25.07.2017 Тарих
“Син мине танымассың да инде...”
Татарстандагы Бөек Ватан сугышы мемориаль музее мөдире Михаил Черепанов җитәкчелек иткән “Хәрби дан клубы” ассоциациясенең укыту-эзләү лагере курсантлары Ленинград өлкәсендә чираттагы эзләнүләрдә булып кайтты. Курсантлар бу юлы 28 кызылармеецның җәсәден тапканнар. Унысының медальоны сакланган, ләкин бары берсен генә танып укый алганнар. Икенчесенең исем-фамилиясен котелогындагы язудан укыйлар.
Күршебез Бәдриҗиһан апа ялгызы яшәде. Ишегалды тутырып сарыклар асрады. Балалары аны үзләренә торырга дәшсә дә, Бәдриҗиһан апа гына озак еллар тарткалашты. Күзе начар күрә башлагач кына, өен сатып, кызы Сафия, кияве Габдулла янына күченде. Оныклары бик карады үзен. Люция апалар күзенә операция ясатты, йөрәгенә электростимулятор куйдырды. Безнең урамга аннан соң да килеп йөрде әле ул. Күрше карчыклары – әни, Сәгыйдә апа, Бәдриҗиһан апа, Асия апалар бик дус булды, бер генә көн күрешмичә, хәл белешмичә калмыйлар иде. Хәзер берсе дә юк инде... Урамга чыксаң, бушлык... Бәдриҗиһан апаның нигезен ташлап китәргә теләмәвенең тагын бер сәбәбе: ире Җамалның фронттан кайтуын көтте. Аның яу кырында үлеп калуына ышанмады. “Каберен күрмичә мәңге дә ышанмаячакмын”, – диде. Олыгайган көндә дә матурлыгын җуймады Бәдриҗиһан апа: талчыбыктай нечкә, төз гәүдәле, горур кыяфәтле һәм бик уңган иде. Аның җил-җил атлап печән өюләре... Күрше-тирә, ничек барына да өлгерә, әллә җеннәре булыша инде, дип әйтә иде. Сугыш ачысы күргән, ялгыз көе балалар үстергән, тормышны үзе тарткан тол хатын башкача яши дә алмыйдыр.
Сугыш тәмамлангач та, кайтмый Җамалы. Берсендә Бәдриҗиһан апаларга бер ир-ат килеп керә. “Ирең батырларча сугышты, Белоруссия җирендә һәлак булды, аны үз кулларым белән җирләдем, дип сөйли. Ә үзенең яшь хатынга күзе төшә. Фашистлар синең иреңне үтерде, минем гаиләмне юк итте, әйдә, кушылыйк”, – ди. Өметен өзмичә, Хәербигә берничә тапкыр килә. Бәдриҗиһан апа гына сүзендә нык тора: “Җамал кайтып керсә, ни диярмен, аның күзләренә ничек карармын?..”
Бәдриҗиһан апа 2004 елда 88 яшендә вафат булды. Аның кичерешләре, сагышы, юксынуы балаларына да күчкән. Быел оныгы Рөстәмгә Белоруссиядәге Туганнар каберлегенә барып, бабасы кабере янында дога кылырга да насыйп була. Шуның өчен дә Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт укый. “Әнинең хыялын тормышка ашыра алдым”, – дип сөенә.
Рөстәм Насыйбуллин Лаеш районында мәктәп балаларын дзюдо һәм самбо серләренә өйрәтә. Җае чыкканда ярышларга йөриләр. Узган ел Калининград шәһәренә барып чыккач, Рөстәм Белоруссиядән килгән тренерга күптәнге хыялын сөйли. “Могилев өлкәсенең Бобруйск районындагы Доманово авылында туганнар каберлегендә бабам җирләнгән. Шуны күреп кайтасы иде”, – ди. Тегесе исә Рөстәмне Әфганстанда үлеп калган милиция капитаны В. Юртов истәлегенә узасы халыкара ярышка чакыра. Ә Лида шәһәреннән Җамал абзый җирләнгән Доманово авылына 320 чакрым тирәсе. Барып җитмәслек ара түгел. Гомер буе көткәнне кулдан ычкындырырга ярыймы соң?
