поиск новостей
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 20 Май
  • Илназ Минвәлиев - җырчы
  • Бәхтегәрәй Шәфиев (1897-1918) - революционер
  • Айдар Хафизов (1943-2020) - актер
  • Сәмига Сәүбанова - язучы
  • Ринат Гобәйдуллин - композитор
  • Шакир Мөхәммәдев (1865-1923) - язучы
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
22.12.2009 Җәмгыять

КҮКӘЙ АЛАСЫЗМЫ?

Череп таркалган социализм чорында безнең авыл клубында эшләр гөрләп бара иде. Хөкүмәт биргән акчага төрле-төрле чаралар үткәрә идек. Чәчәк аткан капитализм килгәч, яңалык артыннан яңалык килеп, тагын бер өр-яңа күрсәтмә килеп иреште. Без авыл халкына культура хезмәте күрсәтеп кенә калмыйча акча да эшләргә тиеш икәнбез. Бик озак баш ваттым, авыл клубы ничек итеп акча эшли ала икән? Клубка килүчеләрдән акча җыярга уйлаган идем дә, болай да өйдә утырырга өйрәнә башлаган яшьләр клубтан бөтенләй бизәрләр дип курыктым. Хәер, клубта аяклары какшаган аксак бильярд өстәле бар, аның тимер шарлары бар, башлары мунчалаланып беткән шар сугу таяклары бар. Шулай булса да, бала-чага шуның тирәсендә кайнашырга ярата. Кайсы көннәрне куып та кайтарып җибәреп булмый. Менә шул шар сугуны акчалы итәргә булдым. Әйттем бала-чагага – бушка шар сугу заманы үтте, дидем. Өстән күрсәтмә килде, акча түләп уйныйсыз, дидем. Бала-чага мырылдап маташкан иде, миңа бәйләнмәгез, өстәгеләргә әйтегез, дигәч, башларын кашып тордылар да:

 

– Абый, әтиләрнең акчасы юк бит. Әгәр дә акча урынына күкәй, йә сарык тиресе алып килсәк, ярыймы? – диләр.

 

Элегрәк булса ярар да иде, чөнки күкәйне авыл кибете, сарык тиресен тире җыючы ала иде. Хәзер күкәй дә, тире дә берәүгә дә кирәкми. Хәтта сөт белән ит тә кирәкми. Кирәк булса, аларның бәяләре булыр иде. Ә менә клуб акча эшләргә тиеш. Сез барыбер күкәй сатып аласыз бит инде базардан йә кибеттән. Әйдәгез әле, болай килешик: мин бала-чаганы клубка билъярдта уйнарга кертеп, һәр кергән саен икешәр күкәй җыям, ә сез миннән базар бәясеннән күкәй сатып аласыз. Мин җыйган күкәй үзегезгә генә күпкә китә дисәгез, туган-тумачаларыгызга, күрше-күләннәрегезгә сатарсыз. Сарык тиресен тәкъдим итә алмыйм, сезгә дә һәм хөкүмәткә дә аның кирәге юк. Сарык тиресе бүгенге заманда сарыкның үзенә генә кирәк. Татар теле кебек инде – Рәсәйгә кирәкми бит ул да, татарның үзенә генә кирәк.


Туфан МИҢНУЛЛИН
Сәхнә
№ 12 |
Сәхнә печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»