поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 04 Май
  • Айсылу Габдинова - җырчы
  • Леонид Слуцкий - футбол тренеры
  • Марсель Шәйдуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Фәвия Сафиуллина - җәмәгать эшлеклесе
  • Габбас Әхмәдиев - көрәшче
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
01.07.2017 Матбугат

«Телисеңме-теләмисеңме, ә теләргә кирәк!» - Исмәгыйль абый юмор белән тәрбияли иде

Студент чакта Исмәгыйль абый белән танышкач, ул миңа заманча, затлы кеше итеп күзалланды. «ТЯ»да башка хезмәткәрләр дә төшеп калганнардан түгел үзе, әмма Исмәгыйль абый заманыннан бер адым алдарак бара торган кеше сыман тоелды миңа. Бу аның сөйләмендә дә, үз-үзен тотышында да, вак шакмаклы күлмәгендә дә, портфель һәм кәнәфиендә дә чагыла иде, ләкин ул беркайчан тәкәббер булмады.

Без ул вакытта бала-чага, әмма ул, яшьләр газетасын чыгаргангамы (ул чакта «ТЯ» чыннан да яшьләр газетасы иде), безне бала-чага итеп күрмәде.
 
Кемнән генә сорама, барысы да Исмәгыйль абыйның нечкә юмор хисен искә ала. Ул сиңа нәрсәнедер җитди кыяфәт белән сөйли башлый, ә син аның шаяру икәнен бишенче җөмләсеннән генә аңлыйсың. «ТЯ»да эшләүчеләр ул яктан тәҗрибәлерәк, өченче җөмләдән үк аңларга мөмкиннәр. Редакциядә һәрвакыт җиңелчә, шаяру-елмаюлы атмосфера хөкем сөрде. Шулай үпкәсез, интригасыз эшләгәндә генә 200 меңнән артык тираж белән газета чыгарып буладыр. Коридорда игъланнар тактасында әле дә зур хәрефләр белән «Телисеңме-теләмисеңме, ә теләргә кирәк!» дип язылган. Бу нәкъ «Татарстан яшьләре»чә! Нәкъ Исмәгыйль абыйча! Кара юмор да ишетеп була иде редакциядә. Ялга китәсе хәбәрчегә «андый-мондый була калса, некролог өчен фотоңны калдырып кит» дию монда гадәти хәл. «Татарстан яшьләре»нең соңгы битендә һәрвакыт юмор һәм сатира басыла. Һәм бу битне баш мөхәррир берәүгә дә ышанып тапшырмый иде, һәрвакыт тәмләп үзе эшләде. Белүемчә, үләре алдыннан Исмәгыйль Шәрәфиев бик күп номерга җитәрлек язма әзерләп калдырган.
 
Исмәгыйль абыйны яратып искә алучылар аның тагын бер сыйфатын ассызыклый. Ул беркайчан, мин – җитәкче, дип тавышын күтәрмәде, кычкырмады. Студент чакта, сер түгел, яшь журналистлар үз язмаларын берьюлы төрле редакциягә бирә. Мин дә шулар рәтендә. Гонорар эшлим дип түгел инде, берсе булмаса, икенчесе чыгарыр дип. Исмәгыйль абый моны белеп алды да миңа шелтә белдерер урынына әйтеп куйды: «Маладис! Яһүдләр кебек, бер әйберне ике тапкыр сатарга кирәк». Шулай юмор белән тәрбияли иде ул.
 
Кеше китә – җыры кала, диләр. Бу сүзне, гадәттә, җырчылар, язучыларга карата әйтәләр, чөнки алардан иҗат әсәрләре кала. Исмәгыйль абыйдан исә «Татарстан яшьләре»н укып үскән берничә буын татар калды. Менә ул аның «җыры». Кызганыч, дөнья шулай яратылган. Беркем дә, бернәрсә дә мәңгелек түгел. Исмәгыйль абый әйтмешли, телисеңме-теләмисеңме...

Данил СӘФӘРОВ
Шәһри Казан
№ --- | 01.07.2017
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»