Татарстан Иҗтимагый палата әгъзасы, тумышы белән Хәерби егете Азат Гайнетдинов ярдәме белән юлга чыга Рөстәм. Үзе белән Татарстан гербын, флагын, бабасының фотосурәтен, “Сугышчан батырлыгы өчен” медале боерыгы күчермәләрен (әлеге медаль Җамал Мифтаховка үзе үлгәннән соң бирелә, кызганыч, ул әле дә туган якларга кайтып җитмәгән), күчтәнәчкә чәкчәк алып бара. Элек туганнар каберлеген Доманово авылы җирлеге карап торган. Хәзер анда өч-дүрт йорт кына сакланып калган инде. Күрше Брожский авылындагы урта мәктәптә сугыш истәлекләре тупланган музей бар икән. Рөстәм абый бүләк-күчтәнәчләрен шул музейга тапшыра. “Бөек Ватан сугышы тәмамлануга җиде дистә елдан артык вакыт узды. Туганнар каберлеген онытмыйлар, кадерләп саклыйлар. Чиста, пөхтә, тере чәчәкләр утыртып чыкканнар”, – ди Рөстәм абый.
Лида шәһәреннән Бобруйск районына шактый мәшәкатьле юл узып килеп җитәләр, машиналары берничә мәртәбә ватыла. Доманово авылы кешеләре каберлекләрнең инде югалуын әйтә. Авылдан ерак түгел генә концлагерь булган икән. Фашистлар патроннарны кызганып, башта чокыр казытканнар, аннары хәлсез солдатларны шунда төртеп төшереп, тереләй күмгәннәр. Бу урыннарда җир селкенеп, кычкыру, ыңгырашу авазлары яңгырап торган. Авылдагы хатын-кызлар төнлә солдатларны казып, коткармакчы була. Тик фашистлар ирек бирми, ут ачалар. Рөстәм бабасының концлагерьда түгел, госпитальдә үлүен әйткәч кенә, аны туганнар каберлеге янына алып китәләр. “Көн кичкә авышты. Эңгер-меңгер вакыт булгангамы, бик нык дулкынлану аркасындамы, язуларны укый алмый башладым. Каберлекләр дә, исемлекләр дә берничә иде”, – ди ул. “Әнә украиннар, руслар, белоруслар янында татар фамилиясе дә күренә”, – дип чакыра аны озата килүчеләр. Анда кызылармеец Мифтахов Җамали (документларда исеме төрлечә күрсәтелгән) Мифтахович, 1909 елгы дип язылган икән. Рөстәм абый тыела алмыйча елап җибәрә.
Җамал абзый 1944 елның 30 июнендә һәлак була. Бу вакытта Бобруйск районында бик авыр сугышлар бара. Архив мәгълүматларында язылганча, Доманово авылыннан шул көннәрдә кичү оештыралар. Өч тәүлек эчендә җиде дивизияне: бу – 66 мең кеше дигән сүз, 1500 корал һәм минометны, җиде мең атны, меңнәрчә йөкне, йөзләрчә машинаны күчерәләр. Шунда Җамал бик каты яралана. Штабка кайтып җиткән солдатны госпитальгә салалар. Аның гомере шунда өзелә.
Сугышка киткәндә дүрт баласы кала. Бишенчесе – күптән көтелгән улы әтисе фронтка киткәч туа. Баланы бер тапкыр күрмәсә дә, аның авырып ятканын ерактан тоя. “Улыбызны сакла, аның белән нидер булыр кебек”, – дип яза бер хатында. Чыннан да, бала зәгыйфь булып туа, ике яшендә үлә. Авылга фронттан хатлар сирәк килә. Ә берсендә: “Син мине танымассың да инде, – ди. – Уң колагым өзелде, яңак сөягем яньчелде”. Шул көнне үк өеннән җавап хаты китә: “Без сине көтәбез, исән кайт кына...” Хәер, Җамал да шул сүзләрне юллый: “Сугыш бетүгә таба бара, мин бик тырышып сугышам, исән кайтырмын, көтегез!”