поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
19.12.2009 Мәдәният

КАЗАНДА ҖЫРЛАУ БӘХЕТ УЛ

Кайчандыр бер музыка укытучысы миңа кызыклы сүз әйткән иде: «Аллаһы тәгалә кайбер кешеләргә сайрар кош бүләк итә. Ул шул кешеләрнең күкрәгендә яши, һәм алар җырламыйча тора алмый – җырчы булып китәләр». Минем әңгәмәдәшем Элина Шиһабетдинованың да шундый кошы бар: сандугачлы бу кыз үзе моңлы, үзе шаян, үзе самими. Элина Казаннан бик еракта – Латвия башкаласында туып үскән, тик күбрәк белгән саен бу кызда татарлыгы өчен горурлык хисе никадәр тирән булуын аңлыйсың. Ул бөтендөнья мәдәни мирасыннан хәбәрдар, ләкин бу аның татар мәдәниятенә, тарихына хөрмәтен һич киметми, киресенчә, иҗатында бер таяныч кына.

Безнең сөйләшү: «Мин – татар...» – дигән сүзләрдән башланып китте.

 

– Элина, Ригада туып-үскәнеңне беләм, хәзер дә шунда яшисең. Гаиләгез ни өчен бу шәһәрне сайлаган?

 

– Әти-әнием Казаннан. Әтием Җиһангәрәй диңгезче иде, шуңа күрә алар башта әни белән Таллинга киләләр, соңыннан Ригада төпләнәләр. Без, балалар, Ригада туганбыз. Әтием искиткеч музыкаль кеше, бик матур җырлый, аккордеонда уйный иде. Шулай да әти ягыннан сәнгатькә якын туганнарыбыз юк. Әмма әнием Луизаның гаиләсе, киресенчә, иҗат кешеләре. Бабам – атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның халык артисты Сәләх Хөсни. Ул татар курчак театрына нигез салучыларның берсе, шул театрның беренче режиссеры. Әбием Сафия Хәбибуллина күчмә театр артисткасы булган. Ләкин гаиләдә җиде бала тугач, аларны тәрбияләү хакына ул сәхнәне калдыра. Әнием белән бертуган Ләлә Хөсәенованың колоратур сопрано тавышы бар иде, әмма ул зур бер түрәгә кияүгә чыккач, ире аңа җырларга рөхсәт бирмәде. Ләлә апам озак еллар укытты. Заманында әнием белән апам укыган Казан педагогика институтында кафедра мөдире булып эшләде.

 

– Аларның хыялы, димәк, сиңа мирас булып күчкән.

 

– Әйе. Мин үземне белгәннән бирле бик яхшы җырлый идем. Алты яшемдә беренче чыгышларым да булды. Тавышым чиста, матур иде. Ләкин Эм.Дарзинь исемендәге Латвия консерваториясе каршында эшләүче мәктәптә мин фортепиано бүлегендә укыдым. Сигезенче сыйныфтан соң музыка училищесына кердем. Беренче музыка белемем буенча мин – пианист.

 

Икенчеме, өченчеме сыйныфта укыганда безгә милли җыр әзерләргә кирәк булды. Әни миңа «Туган тел»не өйрәтте. Ике куплет! Әйтергә дә оят, әмма мин бүген дә бары тик шул ике куплетның сүзләрен генә яхшы беләм. Әле кечкенә идем, әни белән Казанга кайткач, Ләлә апам миңа ноталар китабы бүләк итте. Рөстәм Яхинның җыентыгы иде ул – автограф белән! Соңрак, үсә төшкәч, ул ноталарны актара башладым. Иң беренче өйрәнгән әсәрем – «Син кайда идең?» романсы булды. Берничә ел татар әсәрләреннән мин бары тик «Туган тел» белән шул романсны гына җырладым.

 

– Ә опера кайчан килеп керде?

 

– Зур театр Ригага гастрольгә килгәндә миңа 9 яшь иде. Алар П.Чайковскийның «Пики дамасы»н һәм Дж. Пуччининың «Тоска»сын алып килделәр. Баш партияләрдә – В.Атлантов һәм Т.Синявская. Искиткеч җырчылар! Безнең мәктәптән спектакльләрдәге балалар хорында җырлау өчен 10 укучы сайлап алдылар. Театрга мин шунда ук гашыйк булдым. Бүген дә шул чактагы кичерешләрем төсен җуймады. Беренче мәртәбә театраль костюмнар күрдем: купшы итәкле күлмәкләр, челтәрле баш киемнәре... Һәм опера йолдызлары белән беренче танышулар. Шушы вакыйга минем операны яратуыма нигез салды.

