поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
24.12.2009 Мәдәният

ОРЕНБУРГТА «ТАТАРЧА ӨЙЛӘНҮ»

Ркаил Зәйдулла бүген иң үзенчәлекле татар әдипләренең берсе. «Әдип» дип мин аны махсус атыйм – чөнки узган гасырның сиксәненче елларында ук шагыйрь буларак ат казанган бу шәхес туксанынчы елларда татар публицистикасының иң алгы сафына басты.

Матбугатта дөнья күргән социаль-фәлсәфи эсселарында ул үзенең гаҗәеп эрудициясе, тарихчанлыгы, аналитик фикерләве белән башкалардан нык аерылып тора иде. Шул дәвердә үк аның беренче хикәяләре дә әдәбият сөючеләрнең игътибарын җәлеп итте. Бераз соңрак Ркаил драматургиядә дә үзенең көчен сынап карады. Аның «Саташкан сандугач» милодрамасын Камал театры сәхнәсендә Марсель Сәлимҗанов үзе куйды. Пьеса, композицион яктан көпшәк булса да, һичшиксез, талантлы кул белән язылган иде. Күптән түгел М.Фәйзи исемендәге Оренбург Татар драма театрында аның «Татарча өйләнү» дигән комедиясе сәхнәләштерелде. Бу әсәр «Яңа татар пьесасы – 2008» ярышында өченче урынны алган иде. Ул Рауль Мир-Хәйдәровның «Игълан аша танышу» хикәясенә нигезләнеп язылган.

 

Менә әсәрнең кыскача эчтәлеге. Вакыйга Оренбург өлкәсенең Казакъстан белән чиктәш ерак бер районында бара. Баш каһарман Әкрәм, хатыны вафат булып бер ел үткәч, үзенә яңа тормыш юлдашы табарга карар кыла. Шул нияттән ул төрле газеталарга игъланнар бирә. Ул бу гамәленә әллә ни өмет тә багламый, ләкин масс-медианың кодрәте зур! Бераздан иксез-чиксез илнең төрле төбәкләреннән аның хозурына хатын-кызлар килә башлый. Шул сәбәпле ул төрле көлке хәлләргә кала, нәтиҗәдә аның күзе почтада эшләүче күршесе Мәрьямгә төшә. Аның бәхете янәшәдә генә икән ич! Вакыйгаларда кәмит алымнары күпләп кулланыла, текстта нечкә юмор өстенлек итә, кайчагында ул хәтта Раблега хас каһкаһәгә дә әверелә. Кәмит вакыйгалар ике ир-ат персонаж – Автор белән казакъ күрше Жолдас пәйда булу сәбәпле тагын да куера... Шулай да пьесаны укыганда аны сәхнәдән карагандагы көлкенең уннан берсе дә пәйда булмый. Нигә? Көләсе килми – бетте-китте.

 

Эш шунда ки, пьеса каһарманнарының яше һәм сюжеттагы вакыйгалар бер-берсе белән төгәл ярашмый. Биредә иң яшь хатын-кызга – 40 яшь, ә баш каһарманга – 57. Хатыны үлгәннән соң бер ел үткәч аның хәләл җефет эзли башлавы бик ышандырмый. Чөнки характерлар үсешенә нигезләнмәгән халәт комедиясенең жанр табигатенә бу туры килми. Әлеге халәтләргә каһарманнарының характер типлары тәңгәл түгел. Үзләренең шәхси тормышларын җайга салырга омтылган өлкән кешеләрнең матавыгы көлке түгел, ә кызгану гына уята. Көлке уятса да, ул «күз яше аша» һәм цинизмнан тыш кына булырга мөмкин. Ә материалны күздә тотканда цинизмга бик җиңел бирелергә мөмкин. Дөрес, театрда җанр җәһәтеннән хәлиткеч сүзне режиссер әйтә. Менә бу уңайдан пьеса авторына уңыш елмайган.

 

Булат Бәдриев – зыялы кеше, үз һөнәрен яхшы белә, хилафсыз зәвыкка ия. Театрның киң җәмәгатьчелегенә аның хезмәтләре аз билгеле, иҗаты да үз бәясен алмаган. Минзәләдә баш режиссер булып эшләгән, хәзер исә Чаллы театрында икенче режиссер. Ул пьеса персонажларын 15-20 елга яшәрткән. Бу алым комедиядәге вакыйгалар агышын кисәк тизләтә. 30-40 яшьләрдә үз тормышыңны төптән үзгәртергә, барысын да яңадан башларга мөмкин. Бу яшьтәге кешеләр бөтен яктан актив тормыш итәләр, әгәр дә андый тормыш барып чыкмый икән, ситуацияне кирегә борырга омтылалар. Ә бу исә кәмит конфликт китереп чыгара. Тормышын, ниһаять, җайга салырга теләгән кырык яшьлек тол ирне аңлавы җиңелрәк. Кыскасы, персонажларны яшәртеп, сәхнәгә күпне күргән театрал да, гади тамашачы да рәхәтләнеп карарлык комедия куйган Булат Бәдриев.

 

Әлбәттә, актерлар ансамбленең уртача яше дә режиссерның мондый карарына тәэсир итми калмагандыр. Оренбург театры яшь, өлкән яшьтәгеләр монда аз, өметле яшь буын – күпчелек. Әлеге спектакльдә шул яшьләр уйный да инде. Спектакль зәвык белән куелган. Югыйсә, мондый пьесаны куйганда режиссер һәм труппа җиңел генә «мавыктыру» юлына да авышырга мөмкин иде. Әмма Булат Бәдриев җиңел юлдан китмәгән, вакыйгаларны «билдән түбән» юморга кормыйча, әхлакый сафлыкка ирешә алган. Шул ук вакытта тамашачы аны мавыгып карый да.

