|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.06.2017 Мәгариф
БДИ бирүдә ЯҢАЛЫКЛАР көтеләБДИ биргәндәге гуманитар фәннәргә бәйле яңалыклар кемнәрнедер сөендерер, ә кемнәрнедер – юк. Бер яктан, көтелгән үзгәрешләр инглиз теленнән кала фәннәргә дә таләпләрне үстерә. Моннан соң хәтта кытайчадан да имтихан биреп булачак дип фаразлана, ә испан, француз, алман телләрен укытучылар тиз арада белемнәрен күтәрү курсларына җибәреләчәк. Рус теленнән сынауга сөйләмә өлеш кертүгә мөнәсәбәтем – катлаулы. Бер яктан, ул укучыларның алган белемнәрен тагын да киңрәк күрсәтә, һәм яхшы тапшырганнары шул билге белән үзе теләгән уку йортына җиңелрәк керә кебек. Икенче яктан, телдән имтиханда билгеләрне гадел куймауга юл зуррак кала. Димәк, яклаулар булмасын өчен, бу өлешне дә читтәгеләр тикшерергә мөмкин, сайлау юлы белән тагын да күбрәк тикшерүләре дә бар. Ә аларның таләбе, шәхескә бәйле, аерылачак. Әгәр телдән имтиханнар яздырыла икән, аппеляциягә бирү мөмкинлеге калачак, яздырылмаса, юк. Яздыруны оештыру да җиңел эш түгел. Әле бит телдән имтиханны кабул итү өчен генә дә, күпме техника кирәк! Һәм тыңлау өчен дә! Иң зур куркыныч шунда: аның киң аудиториядә йөзләрчә баланың бергә акырышып утыруына әверелүе бар.
--- |
Иң күп укылган
|