поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
20.07.2017 Җәмгыять

"Менә хәзер дә үзем язам, үземә каз тәне чыкты" (БАЛАЧАК ХАТИРӘСЕ)

...Дүртенче класска укырга килдек. Сентябрь ае. Көннәр матур, бер дә укыйсы килми, күңел урамга ашкына. Барыбер түзмәдем, бер тәнәфестә сумкамны алдым да, укытучы кергәнче бакча артындагы капкадан чыгып качтым. Безнең урамда әнинең апасы Маһрыйбикә түтәй яши, аның урам ягы бакчасында шомырт агачы үсеп утыра иде.

Үзебезнең дә шомырт бар, ләкин түтәйнеке бүтән сортлы: бик эре һәм баллы. Фәтхулла тыкрыгы аша узып бакчага кердем, шомырт сыгылып тора, шулкадәр тәмле, авызны да бөрештерми, шактый ләззәтләндем. Түтәй берүзе яши, бик мәрхәмәтле, бакчага кергән өчен беркайчан да сүкми: “Агачын гына сындырмагыз”, – ди. Ире Ватан сугышының беренче көннәрендә үк һәлак булган. Ике баласы бар, алар инде зурлар, читтә яшиләр.

Туйганчы шомырт ашап, өйгә мәктәптән кайткан, соңгы дәрескә кадәр булган кыяфәт белән килеп кердем. Чәйләгәннән соң азрак өй эшләренә булышып алдым, иртәгәсе көнгә китап-дәфтәрләрне барладым. Әле бит кич урамга уйнарга да чыгасы килә. Кайчан гына чыксак та, җыелу урыны – шомырт яны. Бу юлы да шунда очраштык. Мин чыкканда кызлар да, малайлар да шомырт янында бөтереләләр иде инде.

Шул вакыт безнең турыга матур машина килеп туктады, яңа, елкылдап тора, бензин исенең тәмлелеге... Ул елларда колхозларда машиналар бер-ике генә, алары да калтыр-колтыр гына инде. Ә бу бөтенләй башка, халык телендә “Газик” дип йөртелүче “ГАЗ-51” машинасы. Аннан авылдашыбыз Фәиз абый чыкты. Ул күрше шәһәрдә эшли икән, кунакка кайткан. Машинасын сүндерми генә шомырт янына килде.

Үзе шәһәрчә ыспай инде, безнең өчен барыбер олы кеше санала бит, кылтаебрак, агачның кәүсәсенә үк менеп китте. Минем уй машинада, ул, магниты бар кебек, үзенә тарта. Аякларым акылга буйсынмыйча шунда атлады, аны-моны белештермичә, кабинага ук кереп утырдым.

Озак карап торырга түземлегем җитмәде, нәрсәгәдер бастым, ниндидер рычагын тарттым һәм ...машинам китеп тә барды (бераз рәтен белгәнмендер инде). Машина бара, күңелле, минем кичерешләрне әйтеп бетерә торган түгел. Рульне ипләп кенә тотып барам. Машина хуҗасының өе югары урамда, елга аша салынган басма-күпер аша чыгарга кирәк. Хәзерге кебек тимер-бетон күперләр түгел шул, үзе тар, үзе селкенеп тора. Ходай рәхмәте белән килеп кердем шунда, бүрәнәләр, сайгаклар дөбер-дөбер килә. Баштагы рәхәт кичерешләр югалды, каушадым, шулай да рульне кысып тотып, аска карамаска тырыштым. Күпердән өч метрлап аста инеш ага. Менә хәзер дә үзем язам, үземә каз тәне чыкты. Ниһаять, күперне үттем. Беләсе иде: Фәиз абый агачтан нинди тизлектә төшеп, минем арттан ни рәвешле чапты икән?

Ләкин ул мине барыбер куып җитә алмады. Шомырт белән озаграк мавыккандыр, күрәсең. Өй турыларына җитәрәк кабызу ачкычын өскә бордым, машина ике-өч тапкыр талпынды да, туктап калды. Соңыннан гына белдем, минем машина һәрвакыт беренче передачада барган икән, шуңа сүнмәгән дә, ипләп кенә барган. Ул туктауга, мин инде бөтен көчемне аякларга тапшырдым, беләм: алар мине бервакытта да авыр хәлдә калдырмаслар!

