поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
02.06.2017 Язмыш

“Әнине үтерде, әнине үтерде”, - дип кабатлый-кабатлый әле бер, әле икенче күршеләренә керә сабый

Үзем шактый олы яшьтә булуыма карамастан, заманнан калышмаска тырышам, “Одноклассники” социаль челтәрендә дә утырам. Яшьлегемдә язмыш җилләре мине дөньяның кайсы почмагына гына илтеп ташламады да, юллар кайларда гына йөртмәде. Әнә шул “Одноклассники” аша элекке танышларым, дусларым белән әле дә аралашып, хәл белешеп торабыз.

Берсендә, эзләнә торгач, Казахстандагы дустым Любаны да таптым. Телефон номерларын алышып сөйләштек. Минем тавышымны ишетүгә елап ук җибәрде ул хәтта. Аяныч вакыйгаларны искә төшерү бик авыр булса да, Люба белән бәйле кайбер хатирәләрне газета укучыларга бәян итәм.

...Казахстан. 1976 еллар булгандыр. Ветеринария институтында укыган Любаны практика узарга зур гына совхозга җибәрәләр. Шунда ул Сергей исемле егет белән таныша. Беренче мәхәббәт, беренче очрашулар, беренче ярату сүзләре... Кыскасы, аларның мәхәббәт тарихы бик матур башланып китә. Кыз укуын тәмамлаганнан соң, яшьләр язмышларын бергә бәйли - тыйнак кына туй мәҗлесе уза.

Яшьлеге, дәрте ташып торган Сергей механизатор булып эшли: алны-ялны белмичә гаиләсе өчен тырыша. Люба да ул эшләгән совхозга мал табибы булып эшкә урнаша. Сергей белән Любаның хезмәттәшләре: “Алар кебек бер-берсен аңлап, санлап эшләүче дә, яшәүче дә юк иде”, - дип искә алалар. Уллары тугач, нәкъ әтисенеке кебек булсын дип, Сергей дип исем кушалар. Бала ялында озак утырмый Люба - терлекләре янына фермага ашыга.

Ике авыл арасына юл салу эшләре башлангач, бик тырыш џәм эшне җиренә җиткереп башкаручы дип, Сергейны да махсус чакыртып алалар. Тракторы белән ком эттерә ул. Тәкъдир камчысының юан башы нәкъ менә Сергейга төшәсен кем белгән?! Күпме кеше күз алдында зур трактор, тәгәрмәче комда шуып китеп, әйләнеп каплана. Япь-яшь ирнең үле гәүдәсен генә тартып алалар. Әлеге фаҗига Любаны аяктан ега. Биш яшьлек улы турында да уйламый, бөтен дөньясын күрә алмас була. Эше өчен җан атып торган хатын өеннән чыкмыйча елап ята, бар нәрсәгә кул селти. Яшь белгечләргә совхоздан бирелгән йортта яшәгән була алар. Әмма ире вафатыннан соң, биредә тәмам юләргә чыга бу дип, әти-әнисе Любаны үзләре янына алып китәләр.

Тол хатынга сүз катучылар, кияүгә сорап килүчеләр дә байтак була. Әмма Сергейны оныта алмавы Любаның йөрәген боз итә - берәүгә дә ризалыгын бирми, әле алай гына да түгел, бу хакта сөйләшеп торырга да теләми. Берничә елдан соң гына тормышын Алик исемле ир белән бәйләргә була. Бер бәхетсез - гел бәхетсез, дигәндәй, аның белән дә тыныч яшәргә язмый Любага. Ир үтә дә көнче булып чыга. Эшкә чыгып киткәндә дә, өйгә кайтып кергәндә дә нахакка төрле ямьсез сүзләр кычкыра Алик. Фермада эшләүче бөтен кешегә көнли. Сүз белән генә рәнҗетүе бер хәл, елата-елата кыйный ул хатынын. Соңгы каһәрләвендә Алик пычакка үрелә. Башта кулында уйнаткалаган гына булып тора да, тәмам чыгырыннан чыгып, үзен кулда тотып кала алмыйча, Любаның битен, муенын, кулларын кискәләп бетерә. Бөтен идән, урын-җир кып-кызыл кан була. Әнисенең җан әрнүе белән кычкыруыннан өркеп, кечкенә Сергей урамга чыгып йөгерә. “Әнине үтерде, әнине үтерде”, - дип кабатлый-кабатлый әле бер, әле икенче күршеләренә керә сабый. Тиз арада милициягә хәбәр итеп, Аликны кулга алалар. Әнә шул рәвешле генә Люба залим ирдән котыла.

Мин үзем бу вакыйгаларның шаһите булмадым, барысын да бәйнә-бәйнә Люба үзе сөйләде. Ә хәзер аның белән ничек танышып китүебез турында язып үтим.

Безнең совхоз бик зур иде. Терлекчелек тармагы алга киткән. Тик менә үз эшен яхшы белгән мал табибына гына гел кытлык булды. Шулай беркөн, зоотехник белән сөйләшеп-киңәшеп торган идек, ул миңа күрше авылда гына курсташы Люба барлыгын әйтте. Кирәк булгач, нишлисең инде - Любаны үзебезнең совхозга чакыртып алдык. Белгеч буларак ике бүлмәле фатир бирдек. Иске булса да, вакытлыча яшәп торырга яраклы иде ул. Әти-әнисе авырый башлагач, аларны да үз янына алып килде. Совхоз яңа йортлар сала башлагач, яңа фатирга күченде. Әнә шулай акрын гына тормышка җайлашты Люба.

Улы Сергей, мәктәпне тәмамлап, училищега керде. Бик тырыш, акыллы егет иде. Училищедан соң армияга китте, танк гаскәрләрендә хезмәт итте. Ярты елдан Любага телеграмма килеп төште: “Хәрби бурычын үтәгәндә улыгыз вафат булды”. Улының үлемен ишеткәч, Люба үзе дә тере мәеткә әйләнде. Иң шаккаттырганы шул: хәрби өйрәнүләр вакытында танк белән капланып үлгән Сергей. Танк эчендә өч егет булганнар. Калган икесе чыгып өлгергән, Сергей башы белән бик нык бәрелеп, кысылып калган. Нәрсә бу? Гадәти туры килүме, әллә язмышлар уртаклыгымы? Әтисенә охшатып исем кушылган егетнең үлеме дә нәкъ әтисенеке кебек бит. Дүрт солдат Сергейның гәүдәсен цинк табутта кайтардылар...

Люба өчен мәхшәр көннәре башланды. Ике иң газиз кешесен югалту белән килешә алмады ул. Елаудан башканы белмәде, берәүне дә күрергә теләмәде. Эштән китте. