|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.07.2017 Бәйрәм
Президент белән бәйрәм иттекПенза өлкәсенең Европада иң зур татар авылы булган Урта Әләзәннең матурлыгы, анда яшәүче халыкның дини, тырыш һәм бигрәк кунакчыл булуы турын¬да укып-ишетеп кенә белгән булсак, күптән түгел ул төбәктәге тугандаш мишәрләребезгә кунакка редакциябез белән барып кайтырга насыйп булды. Анда 21-22 июльдә үткән VIII Бөтенроссия авыл сабан туе тантаналарында Татарстан республи¬касы президенты һәм җирле губернатор белән Нижгар төбәгеннән кунак булырга безгә өлкә татарлары автономиясе тәкъдим итте һәм без моңа бик теләп ризалаштык. Сабантуй алдыннан Татарстан Респу¬бликасы президенты Рөстәм Миңнеханов, Бөтендөнья татар конгрессы рәисе Ри¬нат Закиров һәм Пенза өлкәсе губерна¬торы Иван Белозерцев белән берлектә авылда 350 урынга исәпләнгән бас¬сейнлы башлангыч мәктәп һәм балалар бакчасын тантаналы рәвештә ачтык, яңа, 1000 кеше сыйдырышлы 11 нче мәчеттә булдык. Әйтергә кирәк, биредә тагын бер мәчет төземәкчеләр. Аннары 30 гектарлык мәйданда искитәрлек ма¬тур һәм зур оешканлыкта узган милли бәйрәмебездә катнаштык. Сабантуйдан бу көнне Россиянең 35 төбәгеннән 40 меңнән артык милләттәшебез бәйрәм өлеше алды. Безнең ише төбәкләрдән килгән кунаклар саны гына да ярты меңнән артык иде, шул ук күләмдә Та¬тарстаннан да артистлар килде. 21 июль көнне иртән Сергач шәһәреннән “ГАЗель” микроавтобусы белән чыгып китеп, Сечен районы аша уздык һәм Мордовия республикасы чигендә иртәнге ашка беренче тукта¬лышыбызны ясадык. Шунда “Нижний Новгород” дип язылган күрсәткечнең төсе китеп, аның начар хәлдә булуы¬на гына төбәгебез өчен күңел бераз рәнҗеп куйды. Аннары Мордовия тер¬риториясе буйлап аның такыр юллары¬на, матур табигатенә, урман һәм басу-ларына карап, соклануыбызны яшерә алмыйча фикер алыша бардык, юл уңаеннан гыйбрәтле мәзәкләр белән бер-беребезнең кәефен күтәрдек. Төшке аш “өстәлебезне” Мордовия Республикасы белән Пенза өлкәсе чигендә кордык, шәпләп тамак ялгадык, бераз ял иттек һәм тагын автобуска утырып, олы юлга чыктык. Пенза төбәгендә бер стильдә эшләнгән һәр автобус тукталышы саен ирләр һәм хатын-кызлар өчен аерым бүленеп кирпечтән төзелгән бәдрәфләр һәм аларга илтә торган асфальт тро¬туарлар күзгә чалынды, кырлары да ярыйсы каралган, парга калдырылган җирләре дә аз түгел, бездәге төсле да¬чалы авыллар ташланмаган, барысы да тәртиптә. Аларны анда Бакчачылык иптәшлеге дип йөртәләр, русча әйткәндә – Садоводческое товарищество. Шулай үзара шаярып, җырлап-көлеп һәм фи¬кер алышып 8 сәгать вакыт үтүен сизми дә калдык. Бу авылның үзенә килгәндә, официаль документлар буенча аңа 1681 елда ни¬гез салынган. Хәзер ул М-5 автотрасса¬сыннан 5-10 чакрым ераклыкта урнаш¬кан. Биредә 12 мең чамасы бигрәк тату, хәлле һәм бигрәк кунакчыл халык яши, авылда мәдәният йорты, хастаханә, поликлиника, ФСК эшли. Халыкка көнкүреш хезмәт күрсәтү йорты бар. Ап¬текалар шактый, шәхсән стоматология кабинетлары халыкның сәламәтлек са¬гында тора. Ике урта һәм бер башлан¬гыч мәктәптә ике меңгә якын бала укый. Авылда 4 автоягулык салу станциясе, 4 ит базары, 4 кафе һәм илледән артык кибет сату өлкәсендә халыкка хезмәт күрсәтә. “Бристоль”, “Магнит”, “Пятероч¬ка” кебекләре дә бар. Үзләренең кирпеч заводлары һәм агач эшкәртү комбинат¬лары эшли. Әләзәнлеләр күбрәк эшкуарлык белән мәшгүль: иген игә, терлек симертә (ат итенең 1 килограмм бәясе 250 сум), ат, сыер, сарык, йорт кошлары итеннән хәләл ри¬зыклар – тушенка, итле-яшелчәле консервалар, төрле сорт колба¬салар җитештерә һәм аларны үзләренең шәхси кибетләрендә сатуга чыгара. Әлеге ризыкларның натураль, телеңне йотарлык тәмле икәнлекләренә без аларның кайберләрен күчтәнәчкә алып ки¬леп инандык. Авыр һәм җиңел