поиск новостей
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 20 Май
  • Илназ Минвәлиев - җырчы
  • Бәхтегәрәй Шәфиев (1897-1918) - революционер
  • Айдар Хафизов (1943-2020) - актер
  • Сәмига Сәүбанова - язучы
  • Ринат Гобәйдуллин - композитор
  • Шакир Мөхәммәдев (1865-1923) - язучы
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
22.12.2009 Җәмгыять

БАРЫНА ДА РИЗА...

Салкыннардан интеккәннән соң, табигать чираттагы күчтәнәчен әзерли: Татарстанга кар бураны килә. Синоптиклар әнә шул хакта кисәтә. Гидрометеорология үзәгеннән алынган мәгълүматларга караганда, һава шартлары иртәгә үк үзгәрә башлаячак. Кичә Мәскәүне “камап алган” кар көртләре республикада яшәүчеләрне дә авыр хәлдә калдыргамагае. Белгечләр фаразлавынча, атна ахырына кадәр һава температурасы төнлә уртача 15, көндез исә 9 градус салкын булачак. Кар өеме астында калмас өчен, алдан ук хәстәрен күрергә киңәш иткәннәр. Ә сез кар буранына әзерме?

Ирина БЛОХИНА, башкаладагы идарә итүче компания җитәкчесе:

 

– Салкыны да, кары да булмагач, кыш – кыш түгел инде ул. Без явым-төшемнәргә әзер. Көрәк, себерке кебек кирәк-яраклар складта тузан җыеп ята. Аларны көз көне үк кайгыртып куйган идек. Әле дә инде: декабрь тәмамлана, ә кулга көрәк тотып караган юк. Ишегалды себерүчеләр эшләсен дип әйтүем түгел, кыш уртасында кар көртләре – гадәти нәрсә. Шуңа күрә, иртәгә ишеп кар яварга тотынса, гаҗәпләнмәячәкмен. Быел табигать барыбыз белән дә шаяртты. Яңа ел бәйрәмендә дә кар булмаса, күңелсез булачак бит. Яусын әйдә, чамасын гына белсен.

 

Евгений ЕФИМОВ, Дәүләт Советы депутаты:

 

– Мин кышны аеруча яратам. Шуңа күрә әлеге фасылның теләсә-нинди кыланмышына риза. Иң мөһиме, һава шартларына туры китереп киенеп йөрергә кирәк. Ә калганына түзәрлек. Кар бураны нәтиҗәсендә, юлларда хасил булган “бөке”ләргә килгәндә исә, моңа кар гына гаепле түгел. “Бөке”ләр җәен дә бетеп тормый бит. Эре шәһәрләрнең язмышы шулдыр инде. Бу җәһәттән, Казан да искәрмә түгел. Мин табигатьнең көтелмәгән “күчтәнәч”ләренә әзер. Буран аркасында эшкә соңга калучылар исә, йокыдан иртәрәк торсыннар.

 

Әлфинә ӘЗҺӘМОВА, җырчы:

 

– Табигатьнең кискен үзгәреп торуы кан басымы югары булган кешеләргә начар тәэсир итә. Көтмәгәндә кар ишә башласа, һава температурасы да үзгәрми калмас. Ә соңгысы күпкә куркынычрак. Табигатьтәге үзгәрешләрне тоючыларның сәламәтлеге какшарга мөмкин. Һава температурасы 30 градустан түбәнгә тәгәрәгән көннәрдә дә, кан басымы югары булган кешеләр табибларга мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булды. Монысы – чираттагы сынау. Мине күбрәк әнә шул мәсьәлә борчый. Ә үземә килгәндә, мин дә кар көртләренә әзер түгел. Хәер, нишли алам соң мин?! Иң мөһиме, явым-төшемнәр коммуналь хезмәтләр өчен көтелмәгән күренеш булмасын. Кешегә бер нәрсә дә ошамый бит аңа. Салкын булса да начар, җылы да туйдыра. Ни булса, шуңа риза булып, көтәсе генә кала. Вакытлыча гына бит ул. Узар әле.

 

Марина ТИМОФЕЕВА, маркетинг коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе:

 

– Мин әзер, ә менә машинам турында ышандырып әйтә алмыйм. Зәмһәрир суыкларда да эшкә җәмәгать транспортында йөрергә туры килде. “Тимер ат”ым кабынырга теләмәде. Әле ярый метро йөри, автобусларда бик салкын. Ә җир асты транспортында салкын да, кар көртләре дә зыянлы түгел. Буран кузгалмый гына торсын. Яңа ел алдыннан кәефне кырачак алайса. Буран аркасында юллар ябылырга да мөмкин бит.

 

Айрат МӨХӘММӘТШИН, терлек караучы:

 

– Быел кар бик көттереп килә. Авылда яшәүчеләргә исә аеручы кыен. Узган атнадагы салкыннар вакытында, җирдә кар катламы булмаганлыктан, урамдагы су коелары гына түгел, йортка керә торган су юллары да катты. Нигезләрне кар белән ныклап томаламагач, өйләрдә дә шактый салкын иде. Салкыннан куркыпмы, торбадагы газның басымы кимеде. Хәтта, газны сүндереп, элеккечә мичкә утын яккан көннәр булды. Шуңа күрә, карның тизрәк килүе хәерле. Буранлап булса да, яусын.


▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»