 

  Миннән әйбәт пианист чыкмады. Уку җиңел бирелде: бер-ике сәгать фортепианога суккалыйм да, «дүртле»мне алып, шуңа канәгатьләнәм. Фортепианода уйнап нидер казанырмын дип уйламадым да. Күңелдә юк икән, аны берничек тә үстереп булмый. Ләкин мин гел җырладым, төрле хорларда катнаштым. Музыка училищесына кергәч, мин танылган «Благовест» хорының җитәкчесе һәм билгеле сәясәтче Александр Брандавс белән таныштым. Ул вакытта хор әле оешып кына килә иде. Без Саша белән яшьтәшләр дисәм дә була. Ул вакытта аңа 17, миңа 16 яшь иде. Ләкин ул инде үзен яхшы хор дирижеры итеп күрсәтеп өлгергән иде. Мин матур җырлый идем, һәм Саша миңа бу хорда катнашырга тәкъдим итте. «Благовест»та мин 10 ел җырладым, күп илләрдә чыгыш ясадык, конкурсларда катнашып, төрле бүләкләр алдык. Күбесенчә чиркәү музыкасы җырланды: Бортнянский, Чайковский әсәрләре. Мин башлап җырлаучы идем, тавышым гел үсә килде, миңа: «Укырга кирәк», – диючеләр күбәя барды.

 

Моңа кадәр опера җырчысы булырмын дип уйлап та карамадым. Җырлау миңа бик ошый, ул тормышымда зур урын аллып тора, әмма бу юнәлештә үсү уе башыма да килмәде. Инде, укы-укы дигәч, мин икенче мәртәбә музыка училищесына кердем, бу юлы вокал бүлегенә. Берничә ел рәхәтләнеп укыдым да, соңыннан берничә елга туктап тордым. Бу елларымны кайчак кызганып куям, әмма... Шул вакыт арасында мин кызымны тудырдым, шушы тукталыш булмаган булса, минем шатлыгым-балам дөньяга килмәгән булыр иде. Кызыма ике яшь ярым булгач, мин яңадан җырга әйләнеп кайта башладым. «Латвия» дәүләт хорына эшкә урнаштым, музыкаль студия-мәктәпкә укырга кердем. Аны Латвиядә «Ридзе» дип йөртәләр, ул үзенә күрә халык консерваториясе, төрле яшьтәге кеше кереп укый ала. Мине анда икенче курска ук алдылар. Ә инде укып бетерүгә элек булмаган бер үҗәтлек уянды. Консерваториянең вокал бүлегенә керергә дип, Санкт-Петербургка киттем. Кердем! Баштарак бик авыр иде: кызым Ригада, мин Питерда. Әкренләп гаиләмне Петербургка күчердем, кызым анда өч сыйныф укыды. Соңыннан ирем һәм кызым Ригага кире киттеләр, консерваторияне, аспирантураны инде үзем генә яшәп тәмамладым.

 

Консерваториядә берәүдән дә аерылып тормадым. Өченче курс ахырына таба тәҗрибә килде, белем тупланды. 2003 елда мин Илһам Шакиров исемендәге «Татар җыры» конкурсында катнаштым. Бу конкурска җитди әзерләндем. Беренче мәртәбә татарча зур программа өйрәндем. Шуннан минем «татар тормышым» башланып китте.

