поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
19.07.2017 Бәйрәм

Мунчәлиләр кунак җыя

Чүпрәле районы Мунчәли авылында 2008 елдан башлап һәр ел саен Мунчәли авылы көне -Мунчәли укулары бәйрәме үткәрелеп килә. Динебезне, милләтебезне һәм мәдәниятебезне үстерү, татар авылларын саклап калу үрнәкләрен күрсәтү буларак Мунчәли авылы бәйрәменең дәрәҗәсе елдан–ел күтәрелә, масштабы да киңәя бара.

Авыл активистлары һәм читтә яшәүче якташлар ярдәме  белән Мунчәли авылында зур бәйрәм быел X- тапкыр үткәрелә. Ул агымдагы елның 29 июленә билгеләгән.

Әлеге чарага Татарстаннан, Ульяновск, Чувашия, Мәскәү һәм Нижгар өлкәләреннән  күренекле галимнәре, дин әхелләре, танылган шәхесләр, артистлар һәм күренекле якташлар, зур кунаклар чакырылган. Бәйрәм Мунчәли авыл мәчетенең 20 еллыгына багышланган чара  “Мунчәли-укулары” дини җыен белән  башланып китәчәк. Республикабызнын танылган имамнарыннан  бәйрәм вәгазьләре,  дини җырлар, кунаклар дин әһелләре  чыгышы, өйлә намазы, корбан ашлары көннең беренче яртысында  булачак, дип хәбәр итә Оештору комитеты рәисе Илмир Измайлов.

Бөек татар драматургы,  публицист, жәмәгать эшлеклесе, Татарстанның халык язучысы, Татарстан һәм Россия Федерациясенең атказанган сәнгать эшлеклесе, Мунчәли авылының мактаулы гражданы  – Туфан Абдулла улы Миннуллинны искә алу чарасы да каралган.  Чөнки әлеге бәйрәм аның ярдәме, теләктәшлеге  һәм хәер фатихасы белән башланган булган. Исән чакта  Туфан ага  һәр ел саен бәйрәмгә кайтып, халык белән очрашып, аралашып, анда яшәүче халыкны яратып, хөрмәт итеп яшәгән.  Шуңа да Чүпрәле районы  халкы  Туфан Абдулла улын тирән хөрмәт белән искә ала, аның үлемсез әсәрләрен сәхнәләштерә, искә алу кичәләре үткәрелә. 2012 нче елда  мәрхүмнең вафатыннан соң  Мунчәли авылның тарихи-мәдәни мирасын саклап калуга зур өлеш керткәне өчен халык сорау буенча мәктәп диварында барельеф белән эшләнгән мемориаль такта ачыла.

Чарада Галиәскәр Камал театры артистларының да катнашуы көтелә.  Мунчәлинең 510 еллыгы һәм  X- тапкыр узачак Мунчәли авыл бәйрәме унаеннан тантаналы чара, күренекле якташлар һәм кунаклар белән очрашу авыл мәдәният йортында  узачак. 

Ә кичен мәйданда традицион зур бәйрәм концерты көтелә. Россиянең халык артисты  Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге  Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле, Татарстанның атказанган артистлары Алсу Абулханова, Рәзидә Шәрәфиева, Марсел Вәгыйзов, Азат Абитов, Дилә һәм Булат Нигматуллиннар, Чувашия Республикасы  “Мишәр” халык фольклор ансамбле концерты бәйрәмгә килгән халыкны җыр моңга күмәчәк. Грандиоз шоу тамаша тонге 12 дә зур салют белән тәмамланачак дип ышандыра оешторучылар.

Мунчәлиләр барлык якташларын, Чүпрәле һәм республика халкын  зур  бәйрәмгә чын күнелдән  чакырып көтеп калалар!

                                                                    
 


---
Матбугат.ру
№ --- | 19.07.2017
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»