 

Бизәлешнең азлыгы (рәссам Б.Ибраһимов) Оренбург – казакъ даласының үзенчәлегенә туры килә. Тамашаның беренче минутларыннан ук баш каһарман (С.Халиков) холкының төп чалымнарын күреп була – ул мәрхүмә хатынының биек үкчәле түфлиен шулкадәр назлап сыйпый! Тамашачыга шунда ук аның олтан астында гомер сөргән булуы аңлашыла. Драматург әсәргә хикәядә булмаган Автор персонажын (А.Мостафин) кертә. Аңардагы иронияне һәм пародияне күрергә кирәк! Мәгълүм ки, чын юмор хисе үз-үзеннән самими көлә белүчеләрдә генә була ала. Күпме генә тырышса да, Зәйдулла Авторы пьеса каһарманнарыннан өстенрәк кала алмый. Финалда Бэлла белән (М.Сәгыйтова) очрашкач, ул җиңелчә каушап та кала – «Сюжетка кадәр» тормышта алар арасында нидер булган икән. Бу персонажның киеме дә үзе үк пародия – киң кырлы кара эшләпә, плащ, муенга уралган озын шарф... Менә дигән таркау денди.

 

Әкрәмнең күршесе казакъ Жолдасның (И.Гомәров) сәхнәгә чыгуын тамашачы гел алкыш белән каршы ала. Болай якын итү очраклы түгел, образ, «сәяси корректлы» эшләнүе белән бергә, милли казакъ холкының төрле якларын искә алып, бик көлке хәлгә китерелгән. Ул бер үк вакытта хәйләкәр һәм самими «дала баласы» һәм үз чорының кешесе, кунакчыл һәм кеше хәленә керүчән. Жолдас әле зирәк киңәшләр бирә, әле хәйләгә керешә, әле сафсата сата.

 

Хатын-кыз персонажларны драматург үзенә хас зәвык һәм тәҗрибә белән сурәтләгән. Аларның һәрберсе үзенчәлекле, юкса хат ташучыдан кала барысының да сәхнәдә пәйда булу сылтавы бер, ләкин сәбәпләр төрле. Наталья Сергеевна (Р.Мостафина) – Владивостоктан Калининградка кадәр киңлекләрдә мәхәббәт маҗаралары эзләп йөрүче. Әкрәмне борчуга салып аның кинәт китеп баруы нәкъ менә шундый, «эмансипе»ләр рухында кабул ителә. Нәзифә (Ф.Сөләйманова) – энергетик вампир, экстрасенс, аңардан Әкрәм үзе ничек котылырга белми, ә Бэлла (М.Сәгыйтова) – шагыйранә җанлы, беренче карашка ул бу дөнья кешесе дә түгел сыман, ләкин асылда шул ук ир-ат күңелен аулаучы! Бер үк вакытта берничә хатын-кызның вакыйгада катнашуы кәмит күренешләр китереп чыгара – Жолдасның гаҗәпкә калуы һәм көнләшүе, күптән Әкрәмне яратып йөрүче Мәрьямнең көнчелеге, унҗиденче гасыр испан комедияләрендәгечә интриганы бер йомгакка туплап, инде хәзер ни эшләргә белмәгән Авторның бәргәләнүе, ә иң мөһиме – һәрвакыт көлке хәлдә калучы Әкрәмнең капма-каршылыклы карарлар кабул итүе. Бу тамашада вакыйгалар чын комедия канунннарына буйсынып, шулкадәр тиз ритмда бер-берсе белән чиратлаша, залда көлү авазлары өзелеп тормый.

 

Ләкин спектакльнең кайбер яклары күңелдә канәгатьсезлек хисе дә уята. Хатын-кызларның киемнәре бер-берсенә бик тә охшаш. Бу җәһәттән «дала амазонкасы» Мәрьям генә аерылып тора. Әмма финалда аның Әкрәмгә мәхәббәт аңлатуы характерның үсеше белән туры килми. Финалга кадәр аның гыйшык хисләре белән янып йөрүе һич тә сизелми. Мунча күренеше дә спектакльнең гомум стиль тукымасында бер ямаулык кебек тоела. Бутафория исә әсәрнең сәхнәгә куелышында иң җитди кимчелек. Әлбәттә, бу хилафлыкларны төзәтү әлләни зур хезмәт сорамый.

 

Татар драматургиясенең төп жанры комедия булган һәм бу хәзер дә шулай. Бер драмага һәм ике мелодрамага нисбәтән ун-унбиш комедия языла. Ләкин аларның сәхнәдә гәүдәләнеше еш кына түбән зәвыкка корылып, бер генә җитди фикергә дә урын калдырмый торган арзанлы көлкегә исәп тота. Бу бик аяныч. Чишмә башында татар драматургиясенең бөек вәкилләре Камал, Тинчурин, Исәнбәт торган комедия исә бөек жанр ул! Комедиянең акча җыю чарасына әверелүе күңелдә сагыш кына кузгата. Безнең театрларда куела торган җиңелчә комедияләрнең күбесен яңадан карыйсы килми. Ул гына да түгел – алардан качасы килә, тик һөнәри этика гына мөмкинлек бирми. Ә Ркаил Зәйдулланың Оренбург татар дәүләт драма театрында Булат Бәдриев куйган «Татарча өйләнү» комедиясен кабат-кабат карыйсы килә. Миңа калса, тәнкыйтьче авызыннан моңардан да зур мәдхияне ишетү мөмкин түгел.


Нияз ИГЪЛАМОВ
Сәхнә
№ 12 |
Сәхнә печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»