 

Әнием зыялы, укымышлы, озак еллар ул Латвия пароходчылыгында ветераннар һәм инвалидлар җәмгыятен җитәкләде, аңа кадәр Латвиянең «Белем» җәмгыятендә эшләде. Әнием – тормышымның нигезе. Безнең өйдә татарча җыр җыентыклары бихисап, пластинкалар бик күп. Әнием музыкаль юнәлештә мине гел үстереп, үсендереп торды, «тамырларым»ны онытырга ирек бирмәде. Минем кебек Татарстанда тумаган һәм татар телен белмәгән балаларда татарлыкны өнәмәү күренеше бар. Татарлык көчләп тагыла, аннан качасы килә, кирәген күрмисең. Әни мине ничек үзгәртә алгандыр, мин кинәт татар музыкасы, татарлык белән кызыксына башладым. Мине бит «Татар җыры» конкурсына бар диеп беркем дә үгетләмәде. Программамны буш урында әзерли башладым: мелизмнарны җырлый белмим, стилистиканы аңламыйм, гомумән, татар музыкасы ничек җырланыла – аңламыйм. Барам – бетте-китте! Конкурста беренче урын алдым.

 

Миңа Рөстәм Яхин иҗаты бик нык ярдәм итте. Аның романсларында тәрбияләндем дисәм дә була. Сайра Вельшакованың да йогынтысы бик зур. Консерваториядә ул студентларның концертларын оештыра иде. Сайра ханым меццо-сопрано тавышлы җырчы, аны Рөстәм Яхин бик яраткан дип сөйлиләр иде. Хәзер ул мәрхүм, бу – бик зур югалту. Консерваториядә ул миңа әни кебек иде. Сайра ханым мине профессиональ татар музыкасы дөньясына алып керде: минем белән яңа әсәрләр өйрәнде, текстларын аңлатты, стилистикасы турында сөйләде, кайсы романсны ничек башкарырга кирәклеге хакында киңәшләрен бирде, хәтта Рөстәм Яхин теге яки бу җирендә ни әйтергә теләгәнен сөйләп бирә иде. Юкка гына Яхин аңа тулы бер җыентыгын багышламагандыр. Язмыш миңа Сайра ханым йөзендә бәяләп бетергесез бүләк бирде. Петербург консерваториясендә татарлар байтак, ләкин барысы да җырламый, ә мин җырлыйм, һәм Сайра Азыймовна мине татар җәмгыяте эшенә тарта башлады. Петербургта татарлар бик күп бит – тулаем бер татар автономиясе эшли!

 

«Татар җыры» конкурсы минем җырчы карьерамның башы дисәм дә була. Ни өченме? Конкурска кадәр минем классик әсәрләрне башкарганда да аерым проблемаларым бар иде. Ә татарчадагы борын-тамак авазлары аша алар әкренләп юкка чыктылар. Мелизматика җырлау техникасына ярдәм итте. Мин классик алымнарны, татар башкару стилистикасы белән берләштерә башладым, консерваториядә укуым яхшырды. Классик әсәрләрне дөрес, төгәл җырлый башладым. Мине консерваториянең спектакльләренә, концертларына чакыра башладылар. Студенлар театрында «Травиата»да Виолеттаны, «Богема»да Мюзеттаны, «Патша кәләше»ндә Марфаны җырладым. «Дон Жуан»нан донна Анна партиясен әзерләп, генераль репетициядә җырладым.

 

– Йөрәгеңә иң якын жанр...

 

– Опера! Мин моны булдырам. Бәлки үзеңне мактау яхшы түгелдер...

 

– Кирәк!..

 

– Кирәк дисеңме? Миннән күп яхшырак җырлаучылар да бар. Ләкин мин бит яхшы тавышлы актриса. Моны мин үзем турында курыкмыйча әйтә алам. Актерлык осталыгы буенча педагогларым – искиткеч. Питер сәхнә мәктәбе вәкилләре – Эрнст Романов, Виктор Костецкий... Мондый кешеләр белән таныш булу – үзе зур бәхет. Укытучыларым мине гел мактады, дусларым, курсташларым да гел яхшы дип әйтәләр иде. Җырлау ягын тартып җиткермәсәм, актриса буларак «каплый» идем. Консерваторияне тәмамлаганда бу ике сыйфатым – вокал һәм актерлык осталыгы тигезләште. Театр – мин үземне иң яхшы яктан күрсәтә ала торган бердәнбер урын.

 

– Татар опера музыкасы сиңа танышмы? Кайсы партияне җырларга теләр идең?

