|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.07.2017 Криминал
Дүрт казанлы ерткычларча җазалап үтерүдә гаепләнәТатарстан прокуратурасы Казанда ерткычларча җәзалап үтерелгән ир-ат турындагы җинаять эшен судка җибәрде, дип хәбәр итә республика прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев. Катнашу дәрәҗәсенә карап, дүрт ир-ат «Үтерү», «Кеше урлау», «Паспорт урлау», «Янап акча алу» маддәләре буенча җинаять кылуда гаепләнә. Тикшерү версиясе буенча, 2015 – 2016 елларда гаепләнүчеләрнең икесе, физик көч куланып, берничә тапкыр Казанның Киров районы җирлегендә рөхсәтсез наркотиклар сатуда гаепләп, бер кешедән 50 мең сум акча тартып алган. 2016 елның мартында, таләп иткән сумманы бирүдән баш тартканга, алар бу кешене кыйнап, аның паспортын урлаган.
--- |
Иң күп укылган
|