|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.06.2017 Хәвеф-хәтәр
Татарстанда ир-ат берүзе генә янгын эченнән параличлы хуҗаны коткарган (ФОТО)Зәй районында ир-ат үзе генә шәхси йорттагы янгынны сүндергән, аннан параличлы хуҗа хатынны алып чыккан, дип хәбәр иттеләр Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән. Әлеге хәбәр кичә кич бердәм 112 номеры экстрен диспетчерлык хезмәтенә алынган. Янгын Имәнлебаш авылында Үзәк урамдагы 64нче йортта булган. Янгынны сүндереп, ир-ат авыру 61 яшьлек хуҗабикәне башка караватка күчереп, шулай алып чыккан. Аннан коткаручыларга шалтыраткан.
--- |
Иң күп укылган
|