыклы артисты Шәүкәт Бик¬тимеровның туган йорты һәм музее белән дә таныштылар. “Әлмәндәр” бабай туган йорт исән, аның өендә дә, янә¬шәдәге музеенда да актерның бик күп истәлекләре саклана.

Иң мөһиме, ул истәлекләрне барлаучылар бар. Әтиләре йорты янәшәсендә Шәүкәт аганың улы Искәндәр һәм кызы Гүзәл гаиләләре аерым-аерым яңа йортлар җиткергәннәр. “Без монда үстек. Әти гаст¬роль¬ләрдә, әни эштә булды. Алар безнең артист булуыбызны теләмәделәр. Әмма туган нигезгә без беркайчан да эзне суытмадык. Әти белән элек авылга кадәр җәяү кайта идек. Монда әти ясаган, әти кулланган әйберләр саклана”, - дип сөйли Гүзәл ханым.

Нигез төшенчәсен аккалфаклыларга Саба мәчетендә Җәлил хәзрәт Фазлыев та аңлатты. Татарстанның баш ка¬зые төп нигезгә кагылышлы васыятьнамә, мирас бүлү, аны яздырып калдыру хакында сөйләде. Җәлил хәзрәт Фазлыев, васыять темасына тукталып, аның шәригать кануннарына туры килергә тиешлеген, шәригатькә каршы килсә, аның үтәлергә тиеш түгеллеген ассызыклады.

Без, Гали авылының “Ак калфак” оешмасы әгъзалары, бу чарадан хозурланып, ки¬ләчәккә эш юнәлешебезне бил¬геләдек. Бүген өлкә¬безнең байтак авыллары юкка чыгу куркынычы астында. Яшьләр шәһәргә күчеп кит¬мәсен, төп йортлар нигезенә мүк үс¬мәсен өчен, безгә алар белән тыгыз эш алып барырга кирәк. Галимуллиннар кебек төп нигездә яшәүче, уңган-булган гаиләләр Гали авылында да шактый.

Шун¬дый¬ларның берсе – Шамил һәм Халидә  Вакказовлар күптән түгел алтын туйларын билгеләп үттеләр. Гаилә, туган як, милләт язмышы кыйммәтен яшьләргә дә җиткерү өчен, авы¬лы¬бызның үрнәк гаи-ләләре белән очрашу кичәләре оештырырга кирәк.

Төп нигезне саклап калуда нәсел тамырыңны белү дә зарури. Үткән елда өлкә “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы Самараның Халыклар дуслыгы йортында шәҗәрә төзү буенча мастер-класс оештырган иде. Анда ишеткән-күргәннәрне кулланып, авылдашларыбызны нәсел агачы төзергә өйрәтергә кирәк, дип уйлыйбыз. Бу эштә күрше Камышлы, Кләүле һәм Исак¬лы районнарының имам мөх¬тәсибе Габдулла хәз¬рәт Мөхәммәткәрим тырышлыгы белән Иске Ярмәк авылында да актив эшчәнлек алып барыла. Аның белән элемтәгә кереп, шәҗәрә һәм васыятьнамә төзү буенча киңәшләрен сорадык. Хәзрәт безнең сорауларга бик теләп җавап бирде, хатын-кызларыбыз белән очрашуга мәгълүмат әзер¬ләп куярга вәгъдә итте. Башлаган эшләребез дәвамлы һәм нә¬тиҗәле булыр, дип өмет итә¬без.

Илһамия КӘРИМОВА, Гали авылы “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе, Гөлшат НИЗАМОВА,оешманың актив әгъзасы, Похвистнево районы.


---
Бердәмлек
№ --- | 04.08.2017
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»