Шулай ел артыннан ел үтеп, җиденче класска укырга килдем. Теге вакыттагы шикелле тагын кояшлы, матур көз, сентябрь ае. Безне колхозга бәрәңге алырга булышырга чыгардылар. Кемнәрдер чүпли, ә без өч-дүрт малай сеткаларга тутырылган бәрәңгене трактор арбасына төйибез. Бер атна шулай тыныч кына үтеп китте. Атна башыннан эшкә килдек, бу юлы без бәрәңге төяргә күнеккән трактор түгел, ә ниндидер “монстр”. Дәү-дәү тәгәрмәчле бу тракторны “шосси” дип йөртәләр, аны ашлык урырга кайтарганнар. Комбайн ул, ә урак беткәч, арба куеп, машина-трактор ясыйлар. “Совет трансформеры” дияргә була инде. Мондый “шосси” комбайннарны бүтән чыгармаганнар, аның барлык партиясен японнар сатып алганнар да, пресс астына тыгып, бер комбайннан өч-дүрт машина ясаганнар икән.

Бераз читкә киттем, инде кырга кайтыйк. Шул комбайн-машина руле артында – миңа туган тиешле Фатыйх абый. Безнең янга бригадир килде дә: “Егетләр, бәрәңгенең бик яхшыларын сайлап, күп итеп тутырыгыз, район үзәгенә заготконторага җибәрәбез, аннан аны Кубага озаталар”, – диде. Минем башка акыллы фикерләр килә башлады: Фатыйх абыйны ничек булса да юмалап, районга утырып барырга кирәк. Бөтен җире дә хәтсез дәү булуга карамастан, комбайнның кабинасы бик кечкенә. Йөкче ике абзый арбага үрмәләде, ә мин шофер янына кабинага утырдым. Юлда барганда әле бер танышларына, әле икенчесенә сетка белән бәрәңге төшереп калдыра бардылар.

Билгеле инде, моның өчен аларга йә шәраб, йә ачы бал бирделәр. Шулай бара торгач урыс авылы Ершовкага җиттек. Монда озаграк торырга туры килде. Ершовка халкы бик тә кунакчыл, тозлы кәбестә, кыяр, помидор (ул елларда татарларда мондый тәм-томнар сирәк иде), безнеңчә әче бал, боларча “самагон”... “Знакум, айда, пей!” – дия-дия сыйлап та күрсәттеләр! Абзыйлар тәмам мәлҗерәделәр. Ярый әле бераздан Фатыйх абый айнып китте. Юлыбызны дәвам иттек. Без заготконтора дигән җиргә килеп җиткәндә көннең инде икенче яртысы җиткән иде. Автоүлчәүгә техниканы кертү бик газаплы булды. Фатыйх абый туры китерә алмый йөдәде.

Склад мөдире Бану атлы апа бик тә усал, безнең нинди хәлдә икәнлекне күреп, “милиция чакыртам” дип янады. Инде үлчәнеп чыгып килгәндә техникабыз үлчәү баганасын “сөзеп алды”. Билгеле, бу хәл “тәтәне” чыгырдан чыгарды, Ершовка авылындагы урыслардан да ишетмәгән бик күп урысча сүзләр ишеттем мин аннан. Ходай рәхмәте белән, билгеләнгән урынга сеткаларны бушата башладык. Ярты арба бушады дигәндә яныбызга погонлы ике кеше белән усал апа килеп басты. Милиционерларга исерекләр дип сөйләгәндер инде, күрәсең, тегеләре Фатыйх абый белән ике йөкчене берсүзсез алып киттеләр. Безнең яндагы кешеләр “айныткычка алып киттеләр” диештеләр.

"Монстр” белән икәү генә калдык. Нәрсә эшләргә? Ярты арба бәрәңге бар, кая барыйм? Аны бушатырга өч кеше кирәк, арба бик тирән, үземнең генә көчем җитми. Уйладым-уйладым да, заготконтора хуҗалары аңга килгәнче техниканы кабызып, акрын гына чыгып киттем.

Фатыйх абыйның кул, аяк хәрәкәтләрен юл буе өйрәнеп килгән идем, менә кирәге дә чыкты. Куркыныч булса да тимер юл аша үтеп киттем, техника үзе яман зур күренсә дә, йөртүе җиңел икән. Килгән юлдан ипләп кенә (теге туганнарга, дусларга сугылмыйча) кайтып җиттем. Машинаны колхоз дворына куйдым. Шунысы гына сәер: мине берәү дә сүкмәде, үтереп мактаучы да булмады.
 


Г.ИСМӘГЫЙЛЕВ, Кукмара
Татарстан яшьләре
№ --- | 20.07.2017
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»