поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
25.12.2009 Мәдәният

ШИГЪРИЯТ ТЕРӘҮЛӘРГӘ МОХТАҖ ТҮГЕЛ

Ркаил Зәйдулла – талант. Беренче карашка үзсүзле, кызу канлы, кырыс булып күренсә дә, аның бу мишәрлек холкын саллы иҗаты күмеп китә. Милләт бөтенлеге өчен үткен каләм белән көрәшү һәм гасырдан килгән тарих дисбеләрен җыю өчен нәкъ менә шундый холык-фигыльгә ия булырга кирәктер бәлки. Дөрес, милләт өчен тун астына яшеренеп көрәшүчеләр дә җитәрлек анысы. Әмма Ркаил Зәйдулла андыйлардан түгел. Күрәсең, аның иҗатын кабатлау өчен "мәгарә"дән гасыр ташын эзләргә, "ташка башны орып" карарга, "татар җанының биеклеген" аңлый белергә кирәктер.

– Гадәттә бездә иҗат әһелләренең 50 яки 60 яшьлек юбилейларын бәйрәм итәргә күнегелгән. Сезнең әле түгәрәк юбилейга ераграк. Камал театрында узачак кичәгезне иҗат тавына менеп җитү ноктасы дип бәяләргәдер, мөгаен...

 

– Камал театры директоры Шамил Закиров, баш режиссер Фәрит Бикчәнтәев –  поэзиягә мөкиббән киткән кешеләр. Шуңа күрә алар театрның кече залында ай саен шигырь кичәләре үткәрмәкче булалар. Бу бик тә изге ният. Күптән түгел булып узган Дәрдемәндне искә алу кичәсендә, сценарий авторы буларак, бер эпизод керткән идем. Исмәгыйль Гаспралы Казанга килгәч, әдәбият кичәсе үткәрергә җыена. Кунакханәдән бер залны арендага ала. Татар кешеләре килсен дип афишалар да тарата. Менә шул кичәгә бары тик өч кеше генә килә. Алары да икесе Оренбургтан, берсе Кавказдан була. Бәлки Исмәгыйль әфәнде афишага җырчыларны да язса, Казан татарлары күпләп килгән булыр иде. Бүген дә шундый ук вәзгыять хөкем сөрә. Шагыйрь үзенең иҗат кичәсен үткәргәндә, халыкның игътибарын җәлеп итәр өчен, берничә җырчыны чакыра. Моннан баш тартырга кирәк. Бу әдипнең шигырь көченә ышанмаудан киләдер, бәлки. Гомер-гомердән шигырь яратучылар күп булмаган. Моның өчен образлар телен аңларга, сурәтләү фикеренә ия булырга, гомумән, яшьтән шигъри тәрбия алырга кирәк. Шигырь сөюче шагыйрьнең автордашы булырга тиеш. Шуңа күрә җырчылар чакырмыйча гына кичә үткәрәсе килә иде. Чөнки җырлар белән кичә ярымконцертка әверелеп, тамашачыны поэзиядән читкә тайпылдыра. Мине залның тулы булу-булмавы артык борчымый да. Бу җәһәттән бөек немец композиторы Рихард Вагнерның сүзләрен искә төшерәсе килә минем. Ул опера язган вакытта немецлар да профессиональ сәнгатьне бик аңлап бетермәгәннәр, күрәсең. "Әгәр залга өч алман кереп утыра икән, операны уйнарга була", –  дигән композитор. Миңа калса, шигърият тә бернинди терәүләргә мохтаҗ түгел.

 

– Ркаил Зәйдулла – шигърияттә "пәйгамбәр", бүгенге әдәбиятта аның иҗатына тиңнәр юк, поэзиянең тоткасы, дигәннәрне еш ишетергә туры килә. Чыннан да, Зөлфәт, Мөдәррис Әгъләмнәрдән соң бунтарь шагыйрь сез генә калдыгыз дип әйтергә җирлек бардыр...

