|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.06.2017 Хәвеф-хәтәр
Татарстанда бер шәһәр чак су астында калмаган (ФОТО, ВИДЕО)4 июньдә Чаллыда көчле яңгыр һәм кискен җил аркасында агачлар авып, Вахитов проспектын су баскан. Төрле социаль челтәрләрдә бик күп фото һәм видеоязмалар пәйда булды. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы көчле яңгыр һәм җилнең секундына 15-23 метрга кадәр көчәюе турында кисәткән иде. Җил нәтиҗәсендә Яңа шәһәрнең берничә ишегалдында агачлар ауган, андагы машиналарга зыян килгән. Вахитов һәм Мәскәү проспектлары киселешендә яңгыр сулары агызу җайланмаларының эшләп өлгерә алмавы аркасында проспектны су баскан. Машиналар һәм трамвай йөреше кыенлашкан, дип яза Якты юл.
Фотолар ВК социаль челтәреннән алынды.
--- |
Иң күп укылган
|