 

– Өйдә Җиһановның, Сәйдәшевнең җынтыклары бар... Сәйдәшевнең «Наемщиг»ыннан Гөлйөзем ариясен өйрәндем, бу спектакльне бик теләп җырлар идем. «Башмагым»нан Сәрвәрне җырлыйсым килә, әлегә ноталарын таба алмыйм, өйрәнер идем. Резеда Ахиярова белән таныштым. «Шагыйрь мәхәббәте» операсыннан Зәйтүнә партиясен өйрәндем. Мине тыңладылар, ошаттылар кебек, режиссер да кабул итте, композитор да. Ләкин шуннан ары китмәде, бернинди дә җавап алмыйча, мин Ригага кайтып киттем. Әлбәттә, җырларга хыялланам, Резеда Ахиярова да миңа: «Зәйтүнәне синдә күрәм»,   дип әйткән иде югыйса.

 

  – Әйт әле, шушындый хәл булды ди, сиңа ике тәкъдим килде, ди. Берсе танылган опера театрыннан, берсе Казаннан. Кайсысын сайлар идең? Дөресен әйт әле...

 

– Татар опера һәм балет театрының ишеген бик озак шакыдым. Берничә ел тыңланырга килдем, мине ошатмадылармы, минем кебек җырчы кирәк түгелме – белмим, инде ялынудан туйдым, арыдым. Мин Казанда эшләү турында нык хыялландым. Шәһәр тулы туганнарым, яшәргә урын, аралашырга кешләрем бар. Филармониягә эшкә килмәс идем, бу – минеке түгел. Ә театр өчен бөтен нәрсәне ташлап килер идем. Казанга бик киләсем килә, һәм миндә Татар операсы өчен бар нәрсә бар кебек иде. Күрәсең, миннән дә яхшырак тавышлар бар. Театрга килергә теләүчеләр дә җитәрлектер, сайлап алу мөмкинлекләре бардыр. Иллюзияләрем белән хушлашу өчен шактый вакыт әрәм булды булуын. Татар опера һәм балет театры чакырылган йолдызлар белән эшли. Алар бер проектка җыелышалар да, таралышалар. Йолдызларны исә төрле җирдән җыялар. Күрәсең, мин андый «йолдыз» түгел.

 

Чит илдә эшләүгә килгәндә, бүгенге көнгә кадәр бу турыда уйланмадым, чөнки 2008 елга кадәр Россиядә яшәдем һәм укыдым, Европа илләрендә концертларым үтеп торды. Соңгы ике сезонны Ригада үткәрдем. Узган 2008 елда эш бик күп булды. Төрле мәдәни чараларда, фестивальләрдә катнаштым, Домский соборда танылган музыкантлар белән чыгышлар ясадым. Бу концертлар җитди, җентекле әзерләнүне сорый. Домский собор бик зур. Чит ил туристлары бик күп килә. Алты-җиде йөз кешелек зал шыгрым тулы була. Моңа кадәр орган белән эшләгәнем булмады. Эшләве бик кызык иде, орган музыкасы белән «авырып» алдым. Мине Ригада үтүче «Farinelli Fest» фестиваленә дә чакырдылар. Анда катнашу бик тә абруйлы санала. Фестивальдә сопрано тавышлы танылган җырчылар Араксия Давтян һәм Яна Иванилова, контртенорлар Олег Рябец, Рөстәм Яваев (аны Татарстанда яхшы беләләр) катнаштылар. Мин барысы белән дә дуслаштым, яңа идеяләр барлыкка килде. Казан консерваториясе ректоры Рубин Абдуллинга уртак бер проект тәкъдим итмәкче идек. Без Рөстәм Яваев белән, органга кушылып, бергә борынгы музыка башкару турында хыялланып алдык. Шундый үзенчәлекле күпер барлыкка килер иде. Казан-Мәскәү-Рига. Рубин Кәбирович минем белән эшләгән органист Атис Степиньш белән яхшы таныш, күрешкән саен сәлам юллый... Бүгенге көндә кризис аркасында бездә, Латвиядә, коточкыч хәл. Концертлар бик аз, эш юк диярлек, һәм мин чит илгә китәргә кирәк дигән карарга килдем. Өйдә тотучы кайбер гаилә сәбәпләре бар, ләкин шуңа да карамастан, җырчылар белән эшләүче ике агентлык белән элемтәгә кердем, алар хәзер мине тыңлап карарга көтәләр.


Әлфия МИҢНУЛЛИНА
Сәхнә
№ 12 |
Сәхнә печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»