поиск новостей
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 20 Май
  • Илназ Минвәлиев - җырчы
  • Бәхтегәрәй Шәфиев (1897-1918) - революционер
  • Айдар Хафизов - актер
  • Сәмига Сәүбанова - язучы
  • Ринат Гобәйдуллин - композитор
  • Шакир Мөхәммәдев (1865-1923) - язучы
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
29.06.2017 Шоу-бизнес

Кызлар Илназ Гариповны төрмәгә утырткан (ВИДЕО)

Җырчы Илназ Гарипов белгечлеге буенча юрист булса да, үзе бик гади, җор теле һәм юмор хисле егет. Шул сыйфатларга карамастан, ул бер тәүлек буе төрмәдә утырып чыккан, ышанасызмы?

Казанда парковкадан чыгып барганда, җырчы Лексусының көпчәге белән ялгыш ике плитканы кубара. Үзе моны күрми-сизми китеп бара. Ләкин кунакханә җитәкчелеге бу, бер уйлаганда юк кына эшне зурга җибәреп, җырчыны судка биргән.

"Югыйсә, парковкадан чыгу юлын кунакханәдә эшләүче кызлар күрсәтеп торды. Ә үзләре минем өстән гариза язган, әле розыскка да биргәннәр", - дип көлеп сөйләде Матбугат.ру хәбәрчесенә Илназ Гарипов. "Бәлки, алар сезне ошатып, үзләренә игътибарыгызны шундый тәвәккәл адым ясап җәлеп итәселәре килгәндер?" дигән сорауга ул: "Бәлки шулайдыр, тик судка, кызганыч ул кызлар никтер килмәде шул", - дип җавап бирде.

Иң кызыгы, артистның машина йөртү стажы 10 елдан артык икән. Ай саен штрафлар җыелса да, вакытында түләп барам, ди ул. Штрафларны, күбрәк, тизлекне арттыру сәбәпле салалар икән. Нишлисең, бу бик күп йолдызларга хас күренеш инде. Концертлар, гастрольләрдә йөрүче җырчыларның ашыгуы гаҗәп түгел, өлгерәсе бар бит.

Илназ кунакханә кызларына да, җитәкчелегенә дә үпкәләмәвен әйтте. "Барыбыз да кешеләр, барыбызда бер юлдан йөрибез, мондый хәл теләсә-кем белән була ала, игътибарлы булырга кирәк", - ди ул.

Шулай итеп, үзе юрист булган җырчы Илназ Гарипов 1 тәүлек утырып та чыккан, кунакханәгә китергән зыянны да каплаган. "Камерада нишләдегез инде?" дигәч, "Туйганчы йокладым", - диде ул көлеп. Ә юмор хисе егеттә, чыннан да, зур. Бу аның Инстаграмдагы фотоларыннан да күренә.


---
Матбугат.ру
№ --- | 29.06.2017
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»