|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.06.2017 Мәдәният
Казанда Кече театр гастрольләре уза2017 елның 14-19 сентябрендә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында Дәүләт Академия Кече театрның (Мәскәү ш.) традицион гастрольләре уза. 2017 ел гастрольләре – Мәскәү театрының Татарстан Республикасы башкаласына җиденче мәртәбә килүе. Гастрольләр 14 һәм 15 сентябрьдә А.Дюма-өлкәннең “Людовик XIV яшьлеге” спектакльләре белән ачыла. Спектакльнең вакыйгалары тамашачыларны Франциянең иң данлыклы дәүләт башлыгы - “Кояш-Король” Людовик XIVнең яшь чагында идарә итү эшләре түгел, ә күңел ачу, балет, ау һәм яшь сөяркәләр турында гына уйлаган чорына алып бара. Костюмнар күренекле Россия кутюрьесы Вячеслав Зайцев эскизлары буенча эшләнгән. Спектакльнең режиссеры – СССРның халык артисты, Россиянең Дәүләт премияләре лауреаты Юрий Соломин.
--- |
Иң күп укылган
|