поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 04 Май
  • Айсылу Габдинова - җырчы
  • Леонид Слуцкий - футбол тренеры
  • Марсель Шәйдуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Фәвия Сафиуллина - җәмәгать эшлеклесе
  • Габбас Әхмәдиев - көрәшче
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
16.12.2009 Икътисад

АЛДЫҢ ДА КЕСӘГӘ САЛДЫҢ ГЫНА ТҮГЕЛ

Кредитка яшәргә күнегеп беттек дигәндә генә илдә кризис башланды. Шуңа күрә банкларның күбесе кулланучыларының исемлеген шактый кыскартты, кире кайтару процентын да сизелерлек дәрәҗәдә арттырды. Үзәк банк мәгълүматларына караганда, хәзерге вакытта гражданнарның банкларга түли алмаган бурычы ике йөз миллиард сумнан да артып киткән.

Алырга була

 

Икътисадый кытлык чорында да 25-30 процент ставка белән кредит бирә ала торган банкларның булуы сөенечле хәл, әлбәттә. Әмма биредә таләпләр исемлеге шактый озын. Шулай да даими эш урыны булганнарга, бигрәк тә бюджет өлкәсендәгеләргә мөмкинлекләр юк түгел. Иң мөһиме, "намуссыз"лар исемлегенә генә эләкмәскә тырышырга кирәк. Чөнки агымдагы ел башында мондый исемлекне һәр банк үзендә булдырырга тырышты.

 

Әмма хикмәт кайсы банкка мөрәҗәгать итүеңдә. Фәлән еллардан бирле эшләп килүче, инде халык арасында ышаныч казанган билгеле банклардан түбәнрәк ставка белән акча алу өчен кимендә бер поручитель кирәк. Ә анысын табуы шактый мәшәкатьле. Шуңа күрә күпчелек коммерциячел банкларга мөрәҗәгать итә. Аларның күбесендә поручитель кирәкми. Ике-өч көн дигәндә гариза карала, 3-5 елга кадәр кредит бирелә.

 

Еллык процент ставкалары югарырак булган банкларда таләпләр азрак. Уңай яки тискәре җавапны банкка мөрәҗәгать иткәннең икенче көнендә үк ишетергә була. Әмма аларда югары процент белән беррәттән яшерен процентларның өстәлүе дә бар. Күптән түгел шундый банкларның берсе кредит алырга өндәп, миңа sмs-хатлар җибәрә башлады. Элегрәк әлеге банк аша кибеттән телевизор, суыткыч ише йорт кирәк-яраклары алган идем. Sмsта: "Нибары ике документ ярдәмендә 80 мең сумга кадәр акча ала аласың", – диелгән. Имештер, мин намуслы клиент, шуңа күрә аерым, йомшаграк шартлар да каралырга мөмкин. Юри генә шалтыратып карадым. Чыннан да, мин банк өчен билгеле кеше, шуңа күрә миңа ярты сәгать дигәндә акча бирә алалар икән. Әмма 80 мең сум акча алырга теләгән очракта да кулыма нибары 72 мең сум гына тәтеячәк. Берничә меңе мин алган сумманы иминиятләштерү өчен тотыла. Калган сумманы исә банк миңа күрсәткән хезмәте өчен премия буларак үзенә ала.

 

Берьюлы берничә банктан акча алу мөмкинлекләре дә юк түгел. Гаризаны һәм документларны барысына да берьюлы тапшырасың. 7 мең сум хезмәт хакы алып эшләүче күршем нәкъ шундый схема буенча күптән түгел өч банктан 450 мең сум акча алды. Беренче банкта аннан хезмәт хакы турындагы белешмәне бөтенләй сорамаганнар. Ул аларга сүздә генә 20-25 мең алып эшлим дип әйткән. Ышанганнар. Бер тәүлек дигәндә 320 мең сум акча күршемнең кесәсендә иде инде. Икенче банктан 100 мең сум, өченче банктан 60 мең сум алды. Шулай итеп, бүген танышым аена 18 мең сум кредит түли. Хәер, ничек түләвен үзе генә белә торгандыр. Хезмәт хакы ни дисәң дә, җиде генә мең бит...

 

Моннан шунысы аңлашыла: банкларны бер урында озак вакыт эшләгән, уңай характеристикалары булган клиентлар кызыксындыра. Шуның өстенә танышым дәүләт оешмасында да эшли. "Ә бу – бик мөһим", – дип аңлатканнар аңа.

 

Ничек түләргә?

