поиск новостей
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 06 Май
  • Ренат Харис - шагыйрь
  • Флера Низамова - журналист
  • Хафиз Хәммәтуллин - актер
  • Гөлназ Гафурова - җырчы
  • Рәшит Кәлимуллин - композитор
  • Җәмилә Әхтәмова - шагыйрә
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
14.07.2017 Дин

Мөселман гаиләләре җимерелү куркынычы астында

Гаилә — ата-ана һәм балалардан торган иң кечкенә җәмгыять. Аллаһы Тәгалә гаилә нигезен тәшкил иткән ир һәм хатынны бер-берләрендә мохтаҗ булсыннар дип яралткан һәм алардан кешеләрнең күбәюен теләгән.

Моның турында Коръәндә: “Әй, кешеләр, шөбһәсез ки, Без сезне бер ир белән бер хатыннан яралттык. Бер-берегезне танып белүегез өчен дә, сезне төрле милләтләргә бүлдек. Һәм тәкъвалылар гына арагызда иң мәртәбәлеләр булып саналыр”, — дип әйтелә. Димәк, кешеләр бер ир белән бер хатыннан күбәяләр. Бу арту өйләнү (никах) белән законлыга әйләнә. Шуңа күрә өйләнү (никах) Аллаһының әмере, Пәйгамбәр (с.г.в.с.)нең сөннәте. Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) исә бер хәди­сендә: “Өйләнегез, күбәегез, чөнки мин башка өммәтләр алдында сезнең күплегегез белән мактаначакмын”, — ди.

Мөселман өйләнеп, яхшы гаилә корырга тиеш. Чөнки өйләнү гөнаһтан һәм төрле әхлаксызлыктан саклый. Рәсүлебез: “Өйләнгән кеше диннең яртысын саклап калган булыр. Аның икенче яртысын да саклап калу өчен Аллаһтан курыксын”, — ди. Динебез өйрәтүенчә, гаилә — һәрбер җәмгыятьнең нигезе һәм терәгедер. Бәхет һәм сөенеч тулы гаилә диндар булган кешеләр тарафыннан гына корыла ала. Өйләнгәндә үзеңә диндар җефет сайлап, гаилә нигезен ныклы итүгә һәрбер мөселман игътибар итәргә тиеш. Ныклы нигез өстендә корылмаган гаиләләр тормыш авырлыклары аркасында җимерелергә мөмкин.

Ислам дошманнарының бик күп еллар мөселман гаиләләрен җимереп, никах дигән нәрсәне бөтенләй юк итәргә тырышканлыкларын барыбыз да күреп торабыз. Соңгы елларда бу күренеш артты. Әйе, мөселман гаиләләре бүген җимерелү куркынычы астында. Ислам гаиләсен җимерергә тырышалар: өйләрдә, урамда, газета-журналларда, автобус, поезд һәм пароходларда, экран һәм микрофоннарда — һәр яктан куркыныч көтеп тора. Аллаһ сакласын, бу гаиләләр җимерелсә — алдагысы бәладыр. Төрле шәрә хатын-кызлар, ир-атлар фотосурәтләре төшерелгән газета-журналлар укучы яше-карты бу язмаларның акыл һәм гыйлемгә түгел, ә кешенең нәфесен генә кузгалтканын аңласыннар иде.

Моңа каршы тору өчен гаиләнең һәр әгъзасы Ислам динен тирәнтен өйрәнсен иде. Динебез гаиләнең һәрбер әгъзасына күп кенә вазифалар бирә. Дөрес итеп корылган гаиләнең асылында шушы вазифаларны җиренә җиткереп эшләү тора. Бу вазифалар нинди соң? Беренчесе, гаилә башлыгы — ир. Ул бәхет һәм сөенечен өендә генә эзләргә тиеш. Үз гаилә әгъзаларын бөтен нәрсә белән тәэмин итеп, хатыны һәм балалары Ислам буенча яшәсен өчен бөтен чараларны да күрергә тиеш.

Икенчесе, мөселман гаиләләрендә хатыны иренә карата булган вазифаларны җиренә җиткереп башкара, йортта сөю хисләрен һәм хөрмәтне, гаиләнең намусын саклап яши.

Өченчесе, ир белән хатын бер-берсенең фикерләрен хөрмәт итеп, гаилә серләрен тышка чыгармыйча, аңлашылмаучанлык килеп чыккан вакытта киреләнмичә, аны чишү юлларын бергәләп эзләгәндә гаилә бәхетле булыр.

Ныклы гаиләдә ата-ана балаларына яхшы үрнәк күрсәтеп, матур тәрбия бирергә тырыша. Аларның матди һәм башка ихтыяҗларын кайгырта. Балалары арасында гадел булырга, начар дуслыктан һәм яман гадәтләрдән аларны сакларга тырышачак. Ә ныклы гаиләдә тәрбия алган балалар ата-анасын хөрмәт итәчәк, аларга начар сүз әйтеп, яманлык күрсәтмәячәк. Алар үлгәч тә, васыятьләрен җиренә җиткереп, үзләрен яхшылык белән искә алачаклар.

Әлеге кагыйдәләр буенча яшәгән гаилә ныклы һәм рухи яктан сәламәт булачак. Ислам нигезләренә корылып яшәгән гаиләдә һәрвакыт сөю, хөрмәт, бәхет һәм сөенеч булуын да онытмыйк.

Рәшид хәзрәт Йосыпов, Ижау шәһәренең “Иман нуры” мәчете имамы.


---
Яңарыш
№ --- | 14.07.2017
Яңарыш печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»