|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.06.2017 Криминал
Үзе юкта гөлләргә су сибәргә дип, өй ачкычын танышына калдыра, ә тегесе төнгә гашыйкларны кертә - нәтиҗә: ярты миллион акча юк, гөлләр шау чәчәктә12 июньнән 18 июньгә кадәр Россия Эчке эшләр министрлыгының Мөслим районы бүлегенең дежур частенә 50 хәбәр кергән. Алар арасында берсе аеруча шаккаткыч. Бу очрак буенча җинаять эше ачылган: Мөслим авылында яшәүче бер ханымның өеннән зур суммада акча югала. Ни сәбәпле ярты миллион сум акча банкта түгел, ә өйдә сакланган – бу сорау әлегә ачык кала. Хуҗабикә озак вакытка каядыр киткәндә, өй карап торырга һәм гөлләргә су сибәргә, дип, ачкычын бер танышына калдыра. Оператив тикшерүләр барышында ачыкланганча, ышанычлы зат төн үткәрергә өйгә гашыйкларны керткәләгән икән. Нәтиҗә: акча юкка чыккан, ә гөлләр – шау чәчәктә, дип яза Авыл утлары.
--- |
Иң күп укылган
|