поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
26.07.2017 Язмыш

Син – минем сагышларым (ЯЗМЫШ)

Радиодан әкрен генә яңгыраган таныш көйне ишетеп, үлем белән тартышып яткан Хәсән күзләрен ачты. Тукта, бу бит таныш җыр! Зәринә җыры! Сәхнәдә шушы җырны ал күлмәген киеп башкарганнан соң, гашыйк булган иде бит ул аңа.

Син – минем сагышларым,
Син – гомер агышларым,
Син – минем шатлык идең,
Югалту-табышларым...


Язмыш идеме бу, әллә олы сынаумы? Булган хәл­ләрнең асылына төшенү өчен... уйлы еллар кирәк булган икән лә... Уйландыра... Их, шул чакларга кире кайтып булса... Беренче тормыш иптәше беренче була икән ул. Онытылмый... Йөрәген утлы күмердәй гел көйрәтеп тора. И-их! Хәсән җан ачысы белән йөрәк турысын ышкып алды.

Таза, чибәр булуы өс­тенә, телгә дә оста, теләсә кемне авызына каратып тотарга сәләтле иде ул. Баянда өздереп уйнап, җырлавы гына да ни тора! Чибәр кыз Зәринә дә аның шаяру катыш матур сайравына, баянда уйнап җырлавына үлеп гашыйк булды бит. Озакламый ике яшь йөрәк кавышып та куйды. Хәсән­нең әнисе яшь киленне беренче көннән үк ошатты.

Матур гына яшәп кит­теләр алар. Бер-бер артлы тупырдап торган ике уллары туды. Бу елларда алардан да бәхетле кеше булды микән? Тормыш мәңге шулай дәвам итәр кебек иде. Ләкин...

Авылда эш булмау сә­бәп­ле, Хәсән күрше егетенә ияреп, Себер якларына китеп барды. Барып урнашкач, яраткан хатыны Зәри­нәне дә үз янына чакырды. Ләкин кечкенә ул­ларына Себер климаты ки­леш­мә­гәнлектән, ярты елдан хатыны балалары белән кире әйләнеп кайтты.

Шулай итеп, алар Сак белән Сок кебек аерым яши башлады. Аеры-чаеры яшә­гән гаиләнең кайчан нык булганы бар?

Ир белән хатын арасында ниндидер салкынлык барлыкка килде. Дөрес, Хәсән акчасын да, күчтәнәч­ләрен дә җибәреп торды. Елга бер кайтканда, балалары белән дә әвәрә килеп уйнады. Зәринә йөрәге белән сизде: бу элеккеге Хәсән түгел иде, аларны магниттай тартып торучы хис каядыр юкка чыккан, бер-берсенә бәй­ләүче җепләр дә өзелгән иде. Ә бер кайтуында Хәсән Себердә дә хатыны, бер кызы барлыгы турында әйтте.

Әнисе бу хәбәрне ишет­кәч, тузынып та күрсәтте: хәтта Хәсәнне өеннән үк куып чыгарды. Әнисенең шул чакта әйткән сүзләре әле дә колагында яңгырап тора: “Шуны онытма: беренче хатын ул – Аллаһтан, икенчесе – шайтаннан”. Улына гына түгел, килене Зәринәгә дә эләкте ул көнне: “Нәрсә җебеп торасың, “ир бирмәк – җан бирмәк” дип әйткән­нәрен ишеткәнең юкмы әл­лә синең? Бар, җибәрмә иреңне!“

Каенанасының сүзендә хаклык барлыгын аңласа да, Зәринә иренең артыннан ялынып йөрмәде. Үз янында мәҗбүри тотып кына, элеккеге Хәсәнне кайтарып булмасын аңладымы, әллә горурлыгы көчле булдымы, балаларын алды да әниләре янына кайтып китте. Дөрес, каенанасын да ташламады ул, һәрчак булышып яшәде. Ә каенанасы гөрләп торган гаиләнең юкка чыгуы белән һич кенә дә килешә алмады. Йөрәге авыртып, хастаханәгә үк кереп ятты. Шул ятудан озак та тормады, мәрхүмә булды. Аны җирләү хәстәр­ләрен дә Зәринә башкарып чыкты.

Газиз әнисе үлгәч, Хәсәннең күзен кайгы томаны каплады. Кадерле кешесен югалткан кешенең йө­рәгенә башта кырык шырпы кадала, тора-бара шу­ның утыз тугызы төшеп бетә, ә берсе гомерлеккә сызларга кала, диләр бит. Менә шул бер шырпылы йөрәге бөтенләй икенче төрле сулкылдарга тотынды. Кайдан һәм кайчан башланды соң язмыш чылбырындагы ялгыш? Кадерле әнисенең үлемендә үзен гаепләде. Әнисенең сүзлә­рендәге хаклыкны, еллар узган саен, ныграк аңлады ул.

Кайчандыр акылын җуяр дәрәҗәгә җиткергән Надя еллар узган саен сәер га­дәтләре белән ачыла башлады. Хатыны Зәринә­дәге пөхтәлек, уңганлык, тый­нак­лык кебек сыйфатларны сагынды Хәсән. Тер­сәк якын да бит, тешләп бул­мый шул. Ә авариягә очрап, аяклары йөрми башлагач, Надя кинәт кенә юкка чыкты. Ярый әле, берничә сүз язып, записка калдырган.
“Хәсән! Үпкәләмә, яшь гомеремне инвалид ир бе­лән уздырасым килми. Хуш, безне эзләмә!”

Хәсәннең авариягә оч­ра­вы, хатынының ташлап китүе турындагы шомлы хәбәр Зәринәгә дә килеп иреште. Авылдашы аңа Х­әсәннең соңгы гозерен дә җиткерде. “Зәринәнең тагын бер кат җырын тыңлап, бу дөньяда бәхиллеген алсам, үлсәм дә үкенмәс идем”, – дигән.

Бу хәбәрне ишетүгә, Зә­ринә, ике дә уйлап тормас­тан, юлга җыена башлады. “Хәсәнне авыр хәлдә калдырырга ярамый, ул бит – ба­лаларымның әтисе! Бәхил­лә­шергә ашыкмасын. Аллаһ боерса, мин аны терелтәм.  Авылга кайтып, кабат нигезне яңартып, гөрләтеп яшәрбез әле”, – дип, ашкынып уйлады ул. Ә үзе гомер буе Хәсәнгә багышлап җыр­лап йөргән җырын моңлы тавыш белән авыз эченнән генә сузды:

Син – минем сагышларым,
Син – гомер агышларым...


Мөнәвәрә ШӘФИГУЛЛИНА
Ватаным Татарстан
№ --- | 26.07.2017
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»