|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.06.2017 Җәмгыять
Казанда Бауман урамының исемен үзгәртмәкчеләрҖәмәгать эшлеклесе, язучы Фәүзия Бәйрәмова Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать итеп, Казандагы Бауман урамына Сөембикә исемен бирергә тәкъдим итте. Җәмәгать эшлеклесе, язучы Фәүзия Бәйрәмова Казакъстан башкаласы Астанада Сөембикә урамы ачылу уңаеннан Татарстан президентына мөрәҗәгать белән чыкты. Әлеге мөрәҗәгатьтә Астанада Сөембикә урамы ачылуга рәхмәт белдерелә һәм Татарстан башкаласы Казан үзәгендәге Бауман урамына да Сөембикә исемен бирергә тәкъдим ителә, дип хәбәр итә azatliq.org. «Сөембикә ханбикәнең сөргеннәрдә газап чигүендә һәм билгесезлектә вафат булуында, хәтта кабере дә билгесез булуында аны Казан алынмас борын дошман кулына биреп җибәргән татарлар үзләре дә гаепле. Һәм безгә бу тарихи хатаны төзәтергә, Сөембикә ханбикәнең исемен дәүләт дәрәҗәсендә яңадан халыкка кайтарыр вакыт җитте. Кызганычка каршы, бүгенге көндә Казанда Сөембикә ханбикә исемендәге урам да юк, аның исемендәге мәйданнар, мәдәният йортлары да юк, бу темага дәүләт дәрәҗәсендә фәнни-мәдәни чаралар да үткәрелми. Һәрхәлдә, татар зыялылары Сөембикә ханбикәнең исемен мәңгеләштерү турында тәкъдимнәр белән Татарстан җитәкчелегенә еш мөрәҗәгать итсәләр дә, милли элита аның язмышына битараф кала бирә», диелә мөрәҗәгатьтә.
--- |
Иң күп укылган
|