 

– Пәйгамбәр –  зур сүз ул. Мин үземне андый бөеклеккә ирештем дип санамыйм. Гомумән, Мөхәммәт пәйгамбәрдән соң башка пайгәмбәр булмаган бездә. Ә шигърият тарихына күз салсак, Тукай, Такташ поэзиягә яшьтән килеп кергәннәр һәм шул вакытта танылганнар да. Алар бу дөньяда яшьли вафат булганнар, әмма үз сүзләрен әйтеп киткәннәр. Дөрес, олыгайган көндә дә яшьлек кимәленнән төшмәгән өлкән шагыйрьләр бар. Беләсезме, өлкәнәйгән саен бунтарьлык арткы планга чигенә, шагыйрьнең иҗаты тирәнәюгә таба барадыр, мөгаен. Шуңа күрә мине хәзер бунтарь дип атау дөреслеккә үк туры килеп бетмидер.

 

– Марсель Гали, Газинур Морат, Ркаил Зәйдуллалардан соң шигъриятнең шәҗәрәсе өзелеп калган кебек иде. Әмма соңгы елларда "Яңа дулкын " дип аталган шигъри агым барлыкка килде. Алар –  үзгәртеп кору чорында тәрбияләнгән яңа буын. Димәк, шигърияттә буын алышыну өчен тарихның үзгәреш кичерүе зарур.

 

–  Шигърият тарихына карасаң, буыннар егерме ел саен алышынып торган. Әмма бездән соң да Рөстәм Сүлти, Рәмис Әймәт, Фәрит Гази кебек талантлар пәйда булган иде. Күрәсең, үзгәртеп кору җилләре комачаулагандыр, шул айкалыш-чайкалыш вакытында алар үзләренең талантларына хас сыйфатларны ачып бетерә алмадылар. Ә бүгенге буын, чыннан да, талантлы шагыйрьләргә бай. Кече сәхнәдә аларның да иҗатларын күреп булачак әле.

 

–   "Ркаилгә хас тыйнак кыскалыктан туган әдәби төгәллек, подтекстка төеп тутырылган фикер тыгызлыгы... Кем ярыша ала бүгенге татар прозасында Ркаил Зәйдулла белән?" –  дигән иде танылган язучы Миргазиян Юныс. Чыннан да, татар әдәбиятында сезнең кебек хикәя осталары бик күп дип әйтмәс идем. Ни өчен бездә хикәя жанры аксый? Сәбәбе нәрсәдә?

 

–  Хикәя –  прозада шактый катлаулы жанр, чөнки кыска ул. Шушы кыскалыкта аның үз кысалары бар. Фикерне белдерү, образлар тудыру – шактый катлаулы хезмәт. Бездә тагын бер күренеш яшәп килә. Хикәя генә язган әдипне чын прозаикка санап бетермиләр. Әгәр прозаик буласың килсә, кирпеч калынлыгы роман язарга тиеш, дигән совет заманыннан калган стереотип яшәп килә безнең халыкта. Ләкин, миңа калса, көпшәк роман язганчы, җыйнак, берничә агымлы хикәя язуың күпкә отышлы дип уйлыйм. Ә соңгы елларда хикәя язучыларның саны күбәя башлады. Чөнки "Казан утлары", "Сөембикә", "Идел" журналларында хикәяләр конкурсы булып узды. Бу яхшы күренеш.

 

– Минем бу очракта поэзия белән прозаны чагыштырып әйтүем. Шигырь язучылар шулкадәр күп бит бездә. Эте дә, бете дә шигырь яза башлады.

