поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 18 Май
  • Энҗе Мөэминова (1924–2009) - балалар язучысы
  • Фаил Шәфигуллин (1939-1982) - шагыйрь
  • Хәким Гыйләҗев - журналист
  • Алинә Заһитова - фигуралы шуучы
  • Артем Здунов - дәүләт эшлеклесе
  • Камилә Гафурҗанова - рапирачы
  • Ольга Павлова - дәүләт эшлеклесе
  • Динар Хөснетдинов - актер
  • Зилә Яз - журналист
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
14.06.2017 Ир белән хатын

Ире аның яраткан кешесе була алмады (ЯЗМЫШ)

«Мәхәббәт ул үзе иске нәрсә» диме әле Такташ? «Тиле яшьлек ярты гомерен бирә, аның уты белән янарга» дип тә өстәп куя. Менә шул яшьлек тилелеге белән эшләнгән хата өчен гомер буе җавап та бирәсе булмаса...

Дания белән Рамилнең мәхәббәтләре кешенеке кебек кенә булмады. Берсе  – ут, берсе су булса, бәлки, кайсы да булса берсе юл куяр иде дә. Тик икесе дә ут билгесе астында туганнар шул. Икесендә дә көнчелек хәттин ашкан. Дания Рамилнең берәр кыз белән сөйләшеп торганын күрсә, шундук чәчләренә барып ябыша. Аның чәрелдәвеннән туйган кыз-кыркын егетне бер чакрымнан урап уза башлады. Рамил дә буш калмады: Даниядән ир-егетләр затын гына түгел, туган-тумачаларын, дус кызларын да биздерде.

Дания фермада сыер сауды. Рамил колхоз рәисен йөртсә дә, йөргән кызына якынрак булу өчен, автобус руле артына утырды, җәен сыер савучыларны җәйләүгә йөртте.

Көнләшүе сәбәпле, Данияне дә көч белән алды ул. Үзе өйләнергә дә ашыкмады. Янәсе, аныкы булса, башка егетләргә күз салмас, кияүгә чыкмый корсак күтәргән хатын-кызга ир-егетләр дә борылып карамас. Шулай булмыйни. Хатын-кызның җүләрлеге бер олау бит аның. Дания дә үҗәтләнеп, егет күз алдында башкаларга барып асылына, корсагы инде беленә башласа да, клубка чыгуын дәвам итә, чытлыкланырга да күп сорамый иде.

Аның чираттагы «Хи-хи, ха-ха»-сыннан соң, каны кызган Рамил аны да, колхозга булышырга килгән «КамАЗ» шоферын да «тәпәләп» атты. Иртән иртүк Данияне дәваханәгә озаттылар. Шофер төнлә үк авылдан чыгып качкан иде. Шул вакытта Дания тәүбәгә килеп, Рамиле белән аңлашса бик яхшы буласы иде дә... Ул тагын бер җүләрлек эшләп ташлады: күрше авылда оялчанлыгы белән даны таралган, инде яше утызга якынлашса да, авыру әнисен караганга күрә өйләнә алмаган (чирле карчыкны карарга кем килсен!) егеткә кияүгә чыкты да куйды. Зурлап туйлар үткәреп тормадылар, җитәкләшеп барып авыл советында язылышып кайттылар да – вәссәлам! Рамил килеп тавыш куптарыр дип курыкса да, анысы сөйгәнен дә уздырды: каяндыр ике балалы марҗа ияртеп кайтты. Ә марҗа халкы ир көен көйли белә ул. Аңа өенең чисталыгы мөһим түгел, пычракка батса да, ирен җайлый-майлый иркәли ул.

Сүз дә юк, Дания  каенананы яхшы тәрбияләде, яткан җире чиста-коры булды, ашарына йомшак, кайнар ризыктан өзмәде. Көне колхоз эшендә узса да, берничә мәртәбә өйгә кайтып, каенанасын ашатырга, урын-җирен алыштырырга вакыт тапты.  Карчык бакый дөньяга күчкәндә килененнән риза-бәхил булып, аларга хәер-фатихасын биреп китте.

Ул вафат булуга, Дания ирен шәһәргә өстерәде, ир дә каршы килмәде. Тыныч кына яшәлде дә, яшәлде шулай. Хәзер инде еллар узгач, Дания сабырланды, көнчелеге бетеп җитмәсә дә, юл куярга өйрәнде, эчтән янса да, тышка чыгармады. Алай гына да түгел, иренең башка хатыннар янына баргалап йөрүен күзенә бәреп әйткән чакта да уен-көлкегә борып җибәрә торган булды. Әйе, теге юаш егет шәһәрдә ачылып китте. Яхшы эшкә урнашты, акча таба белде. Киемнәре затлыдан, машинасы «иномарка» булган акчалы иргә караучы табыла инде ул.

Бер уйлаганда, нишли ала соң ул? Иренә ул яхшы хатын булды: ашарына пешерде, өен җыештырды, керен уды, Рамил белән уртак кызыннан соң, бер-бер артлы тагын 2 бала табып бирде. Шуның белән шул. Ире аның яраткан кешесе була алмады. Ир никадәр генә тырышса да, хатынын затлы бүләкләргә  күмсә дә, Дания аңа хатын-кыз булып ачыла алмады.

Гомере буе (хәзер инде  53 яшькә җителгән) Рамилен, аны көнаралаш тукмап торган Рамилен оныта алмады. Менә шуннан соң хатын-кыз затын акыллы дип әйтеп кара инде син!

Кайтыр иде Дания яшьлегенә. Яланаяклап чабып кайтыр иде. Чыклы үләндә йөрер, сөйгәне белән таң атканын каршылар иде. Кайтыр иде, әгәр юлын белсә. Кире кайта торган юл булса...  Юк шул, араларда еллар, киртәләр...

Энҗе ГАЛИЕВА, Туган як


---
Матбугат.ру
№ --- | 14.06.2017
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»