поиск новостей
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 20 Май
  • Илназ Минвәлиев - җырчы
  • Бәхтегәрәй Шәфиев (1897-1918) - революционер
  • Айдар Хафизов (1943-2020) - актер
  • Сәмига Сәүбанова - язучы
  • Ринат Гобәйдуллин - композитор
  • Шакир Мөхәммәдев (1865-1923) - язучы
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
20.12.2009 Җәмгыять

ДӨНЬЯ КӨТМЕШ...

Мөгезне үзем куям

 

Безгә утызга якынлашып килүче, әле бер дә кияүдә булмаган Роза исемле кыз эшкә керде. Коллективта урнашкан гадәт буенча, яңа кеше белән танышу өчен чәй табыны көйләдек. Көлешә-көлешә тәмләп чәй эчтек. Шунда Фәнзия исемле хатын:

 

 – Роза, син озаклап йөрмә инде, әйдә, кияүгә чык, туеңда күңел ачарбыз, балалар табарга, аларны үстерергә соңга каласың бит, – диде.

 

 – И-и, Фәнзия апа, утызга җитәм, үзем таба алмадым, менә сез табып бирсәгез генә инде берәр ир, – диде Роза.

 

 – Табабыз, табабыз, – диешеп, табында утырганнар гөрләшеп алды.

 

Шунда ире үлеп озак вакыттан бирле ялгыз яшәүче Илгизә телгә килде:   

 

 – Роза, ышанма боларга,  алар миңа да ир табып бирәбез дигәннәр  иде,  менә ун  елдан артты инде,  әле дә булса табып биргәннәре юк.

 

Фәнзия дә җавапсыз калмады:

 

 – Һе, сиңа ничек ир табасың, тегенди-мондый гына ярамый, сиңа бит мөгезле булсын.

 

 – Юк, – диде Илгизә, – мөгезле булмаса да ярый. Сез миңа ир генә табып бирегез, мөгезен үзем куярмын.

 

Бияләр

 

Шәһәр клубларының берсендә дискотека бара. Яшьләр рус һәм чит ил музыкасына дөньяларын онытып бииләр. Кичәнең иң кызган минутларында гына милиция формасы кигән ике яшь егет килеп керде. Күрәсең, егетләр күптән түгел генә татар авылыннан килеп, шәһәргә эшкә урнашканнардыр, чөнки залга күз йөгертеп чыгып, тәртип булуына инангач, якында гына биюче кызларга сорауларын саф татарча бирделәр.

 

 – Кызлар, биисезме?

 

 – Бияләрбез, – диде бер кыз. Аңа иптәшләре дә кушылды: – Бияләр без!

 

Милиционерлар ни көләргә, ни еларга белмәделәр, бер сүз дә әйтмәделәр, борылып чыгып киттеләр.

 

И туган тел, и матур тел. Көлеп булмый. Еласаң гына инде...

 

Стакан сораганга бала

 

Балалар бакчасында эшли башлаган чак. Кичен кунакка барасы. Балалар төшке йокыдан уянгач та әби-бабайлар – оныкларын, эштән иртәрәк китә алганнар балаларын ала башлый. Бу көнне дә сәгать бишләр тирәсенә бер малайдан кала барлык балаларны алып бетерделәр. Менә алты да тулды, җиде дә тулды, теге малайны алучы юк. Киендердем дә, кизү торучыга адресымны язып калдырып, баланы алып кайтып киттем. Сигез тулып килгәндә ишекнең кыңгыравына бастылар. Мин йөгереп барып ишекне ачтым. Ишек төбендә иң яхшы танышын очраткан кешедәй балкып бер ир басып тора. Ул авызын ачарга өлгергәнче мин тезеп киттем:

 

 – Сез нәрсә, тәрбиячене кешегә дә санамыйсызмы әллә? Үзегезгә кирәкмәгән бала безгә кирәк дип уйлыйсыздыр...

 

Ир кеше бер агарып, бер күгәреп, күзләрен челт-челт китереп мине тыңлап тора. Тиз генә бүлмәгә кердем дә рәсем ясап утырган баланы алып чыктым. Мин баланы теге иргә сузам, ул чәбәләнә-чәбәләнә баланы кире миңа этә. Баланы бер­беребезгә этешеп басып торабыз. Аптырадым бит моның алай кылануына.

 

 – Нәрсә, әллә балагыз бөтенләй дә кирәк түгелме? – дим.

 

 – Минем бала түгел бу, – ди теге ир, көчкә ушына килеп.

 

 – Кемнеке соң?

 

 – Белмим. Мин бер ун гына минутка стакан биреп тормассызмы дип кергән идем.

 

Ни көләргә, ни еларга белмичә, баланы кочаклап ишек төбендә басып калдым. Теге ир исә артыннан кугандай атыла-бәрелә подъезддан чыгып йөгерде.  Кая булсын, күршедәге аракы кибетенә инде. Ә мин аңа чак кына бала тоттырып җибәрмәдем.


Илүсә НӘБИУЛЛИНА
Казан утлары
№ 12 |
Казан утлары печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»