автомобильләр юу һәм ремонтлау буенча сервис үзәкләр берничә. Биредә КамАЗлар саны гына да 5 меңгә якын, ә җиңелләренең саны, билгеле, берничә мәртәбәгә күбрәк. Бүгенгә биредә 3 меңнән артык хуҗалык бар, уннан артык шәхси ба¬лалар бакчасы, безнеңчә әйткәндә - гаилә балалар бакчалары эшли, аларның һәркайсы “үз кочагына” 15 баладан алып 30 балага кадәр сыйдыра. Әмма ләкин яңа балалар бакчасы ачылу да барча нәниләрне күз-колаклы итү мәсьәләсен чишә алмый икән, чөнки мәктәпкәчә ба¬лалар саны биредә 2 меңгә якын. Ә Пенза өлкәсендә гомумән татар¬лар саны 86 мең чамасы, мишәрле милләттәшләребез биредәге бар¬лык халыкның 6 процентын тәшкил итә. Микроавтобусыбыз авыл адми¬нистрациясе абзарына кереп тук¬талуга ук, мөселман кануннарына тәңгәл киемнәр кигән укытучы ха¬нымнар безне икешәрләп-өчәрләп үз өйләренә алып киттеләр, мунча керттеләр һәм мул иттереп милли ашлар белән сыйладылар, ә ан¬нары янәдән авыл үзәгенә, татар сәнгате һәм эстрадасы йолдызла¬ры концертына алып килделәр. Ике сәгать өстенә барган биюле-җырлы концертны матур чыгышы белән Айрат Галимов йомгаклады. Концерт тәмамлану көе ир-атлар җиңел автомобильләренә утырып Ястү намазына мәчетләргә тара¬лышты. Әйтергә кирәк, биредә хатын-кызның да бөтенесе диярлек намаз укый һәм урамда башларына яулык бәйләп йөри. “Бездә шундый гадәт”, - ди алар. Юл уңаеннан, без Җәмигъ мәчетләрен тыштан гына карап уздык. Ул кыска вакыт эчендә контуры буенча берничә мәртәбә матур төскә иңде. Нәкъ менә шун¬дый матур биналарга бездә “очып тора” дияләр. Вакытлы йортларыбызга кайтып, мунчада тагын бер тапкыр пакъла¬нып чыккач, чамбырлы чәйләр эчеп татлы йокыга талдык. Автомобиль белән сабантуй мәйданына җибәрмәделәр, якынча бер чакрымны җәяү узарга туры кил¬де. Биредә журналист таныклыкла¬рыбыз да ярдәм итмәде. Полиция хезмәткәрләре кисәткәнчә, аларга сабантуй вакытында авылдан бер машинаны да чыгармаска һәм авыл¬га бер автотранспорт та кертмәскә дигән боерык бирелгән. Сабантуй¬га туры китереп яңартылган юлны, чынлап та, ике яктан да төзү комы төялгән КамАЗлар белән ябып куйганнар, ә бәйрәм мәйданы ту¬лаем койма белән уратып алынган һәм адым саен диярлек омончы¬лар басып тора. Махсус капкалар¬дан узып, тимер эзләгечләр белән баштан-аяк йөртеп алгач кына без Татарстанның Кукмара районы төзегән авыл корылмаларына килеп кердек. Анда татарлар тормышының авылдагы көнкүрешләрен, яшәү рәвешләрен чагылдырган төзелешләрнең барысы да хәйран ка¬лырлык иде. Шуларның барысын да без дә олы кунаклар белән йөреп чыктык, милли ризыклар¬дан авыз иттек. Аннары Татарстан президенты җитәкчелегендә Пенза өлкәсенең татар¬лар күмәк яшәгән 13 районының под ворьеләрен карап чыктык, кул эшләре к ү р г ә з м ә л ә р е , м ә д ә н и я т л ә р е , го р е ф - га д ә тл ә р е белән таныштык. Һәр төштә дә ку¬накларны ипи-тоз һәм чәк-чәк белән каршы алдылар, җырлап-биеп ихти¬рам һәм сый-хөрмәт күрсәттеләр. Халык сабан туеның традицион милли уеннарында, спорт ярышларында көч сынашты - чүлмәк ватты, капчык киеп йөгерде, 21 метрлык шома ба¬ганага менде, капчык белән сугыш¬ты, гер күтәрде, кул көрәштерде, көянтәгә сулы чиләкләр элеп узыш¬ты һәм башкасы. Сабан туе ачылышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов: "Күптәнге хыялым тормышка ашты, иң зур авыл булган Урта Әләзәнне килеп күрдем. Зурлап сабан туе үткәрү моңа сәбәпче булды", – диде. Хак безнең фикерне һәм уй-ларны яңгыратты, аннары Пенза өлкәсе татарларының телне, динне саклап, тырыш хезмәт куеп тормыш алып баруларына югары бәя бирде, киләчәктә дә бергә һәм бердәм бу¬лыйк, дип теләкләр теләде, аннары җирле татарларның милли-мәдәни автономиясенә "Форд Транзит" микроавтобусы бүләк итте.
Олег ӘНДӘРҖАНОВ, Ришат РАМАЗАНОВ |
Иң күп укылган
|