поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
25.06.2017 Язмыш

Әле ярый Фәрит урлаган... (ЯЗМЫШ)

Армиядән кайткан Фәрит, бүген өйләнәм, дип дусларына сүз биргән икән. Исәбе – урамда очраган беренче кыз белән гаилә кору. Әмма урамда берәү дә очрамый. Аптырагач, ул авыл уртасындагы бер капка төбенә килеп туктый. Ә бу өйдә Мәдинәләр яши. Егет әкрен генә тәрәзә шакый. Кыз аны-моны уйламыйча, тәрәзәне ачып җибәрә. Фәрит кызны тартып чыгара да, күтәреп өйләренә алып кайтып китә...

“Мәктәпне тәмамлагач, авылыбызга хат ташучы кирәк булды. Күрше апасы керде дә, бу эшкә мине кыстады. Шәһәргә китәргә йөргән җиремнән, авылда калдым. Әни белән икәү генә яшибез. Ул вакытта әтием гүр иясе иде инде. Өч елдан соң, мине булачак ирем урлап китте”, – дип сөйли Мәдинә апа.

Мәдинә апа белән Фәрит абый­ның бер-бер артлы биш балалары туа. Аларны үстерү белән гаилә мәшәкатьләре сизелми дә. Бар да үз көенчә генә барганда гаи­лә­лә­ренә кайгы килә алар­ның. Кечкенә кызлары Миләү­шәне яшен суга. Табиблар да ярдәм итә алмый, кыз мәңгелеккә күзләрен йома. Мә­динә апа сабыеның үлемен авыр кичерә. Тик хәсрәтләр бетми әле. Олы кызы Алсу өч баласы белән 27 яшендә тол кала. Бу балаларны үстерү дә Мәдинә апа белән Фәрит абый җилкәсенә төшә. Алсуны кызганып, ата белән ана Казанга күченеп килә. Авылдагы йортларын сатып, биредә зуррак фатир алалар.

Язмыш өченче кызлары Гү­зәлне дә сыный. Табиблар аңа тиз­рәк кияүгә чыгарга куша, бала тапсаң, рәтләнәсең, диләр. Гүзәл кияүгә дә чыга, тупырдап торган малай да таба, әмма авыруын гына җиңә алмый. Бу хәсрәтләрне Мәдинә апа авыр кичерә. Көн­нәрдән беркөнне үзе дә авыруга сабыша. Кинәт кенә күзләре начар күрә башлый аның. Нинди генә табибка күренмиләр – нә­ти­җәсе булмый. Мәдинә апа бөтен­ләй сукырая. Әнә шул чакта Фә­рит абыйның ярдәмен тоеп яши башлый.

“Фәритнең яратуы, кадерләп яшәтүенә сөенеп туя алмыйм. Әгәр мондый кеше икәнен бел­сәм, мин аңа кияүгә ябышып чыгар идем. Әле бит теге чакта үзем­чә карышып та тордым. Әгәр ирем ташлап киткән булса, нишләр идем? Моны күз алдына китерүе авыр. Үз өемдә йөрергә җайлаштым инде. Оныкларым килгәнне күңелем белән сизеп торам. Күзләрем күрмәсә дә, йө­рә­гем күрә минем. Газета аша иремә, балаларыма рәхмәтемне әйтәсем килә”, – ди ул.

Баксаң, Мәдинә апаның әбисе дә яшьли сукырайган булган. Инде хәзер ул да бу авыру буыннан-буынга күчмәсә ярый дип курка. “Гел догада торам. Балаларга, онык­ларга сәламәтлек телим. Язмышлар кабатланмасын диюем”, – дип тели Мәдинә апа.


Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 24.06.2017
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»