 

Акчаны алырга була, әмма аны ничек түләргә? Иртәгә нәрсә буласын кем белә соң? Моннан берничә ел элек ипотека кредитларын долларда алучыларның да сөенечләре озакка бармас сыман. Доллар акрынлап кына булса да үсешкә таба бара. Кайбер финансистлар фикеренчә, әгәр дә доллар элекке кебек үз халәтенә – 32 сумга кайтса, АКШ валютасында алынган кредитның ай саен түли торган күләме 2-3 мең сумга кадәр артырга мөмкин! Белгечләр шуны кисәтә: кредит алудан башка чара калмый икән, аны һичшиксез үзең эшләп таба торган валютада гына алырга кирәк.

 

Билгеле, кредит юкка гына алынмый. Бүген машина яки фатир сатып алу өчен кулланыла торган кредит төрләре отышсыз, дип баралар. Чөнки торак базарындагы бәяләрнең әле тагын да төшүе фаразлана. Автокредитларның исә процент ставкалары югары. Дәүләт тарафыннан уйлап чыгарылган субсидия, билгеле булганча, такыр кесәлеләр өчен түгел. Әлеге программа буенча машина сатып алырга теләсәң, кесәңдә ким дигәндә йөз мең сум акча ятарга тиеш.

 

Ә менә "кулланучылар кредиты"н алу җайлашты, диләр. Чөнки әлеге программа буенча, беренчедән, бирелә торган сумманың күлә­ме арттырылса (500 мең, хәтта бер миллион сумга чаклы), икенчедән, аларның процент ставкалары башка программаларныкы белән тигезләшкән. Әйтик, машина сатып алырга телисең икән, бу очракта автокредит түгел, ә банктан алган ссуда акчасын куллану отышлы булачак. Һәм моңа мөмкинлекләр дә күбрәк. Ә инде автокредитка машина алуның нәрсә икәнен баштан кичкәннәр белә. Шунысын да истән чыгармаска кирәк: "Брокеркредитсервис" компанияләре группасында банклар секторы буенча аналитик Дмитрий Мухин фикеренчә, өченче квартал нәтиҗәләре буенча банклар процент ставкаларын арттырыр дип көтелә.

 

Яңа закон кем өчен?

 

Даими эш урыны була торып та, хезмәт хакын ай саен ала барып та банкка бурычын вакытында түли алмаучыларга карата яңа закон проекты эшләнеп ята. Дөресрәге, күптән түгел РФ Икътисад үсеше министрлыгы әлеге закон проектын хакимият органнарына тәкъдим иткән инде. Әлеге документ нигезендә, бөлгенлеккә төшкән кешенең бердәнбер торагын банк тарафыннан тартып алу тыела. Бу торак урнашкан җир мәйданына да кагылырга ярамый. Шулай ук бөлгән кешегә тормыш алып бару өчен артык кыйм­мәт булмаган өй техникасын калдыру да шарт. Моңа өстәп, процент өстәү, штраф салу кебек җәза ысуллары да кулланылмаска тиеш. Әмма бу хыялга ашмас мөмкинлекләргә ирешү өчен бурычын түли алмаучы арбитраж суды аша моны расларга тиеш. Раслый алган очракта, бурычны түләү вакытын биш елга кадәр озынайту мөмкин булачак.

 

Яңа закон проекты буенча, ярты ел дәвамында 50 мең сумлык бурычын да түли алмаган кеше бөлгенлеккә төшкән дип исәпләнә. Ләкин бу очракта аның даими эш урыны һәм ай саен алып бара торган хезмәт хакы булуы шарт. Әмма барлык кеше дә үзен бөлген итеп санамасын өчен, депутатлар кайбер шартларның үтәлүен зарурилаганнар. Мисал өчен, бөлгенлеккә төшкән кеше арбитраж судында үз эшен караучыны 10-25 мең сум күләмендәге хезмәт хакы белән тәэмин итәргә тиеш. Бу эшкә алынган аферистларны исә закон проекты алты елга кадәр төрмә белән кисәтә.

 

Әлеге закон бөлгенлеккә төшүчеләр өчен уңайлы булырмы, юкмы, монысын инде киләчәк күрсәтер. Тик бүген суд аша кемгә нәрсә дә булса исбатларга акыл гына җитми шул. 50 мең сум акчасы да булмаганнарга суд юлларында җил каршы булырга мөмкин...


Чулпан ХӘЙРУЛЛИНА
Ватаным Татарстан
№ 251 | 16.12.2009
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»