поиск новостей
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 20 Май
  • Илназ Минвәлиев - җырчы
  • Бәхтегәрәй Шәфиев (1897-1918) - революционер
  • Айдар Хафизов - актер
  • Сәмига Сәүбанова - язучы
  • Ринат Гобәйдуллин - композитор
  • Шакир Мөхәммәдев (1865-1923) - язучы
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
18.06.2017 Җәмгыять

«Ана теле»: "Эләгү" сүзе нинди мәгънәле?

Сөйләм хаталарының сәбәпләрен ачыклаганда гадәттә телнең үзеннән эзли башлыйбыз. Тукта, ялгышма, гонаһлы булма: телнең бер гаебе юк! Татар теле – дөньяда иң бай телләрнең берсе, аның лексика хәзинәсендә бүгенге кулланыштагы теләсә нинди мәгънә вә хис төсмерләрен тәгаенләргә сүз бар. Ялгыз сүз табылмаса, сүзтезмә рәвешен куллан, туры мәгънәле берәмлек биреп бетермәсә, күчерелмә мәгънәлесе арасыннан эзләп табып була. Иренмә, эзлә генә, укы, өйрән, тел хәзинәңне өстәп тор, иҗат ит.

“Эләгү” сүзенең урынсыз куллану очрагы куен дәфтәремә бер генә мәртәбә теркәлмәгән. Аеруча радио, телевидение, матбугат еш бозып куллана. Менә газеттан бер мисал (Әтнә таңы, 24 июнь, 2015). Сәләт Прага мәктәбенә укырга баруга ирешкән татар кызына газет хәбәрчесе сорау бирә: – Сәләт Прага мәктәбенә эләгү өчен нинди юллар үтәргә кирәк? Тагын бер сорау: Үзең ничек эләктең?

Рәсми, җитди темага багышланган әңгәмә. Казан студентының дөньякүләм дәрәҗәле чарада катнашуы газетны да, хәбәрчене дә, укучыларны да урынлы кызыксындырган. Сорауның эчтәлеге аңлашыла: студентыбыз шундый казанышка ничек ирешә алган? Тик менә шул эчтәлекнең саф татарча төгәл мәгънәле сүз белән белдерелмәве укучыда ризасызлык тудыра “Эләгү” сүзе сөйләмдә туры мәгънәсендә дә (алабуга суалчанга эләкте (синонимы: капты), күчерелмәсендә дә (теге карак барыбер төрмәгә эләкте) актив кулланыла. “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”ндә 22 варианты теркәлгән. Шунысына диккать итик: күпчелек мисал әйтмә сөйләмгә, анда да көлке-юморга тартым жанрларга карый.

Туры мәгънә: уңай һәм тискәре төсмерле: Бер сары яфрак ботактан төшмичә калган, чак-чак эләгеп тора; Җилләрдә озак эләгеп торырмы?
 
Бүген тагын донка кармакка өч кәрәкә берьюлы эләкте (Көндәлек әңгәмәдән);
 
Күчерелмә мәгънә: уңай һәм тискәре төсмерле: Озак урлашты, шулай да килеп эләкте; Соңлап кайтканга бу юлы әнидән каты эләкте; Ул конкурста җиңүчеләр рәтенә әләкте. Билет алганда аңа тагын бәхет эләкте. Мисалларны “Аңлатмалы сүзлек”тән дә алырга була.
 
Соңгы вакытта бу сүзнең урынлы-урынсыз еш кулланылуы күзәтелә. “Казан утлары”ның 6нчы санында (2015) Әнәс Хәсәновның “Бәхет кайда оя кора?” романыннан: “Барырга җыенсалар да, Тәнзиләләр концертка эләкмәделәр”; “Сирәк кенә эләккән буш вакытларында телевизорга төртелеп утыра-утыра кеше арасына чыгуны онытып та барабыз лабаса” (31 б.). Шул ук санда Шамил Хәнифовның “Кеше булып калырга” бәянында: “Өйдән чыкмыйча гына чардакка, сарайга, базга һәм башка җирләргә эләгеп була икән” (108 б.).
 
Бу берәмлек битараф мәгънә төсмере белән хәтта рәсми текстларга да үтеп керә башлады: Казанның җиде спортчысының Россия җыелма командасына эләгү мөмкинлеге бар; Диспансирлаштыру системасына эләкмәгән хатын-кызлар тикшерүне клиникада бушлай үтә ала (Татарстан радиосы, 28 гыйнв, 29 гыйнв. 2016);
 
Шулай да телебезнең кулланыр өчен барлык яктан да уңайлы бу берәмлеген нәкь урынында кулланган очракларга да мисал бар. Сөйләм остасы министр Марат Әхмәтов болай дигән иде: “Шул уңай үрнәкне электереп алып, үзебездә куллану мисаллары да бар” (Татарстан радиосында әңгәмә. Май, 2017);
 
Уйланып, нәтиҗә ясар өчен шушылар да җитеп торыр. Уңай мисалларыгыз булса, безгә дә җиткерегез!
 

Илдар НИЗАМОВ, филология фәннәре докторы
Матбугат.ру
№ --- | 18.06.2017
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»