поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
02.08.2017 Язмыш

Насыйп булмаган яр (ЯЗМЫШ)

Без Ирек белән мәктәптә укыганда очраша башладык. Мин еш кына аларның авылына кунакка килеп йөри идем. Баштарак әллә ни өнәп тә бетермәдем. Җитмәсә, миннән яшьрәк тә иде ул. Ә аннары сөйләшеп сүзләр бетмәде. Икебез дә хыялый идек.

Сызылып аткан таңны каршылаулар, сирень, шомырт чәчәкләре аткан вакытта капка төплә­рен­дә кич утырулар, мотоцикл белән басу юлларында йөрү­ләр, су буенча учак ягулар.. Ирек белән очрашканыбызны әнисе дә ишеткән.
 
Әйбәт кеше иде ул. Аның белән үзебез дә сизмәстән якынаеп киттек. Тора-бара мин Ирекне өзелеп яратканымны аңладым. Тик ул гына каядыр югалып йөри башлады. Кич клубка чыксак та юк. Яныма дус егете килә дә: “Ирекне көт, яме”, – ди. Капка төбенә кадәр кайтып, дусты килгәнче мине өйгә кертми. Бервакыт югалып тору­ларының сәбәбен сорарга бул­дым. Ә ул: “Беләсеңме, мин сине бик яратам. Ә менә күр­ше авыл кызы Ленаны күб­рәк яратам кебек, мин буталдым”, – дип җавап бирде.
 
Шулчакта ниләр кичергә­немне әйтеп бетерә алмыйм. Ирек елаганымны сизеп алды. Йө­ге­реп килеп, кулларымнан, би­тем­нән үпте. Ә мин, аның хыя­нәтен кичерә алмыйча, өйгә кердем. Капканы япкач та, Ирек озак китми торды әле.Әнә шул вакыйгадан озак еллар узды. Мин Ирекне гел сагынып яшәдем. Юлымда егетләр очрап торды. Тик аның кебеген тапмадым. Яшь­­ли әтисез калган, хатын-кыз­ны кадерли торган кеше иде ул. Укып бетереп, диплом алгач, мин еракка киттем. Ме­нә шунда булачак иремне оч­раттым. Карап торышка тыныч кына, сөйкем­ле генә иде Рамил. Кайбер чалымнары Ирек­­кә дә охшап китә. Аны һәр­вакыт Иреккә охшатып яшә­дем. Төшләремә дә еш кер­де. Көннәрдән бер көнне Ирекнең өйләнгәнен белдем. Инде ул чакта үз гаиләм бар, бер-бер артлы ике бала да таптым. Тормыш корганына сөендем генә. Интернетта хатынын дусларга кушып куйдым. Күңел тиле бит инде ул. Әкрен генә Ирекне “кү­зәтәм”. Аның туганнары белән дә яңадан дуслаштым. Сүз чыкканда, хәлен сорап куям. Кыс­касы, күңелдә ниндидер бер рәхәт хис белән гомер итәм. Шөкер, ирем дә мине яратып яши. Тормыш үз көенә бара. Барлык якыннарым, туганнарым безнең гаиләгә сокланып туя алмый. Тик берсе дә минем гомерлек яраткан кешем хакында белми.
 
Инде юлларның бергә кушылмасын да беләм, үз гаи­ләмне дә, кешенекен җи­ме­рергә теләмим. Әмма Ирек­не бер күреп сөйлә­шә­сем килә иде. Күрештем мин аның белән. Олы улым белән бер ярышка бардык. Шулчакта кемдер арттан килеп эн­дәште. Борылып карасам, Ирек басып тора. Үзгәргән. Ир-атлар кыяфәте кергән, тик елмаюы, карашлары шул ук калган. Бер мәлгә сүзсез калдым. Ирек үзе сүз башлады. Сөйләшеп киттек. Яшь­леккә кайтып килдек. Ирек теге вакыттагы хәлләре өчен үкенә икән.  Хатын белән әй­бәт торабыз, ди. Ахырдан Иреккә: “Әй­дә, дус булыйк. Аралашып торыйк. Синең дөньяда бар икә­неңне белү җитә миңа”, – дим. Ә ул: “Бе­ләсеңме, безнең арада йә бер­ни була алмый, йә мә­хәббәт кенә”, – диде. Шул очрашудан соң Ирекнең мине әле дә яратуын аңла­дым. Быел кабат күрешүгә өч ел булды. Баксаң, бу очрашу соңгысы булган икән.
 
Күптән түгел телефоныма смс килеп төште. “Ирек бүтән юк”, – диелгән. Ул чактагы хәлемне үзем генә беләм. Эштәгеләр “ашыгыч яр­дәм” машинасы чакырткан. Хәлем яхшыруга ук, туган якка кайтып киттем. Ирекне авылына җирлә­гән­нәр. Машинам белән зират янына кайтып туктадым да Ирекнең каберен эзләп таптым. Шау чәчәккә күмгәннәр үзен. Ә ул һаман елмая. Кабере ташына да иң матур сурә­тен куйганнар. Аңа булган хис­ләремне рәхәт­ләнеп сөй­лә­дем мин шул чакта. Ише­тәдер кебек тоелды. Җитмәсә, кабер өстенә бер күбәләк чыгып, иңнәремә куна, кулларымнан үбә. Нигә ялгыштык икән соң без? Бер-беребезгә яратуыбызны вакытында әйт­кән булсак, бик бәхетле булыр идек... Тик икебезгә дә башка язмыш юлын үтәргә туры кил­гән. Шул көннән соң мин аны күңелемнән җибәрдем. Әм­ма йөрәгемдә барыбер үкенеч калды. Ышандым мин, чын сөю бардыр, Ирек эзләп килер әле, дип көттем. Тик булмады. Бәлки, мине Ал­лаһы Тәгалә, яшьли тол калмасын, тигез канатлы булсын дип, Ирек белән кавыштырмагандыр.


Алисә НУРИЕВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 02.08.2017
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»