|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.05.2008 Җәмгыять
КРЕМЛЬНЕ ЮНЕСКО ИСЕМЛЕГЕННӘН СЫЗАЧАКЛАР?Казан Кремле ЮНЕСКО Бөтендөнья мәдәни мирас объектлары исемлегеннән чыгарылырга мөмкин. Кремль тирәсендә чит биналар төзү аркасында корылманың кайбер өлешләре кеше күзенә күренми башлаган инде. Бу исә халыкара оешманың таләпләренә каршы килә. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының тыюлык зонасында төзелә башлаган бинасы шулай ук бу кагыйдәләрне боза. Төзү эшләре әлегә туктатылган. Казан Кремле Бөтендөнья мәдәни мирас объектлары исемлегенә 2000 елның 30 ноябрендә мәдәни күпкырлылыкның мисалы, бүгенгә кадәр сакланган бердәнбер хан ныгытмасы, татар һәм рус архитектураларының синтезы буларак кертелгән иде.
--- |
Иң күп укылган
|