 

– Нинди генә чорны алсаң да, бездә гомер-гомердән шигырь язучылар күп булган. Әмма аларның күбесе чын шигырь түгел бит. Гадәттә аларның эчтәлеге, авылны,    әнине    сагындым,    дигән сүзтезмәдән генә гыйбарәт. Хикәяләрнең дә язмышы шундыйрак. Мин әйтеп киткән бәйгеләр шактый хикәяләр тууга сәбәп булды. Бигрәк тә хатын-кызлар арасыннан Рәмзия Габделхакова, Фәйрүзә Җама-летдинованың хикәяләре ошый. Безнең атаклы хикәяче Мәгъсүм Хуҗин бар иде. Ләкин аны зур язучы итеп күтәрә алмадык. Югыйсә ул бик тә талантлы хикәя остасы иде. Далаларда бар бит әле нәрсә күрде, шуны җырлап утыра торган халык.

 

Татар прозасы күп вакыт шундый халәт кичерә. Әмма чын әдәбият андый була алмый.

 

–  Кемдер милләт өчен мәйданга чыга, кемдер мөнбәрдән нотык сөйли, кемдер матбугаттан үз сүзен әйтеп калырга ашыга. Сез дә сүзегезне һәрвакыт матбугатта белдереп торасыз...

 

–  Язучының эше –  иҗат итү. Идеалда һәркем үз эше белән шөгыльләнергә тиеш. Бездә алай гына булмыйдыр, мөгаен. 90 нчы елларда митинглар атна саен, хәтта һәр көн булды. Анда чыгыш ясаучылар арасында безнең язучылар бик күп иде. Язучы эш бүлмәсендә әдәби эстетик кыйммәткә ия әсәрләр тудырырга тиеш, дибез. Әмма аларның мөнбәрләргә менеп үз сүзен әйтүе, милли агымга кереп китүе мәйдан тотучыларга кытлыктан килә, күрәсең. Бу да табигый. Гомумән, иҗат ул язучының дөньяны танып белүенә дә бәйле. Татар әдипләренең иҗтимагый тормышта катнашуы борын-борыннан килә. Мин инде тарихка кергән каһарман затларыбызның исемнәрен санап тормыйм. Алар безнең һәммәбезгә дә мәгълүм.

 

–  Сезнең эссе һәм хикәяләр тупланган "Ташка ордым башны"китабыгызны укып чыктым. Менә шунда: "Татарның пары бәхәсләшкәндә үк чыгып бетә", –  дип язасыз. Безнең халык шулкадәр мескен кебек тоелды миңа. Мин сезне бәхәсләшкәндә пары чыгып бетүчеләр төркеменә һич кенә дә кертмәс идем.

 

–  Пар чыга инде ул. Гомумән, безнең татар күп сөйләргә ярата. Ләкин шул сүзен гамәлгә ашырырга еш кына оныта. Пар чыга, ә хәрәкәт юк. Бу уңайдан латин имлясына күчү шаукымын искә төшерәсе килә. Миңа шул вакытларда Фәннәр академиясендә, Язучылар берлегендә узган җыелышларда да катнашырга туры килде. Галим-голәмә, язучыларның   сөйләшүе   төрек   әлифбасына күчәргәме, яңа имляны кабул итәргәме дигән бәхәстән ары узмады. Әгәр шул вакытта нинди имляга күчүебезне хәл итсәк, ул тормышка ашачак иде. Дөрес, бу бәхәсне куертып, татарның латин имлясына күчүенә каршы махсус тырышучылар да булды. Без исә шул "тырышучылар"ның кубызына биеп, имлядан бөтенләй коры калдык. Ни кызганыч, шул каршы төшүчеләр арасында укытучылар бик күп булды. Югыйсә өйрәнергә кыен да түгел иде бит. Алар үзләренең меркантиль мәнфәгатьләре аркасында кабул итәргә теләмәделәр. Укытучылар милләтнең рухын саклап калудагы иң зур көч ләбаса.

 

–  "Нигә бүген бөтен дөнья Гарри Поттерга ябышты? Әкият җитми балаларга ... һәм үзебезгә дә!" Бу сезнең "Китап белән хушлашу" эссесыннан бер өзек. Бүген китап укымыйлар, дип зарланабыз, яшьләрне сүгәбез. Ә бит китаплар чыгып тора. Бәясе дә очсыз. Мәсәлән, сезнең китапның берсен 25, ә икенчесен 35 сумга сатып алдым. Китап укымауның сәбәбе нәрсәдә? Балалар нигә Гарри Поттерны укый?

