|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.07.2017 Мәдәният
"Утынын да ярыр, печәнен дә чабар идем... җырчы куәтен кая куяр идем?!” (Әлфия Авзалованың кызыклы сүзләреннән ҖЫЕЛМА)Яраткан Әлфия апабыз Авзалованы да соңгы юлга озаттык. Шулай итеп, үзе белән тулы бер чорны алып, легендар шәхес мәңгелеккә китеп барды. 84 яшьлек Әлфия апа Казанның Яңа Татар зиратында күмелде. Әлфия Авзалова зур сәхнәгә беренче тапкыр аяк басканнан алып, гомеренең соңгы көненә кадәр татар халкы өчен беренче номерлы хатын-кыз җырчы булды. Гаҗәеп уникаль шәхес, чын, якты йолдыз иде ул. Кечкенәдән тулы ятим калып, тормышның төбеннән күтәрелгән, үз бәхетенә үз таланты белән юл ярган Әлфия апа безгә ризыкның кадерен белергә, эш яратырга, тормышны сөяргә, җырның, моңның нәрсә икәнен аңларга өйрәтеп китте. Түбәндә Әлфия апа Авзалованың истәлекләреннән өзекләр китерәбез:
--- |
Иң күп укылган
|