поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Апрель
  • Рафаэль Ильясов (1939 - 2020) - җырчы
  • Мин Шабаев (1913-1963) - язучы
  • Ильяс Гыймадов - эшмәкәр
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
17.06.2017 Мәдәният

"Концерт алдыннан Әлфия апа фойега чыгып билетлары булмаган тамашачыларны кертеп утыртты"

Бу көннәрдә интернетта Әлфия апа Авзалова турындагы видеолар күп булды. Шуларның берсен тәкъдим итәбез. "Чаллы ТВ"да чыккан "Милләт учагы" тапшыруы бу. Аның авторы Резидә Ганиева "Матбугат.ру" белән үз хатирәләре белән дә уртаклашты.

Язмышыма мең рәхмәт!  

Легендар шәхесләр, үзенчәлекле язмышлы кешеләр, талантлы артистлар белән аралашып яшәргә һәм алар белән әңгәмәләр корырга, тапшырулар әзерләгә туры килде миңа. 
 
Телевизион журналист буларак һәр тапшыру балам кебек кадерле. Андагы геройлар туганым кебек якын. Аларның язмышларына битараф була алмадым. Әңгәмәдәшләремнең тормыш мизгелләрен күңелем, җаным аша үткәрдем. Алар көлсә мин дә көлдем, алар еласа мин дә еладым. 
 
Ә бүген, җаным җиргә ятып сыгылып елый... ярсый...өзелеп китә. 
 
1999 елның ноябрь ае. Яр Чаллы. “Энергетик” мәдәният сараенда мәшһүр җырчыбыз ӘЛФИЯ апа АВЗАЛОВА концерты. Шул тамаша алдыннан "Чаллы ТВ"ның иҗат төркеме белән Әлфия апа белән булган әңгәмәне яздырып алдык. Бүгенгедәй күз алдымда бөек шәхес белән очрашкан ул онытылмас мизгелләр. Моң патшабикәсе Әлфия апа белән без грим бүлмәсендә очраштык. Ул безне бик җылы итеп каршы алды. Җор сүзләре, ихлас аралашуы, үҗәт холыклы булуы белән үзенә җәлеп итте ул безне. Видеоязманың күчерелмәсен икенче көнгә үк алып килүебезне сорады ул (килешенгәнчә, без аны шулай эшләдек тә). 
 
Ифрат та гади, эчкерсез, кызыксынучан зат - Әлфия апа безнең һәрберебезнең туган яклары, әти-әниләрнең исәнлекләре белән кызыксынды. Яр Чаллы шәһәрен, аның кунакчыл халкын, җитәкчеләрен ЯРАТАМ, дип ассызыклады. Безнең якларга гастрольләргә килер алдыннан бик катлаулы операция үткәрүе хакында да тәфсилләп сөйләде. Концерт башланыр алдыннан фойега чыгып билетлары булмаган тамашачыларны тамаша залына кертеп утыртты. Бу күренешкә мин гел шаккаттым, сокландым!!!  Бер карасаң, гомере буе кайгыда да шатлыкта да халык арасында булган ХАЛЫК ҖЫРЧЫСЫ ӘЛФИЯ апа АВЗАЛОВА башкача булдыра да алмагандыр. 
 
Сезгә тәкъдим итәсе “МИЛЛӘТ УЧАГЫ” тапшыруы минем өчен, бәяләп бетергесез кыйммәтле һәм кадерле . 
 
“ҮЗ БИЕКЛЕГЕ БУЛУДА КЕШЕНЕҢ БӨЕКЛЕГЕ” - дигән уй-фикерләр, хатирәләргә уралган истәлекләр белән яшәдем бүген.
 
 


---
Матбугат.ру
№ --- | 17.06.2017
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»