|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.06.2017 Криминал
Татарстанда кызын яклаган бабай киявенә граната томырганБу гадәттән тыш вакыйга Татарстанның Спас районында булган. Ачуланышып, иренә үпкәләгән кыз кияүдән әтисенә зарлана. Тегесе салган баштан озак уйлап тормый, өендә саклаган РГД-5 гранатасын алып киявенә ата. Бичара ир-ат бүлмәдән чыгып йөгерергә өлгерә, граната кыйпылчыклары аны яралый гына. Ачудан күзен кан баскан бабай кеше күрше бүлмәдә 7 һәм 8 яшьлек кечкенә оныклары булуын да оныткан. Ходай бу гаиләне зур фаҗигадан саклаган дияргә дә була. Үчлекле бабай үз гаебен таныган. Хәзер аны суд көтә. Тулырак: Татарстанец пытался взорвать зятя, обидевшего его дочь
--- |
Иң күп укылган
|