 

–   Әгәр китап кыйммәт булса, татар аны алмаячак, дигән шик яшәп килә бездә. Ләкин китап яратмаган кеше бөтенләй бушка бирсәләр дә алмый аны. Татарстан китап нәшриятында китап чыгарасың бит инде. Гонорар хисабыннан китапның күп өлешен синең үзеңә бирәләр. "Ташка ордым башны" китабын да миңа гонорар рәвешендә түләделәр. Телимме-теләмимме – үземә сатарга туры килде. Бер җитәкчегә мөрәҗәгать иттем. Бәясен 35 сум дигәч, аптырап калды бу. "Кит инде, мин синең иҗатыңны алай арзан бәяләмим, әйдә, 300 сумга алам", – ди. Әгәр кеше китапны укыйсы килә икән, ул аны нинди бәягә булса да юнәтә. Бүген халык, бигрәк тә балалар китап укырга яратмый, дип зарланабыз бит инде. Әдәби әсәрләр укуны компьютер, телевизор алыштыра, дибез. Әлбәттә, монда хаклык бар. Ләкин укырлык китап та язарга кирәк. Гаепне укучыга, халыкка сылтау җиңел ул. Мәсәлән, мин улыма безнең нәшриятта чыккан китапларны алып кайткан идем. Әмма ул аларны артык гади дип саный. Өч көн эчендә Гарри Поттер турындагы кирпеч калынлыгы китапны укып чыкты. Балалар гына түгел, бу китапны бөтен дөнья укый. Димәк, аның сере бар. Әлеге китап инглиз әдәбияты үрнәкләрен сыйдырган. Күрәсең, шундый мавыктыргыч, мәгълүматка бай әсәрләр тудыра алмыйбыз. Бездә бит шулкадәр бай тарих, фольклор бар. Әлифбаны карагыз әле сез?! 1951 елдагы машиналар, кер юу өчен сырлы бәләк рәсемнәре төшереп куйганнар. Боларны авылда хәзер көндез чыра яндырып эзләсәң дә таба алмыйсың бит. Баланы җәлеп итәр өчен дәреслекләрне яңартырга кирәк. Менә кайдан башлау мәслихәт. Гомумән, белгечләр, бала 12 яшенә кадәр әдәби әсәр укырга өйрәнми икән, бик сирәкләре генә китап дөньясына кереп китә, дип исәпли. Хәтерлим әле, 7 сыйныфта базга бәрәңге салганда да бер-ике бит китап укып ала идем. Фанатикларча китап укырга яраттым. Кызганыч, бүген язучылар арасында китап түгел, матбугатны да укымаучылар бар. Ә без монда халыкны сүгеп ятабыз.

 

– Ркаил абый, сез шигырь, хикәя, пьесалар гына язмыйсыз. Күп кенә кичәләрнең сценарий авторы буларак та мәгълүм. Болар иҗатка комачауламыймы?

 

– Комачаулыйдыр инде. Минем яшьтә язучы өендә утырып кына иҗат итәргә һәм аның язганы гаиләсен туендырырга җитәргә тиеш. Бу –  хыял гына булып калыр инде. Чөнки иҗат белән генә шөгыльләнеп, гаиләңне туендыру мөмкин эш түгел. Әлеге чараларга сценарий язуны мин әдәби процесс дип кабул итәм. Бик күп язучыларның кичәләрен уздырырга туры килде. Әйтик, Дәрдемәнднең иҗат кичәсен уздырганда үземә ниндидер эстетик ләззәт алдым. Мин моны иҗатымның бер өлеше дип карарга күнеккән.


Алсу ХӘСӘНОВА
Ватаным Татарстан
№ 257 | 25.12.2009
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»