|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.06.2017 Хәвеф-хәтәр
Татарстанда өч бала салда ачык елгага агып китеп харап була язганнар (ФОТО)Чистай районында килеп чыккан гадәттән тыш хәл турында хәбәр коткару хезмәтенә кичә кич – 20.45 сәгатьтә килеп ирешә. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән җиткерүләренчә, өч үсмер утырган салның Чулман елгасында агып китүе турында әйтелә. Салны елгадагы ярдан 70 метр чамасы эчтәрәк камышлык кына туктатып калган. Бәлага юлыгучыларны коткаручылар 21.15 сәгатьтә ярга чыгара, дип хәбәр итә "Татар-информ". Коткару эшенә 5 кеше һәм 2 берәмлек техника җәлеп ителгән.
--- |
Иң күп укылган
|