|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.07.2017 Хәвеф-хәтәр
Татарстанда 59 торак пункт яңадан утсыз калганРеспубликада 59 торак пункт, табигый бәла-казаның көчәюе сәбәпле, утсыз калды, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстан Баш идарәсенең матбугат хезмәте. 1538 йорт, 13 фидер, Буа, Бөгелмә, Чүпрәле, Алабуга, Аксубай, Чистай, Чирмешән, Нурлат, Лениногорск һәм Әлмәт районнарындагы 192 трансформатор станция бүлекчәләре электр энергиясе белән тәэмин ителми. Әлеге хәлнең нәтиҗәләрен бетерү өчен электр челтәрләренең 59 авария-төзекләндерү бригадасы җәлеп ителгән. Электр беткән урыннарга җирле бүлекләрдән ун оператив төркем җибәрелгән. Барлыгы төзекләндерү эшләренә 175 кеше һәм 77 берәмлек техника җәлеп ителгән, дип яза "Татар-информ". Шулай ук укыгыз: Бәла-казалар дәвам итә: Ульяновск һәм Татарстанда бер шәһәрне су баскан, 106 торак пункт утсыз калган (ВИДЕО)
--- |
Иң күп укылган
|