поиск новостей
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 08 Май
  • Сания Каюмова - актриса
  • Равил Рахмани - әдәбиятчы
  • Җәүдәт Гыйлманов - продюсер
  • Габдулла Кариев (1886-1920) - актер, режиссер
  • Азат Хөсәенов - композитор
  • Айсылу Галиева - журналист
  • Лилия Кадыйрова - журналист
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
21.07.2017 Хәвеф-хәтәр

«Безнең якларда мондый гарасат соңгы тапкыр 1973-74 елларда күзәтелгән иде»

Бу атнада Балык Бистәсе, Теләче, Әтнә районнары авылларында гарасат булды. “Табигать фаҗигасе юлында очраган бер әйберне дә кызганмый: җимереп, умырып, йолкып бара. Бу минутларда үзен нинди акыллы дип санаган кеше дә, табигать көчләре алдында көчсез икән дип куясың” - хыян күрүчеләр шул фикердә.

“Берни дә калмады, бөтен нәрсәне кырды. Кәбестә дә калмады, суган да калмады, бәрәңге дә калмады, бер әйбер калмады...” 18 июль көнне интернет челтәрләре, ватсапта әнә шундый сүзләр язылган хәбәр белән таралды. Гарасат, бозлы яңгыр аударган сусыл бәрәңге яфраклары, җимерек түбә, манарасыз мәчет фотолары пәйда булды. Теләче районының 110 хуҗалыклы Олы Мишә авылы халкын табигать әнә шулай    сынарга булган.
 
- Озак та яумады ул, барлыгы 7-8 минут булгандыр... Ә зыянын үзегез күреп торасыз. Мәчетнең манарасын алып атты, агачны аударды, җиде хуҗалыкның сарай түбәләрен кубарды. Шөкер, гарасат  йортларны кызганды, аларга андый ук зыян килмәде. Безнең якларда 1973-74 елларда да шундый хәл күзәтелгән иде. Ул вакытта авылга бик кермәде, урманнарны гына кырды. Мин давыл вакытында Олы Мишәдән өч чакрым ераклыкта булган Түбән Саурыш авылында идем, анда яңгыр каты булмады. Урыны-урыны белән генә яуган дип уйлыйм, - ди районның Олы Мишә авыл җирлеге башлыгы Гаптелнур Маннапов.
 
Авыл халкы бердәм булып шул ук көнне территорияне чистарта, киңәшмә җыеп нәрсәне, ничек эшләячәкләрен уртага салып сөйләшәләр. Шәхси хуҗалыкларны санамаганда, мәчеткә генә дә 350 мең сумлык зыян килгән. Манарасын гына түгел, хәзер инде аның түбәсен дә тулысынча алыштырырга кирәк.
 
- Мәчетнең 100 мең сумлык акчасы бар. 250 меңне үз көчебез, авыл халкы белән җыячакбыз. Инде түбә ябучыларны, манара төзүчеләрне белешеп куйдым. Табигать бездән көчлерәк. Мондый бәла-казалардан берничек тә алдан сакланып куеп булмый. Монда дога гына коткара ала. Барлык эшләрне 15 көн эчендә башкарып чыга алырбыз дип уйлыйм. Мәчеткә тияргә тиеш түгел иде ул. Өстәге абый үзе беләдер... - ди Гаптелнур Маннапов.
 
Башлык  әйтүенчә, мәчет 1995 елда салынган.  
      
Шул ук көнне Балык Бистәсе районы Урахча авылында да табигать холкын күрсәтеп ала. Авылның мәдәният йорты, мәктәп, кибет, берничә йорт бинасының түбәләрен җил өлешчә каера. Интернет чыганаклары белдергәнчә, түбәләрнең барлыгы 450 квадрат метр мәйданы купкан.  Ун минут эчендә була бу. Шунысы куандыра: ике районда да кешеләргә зыян килмәгән.
 
- Давыл сәгать кичке дүртләр тирәсендә башланды. Ул вакытта без эштә идек. Өйгә кайтыйммы икән дип кенә тора идем. Шунда чыгып китсәм, бер-бер хәл булыр иде. Ярый чыкмаганмын. Кисәк кенә тирә якны кап-кара, ямьсез болыт каплады. Тәрәзәдән бер нәрсә дә күренмәде диярлек: яңгыры да, бозы да яуды. Өйләрнең пластикларын тишеп бетерде. Без мәдәният йорты бинасында утырабыз. Бик куркыныч тавыш белән безнең түбәне дә каерып атты. Каршыбызда гына үскән агачны аударды. Куркытты инде. Кешеләрнең сарай түбәләрен алып аткан. Хәзер инде күпме зыян килгәнен исәплиләр, - ди авыл советында эшләүче хисапчы Гөлшат Закирова.
 
Шул ук көнне давыл аркасында Әлки районында ток сугып, “КВ-Агро” хуҗалыгында бер көтү сыер үлгән. Хуҗаларга 700 мең сумлык зыян килгән.

Алисә САБИРОВА
Шәһри Казан
№ --- | 21.07.2017
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»