поиск новостей
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 08 Май
  • Сания Каюмова - актриса
  • Равил Рахмани - әдәбиятчы
  • Җәүдәт Гыйлманов - продюсер
  • Габдулла Кариев (1886-1920) - актер, режиссер
  • Азат Хөсәенов - композитор
  • Айсылу Галиева - журналист
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
28.06.2017 Медицина

Татарстанда студент профессорга 120 мең сум түләп "уңай" билге сатып алган

Казан медицина университетының элеккеге профессорының ришвәт алу белән бәйле гамәлләре турында укып шаккаттым әле. Арадашчысы белән кычкыртып талаганнар студентларны, ришвәтләрне йөзәр меңләп кенә алганнар!

Быелның гыйнварында бер студент “Микробиология” фәненнән имтихан бирү мәсьәләсендә арадашчыга мөрәҗәгать итмәсә, профессор ханым булачак табибларны әле тагын ничә еллар талар иде – билгесез. Ришвәтне бит аны бирү дә куркыныч, чөнки аның өчен дә җинаять җаваплылыгы каралган. Шуңа да куркып калган студент хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итәргә булган. Бераздан арадашчының картасына 120 мең сум акча күчерелү инде күзәтү астында башкарылган. Аның 70 меңе – профессорның өлеше, ә 50 мең сумы арадашчы кесәсенә керергә тиеш булган. Арадашчы дигәнебез профессорның элеккеге студенты, хәзер стоматолог булып эшли икән. Билгеле, бу юлы картадагы акчалар ришвәтчеләргә насыйп булмый кала – арадашчы кулга алына. Аннан соң инде, әкренләп, ришвәтләр алу белән бәйле йомгак сүтелә башлый.

Студентларның зачет-имтиханнар өчен шулкадәр акча чыгарып сала алулары күпләргә гаҗәп тоеладыр. Мәсәлән, бер студент бу арадашчыга 120 мең сум күләмендә ришвәт бирүен таныган, икенчесе – 80 мең, өченчесе 100 мең сумга уңай билге “сатып алган”. Билгеле, ришвәт төрткән студентлар күбрәк тә, әмма алар бу гамәлләрен танымаячаклар, чөнки аның өчен җавап тотасы бит. Ришвәт суммаларыннан чыгып фикер йөрткәндә, медицина институтында хәлле кешеләрнең балалары байтак укыйдыр кебек тоела. Шулай булмаса, профессорның арадашчысы ул кадәр зур суммалар сорарга җөрьәт итмәс иде. Үзе дә биредә белем алган кеше бит, кемнәр укыганын бик яхшы белә, күрәсең.

Интернетта әлеге җинаять турындагы язмага комментарийлар язучыларның, медицина университеты укытучыларының барысына да ришвәтчеләр дип, тулаем гаеп ташлаулары дөрес түгел. Намуслы укытучылар гадәттә күпчелекне тәшкил итә, ә бармагы үз ягына кәкре мондыйлар санаулы гына була. Әмма табибларга болай да ачулы халыкка җитә кала: бер-ике намуссыз табиб-укытучы аркасында бөтен коллективка шик төшә.

Ришвәт бирә-бирә укып, тиешле белем алып чыкмаган табиб куркыныч, әлбәттә. Безнең шәһәрдә бервакыт озак еллар шәфкать туташы булып эшләүче ханым үзе белән бергә эш-ләгән яшь табибның кан анализы нәтиҗәләрен дә аңламавын, шул сәбәпле дөрес ди-агноз куя алмыйча, ялгыш дәва билгеләвен фаш итеп, тавыш кубарды. Тикшерү үткәргәннән соң әлеге табибны түбәнрәк вазыйфага билгеләгәннәр иде, хәзер бәлки кире дә күтәргәннәрдер. Әмма уку йортында тиешле белем алмаган табибтан барыбер юньле бел-геч чыкмаячак инде, андыйларга авырыйм дип барудан бернинди дә файда юк.

Кайбер табибларның, бигрәк тә хирургларның, теш табибларының авырулардан акча каерулары сәбәбе аңлашыла булса кирәк. Медицина институтында алты ел буе уку дәверендә кесәдән акча әз чыкмый. Уку өчен еллык түләүләр генә дә теләсә кемнең хәленнән килми. Менә шул акчаларны кайтарам дип, кайбер табиблар акча колына әйләнә торганнардыр инде. Узган елның сентябрендә апамның 45 яшьлек кызының гап-гади операциядән соң мантый алмый үлеп китүе турында язган идем инде. Ә бит беренче операция белән үт куыгын алып ташлаган хирург УЗИ нәтиҗәләре язылган кәгазьне укып та тормаган. Анда исә ташлар үт куыгында дип түгел, ә бәлки каналларында дип язылган булган. Әлеге хирург җиңел юлны сайлаган инде, үт куыгын алып ату күпкә җиңелрәк диләр. Шулай итеп, сең-лекәшкә икенче тапкыр операция өстәленә ятарга туры килде. Ул хирургны бер көнгә җиде операция ясый диделәр, һәр операция өчен ун мең сум акча ала. Мондый акча дип күзе тонган хирурглар кулына эләгергә язмасын.

Теш табиблары турында да берничә сүз әйтим инде. Түләүле клиникалар байтак хәзер. Теш дәваларга килүчеләрне әйбәт кенә “савалар” алар да. Әмма эш сыйфатлары әллә ни димәс идем. Минем малай да, кыз да тешләрен дәвалатырга, пломба куйдырырга түләүле поликлиникаларга йөриләр. Тик менә кыйбатлы пломбалары гына бер елга да чыдамый. Мин үзем пенсионер буларак, шәһәребезнең гадәти стоматология поликлиникасын хуп күрәм. Өч ел элек октябрь аенда Мортазина фамилияле яшь хатын-кыз бер тешемә пломба куеп җибәргән иде, әле дә булса эшкә ярый. Теш буенча йомышым төшсә, тагын шул ханымны сорап барырмын инде дип торам.

Табибларга сүз тигезсәк тә, алардан башка тормышыбызны күз алдына китерү мөмкин түгел. Бөтен ышаныч аларда. Һәрберебез, сәламәтлегебез тайпылыш биргән саен, поликлиникага юнәләбез. Барлык табиблар да ришвәтче түгел, күпчелеге хезмәт хакына яши. Ә менә медицина уку йортларында булачак табибларны ришвәткә өйрәтмәсәләр иде. Гиппократ антын әлегә беркем дә юкка чыгармаган.


Җәүдәт ХАРИСОВ
Татарстан яшьләре
№ --- | 27.06.2017
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»