|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.06.2017 Хәвеф-хәтәр
Бүген Татарстанда зур завод янган (ВИДЕО)Янгын сүндерү хезмәткәрләре Яшел Үзән заводында янгын сүндерелүе турында белдерде, дип хәбәр итте Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе. Янгын сүндерүчеләр килгәндә бер катлы 12 метрлы цехның түбәсе янган. Янгын чыкканда цех эчендә кешеләр булмаган, бина – реконструкциядә, диелә. Янгын икенче дәрәҗә катлаулылыкта булган. 7.55 сәгатьтә янгын сүндерүчеләр 60 квадрат метр мәйданга таралып өлгергән янгынның сүндерелүе турында хәбәр иткән. Янгын аркасында сәламәтлегенә зыян килүчеләр булмаган, технологик процесска да зыян килмәгән.
--- |
Иң күп укылган
|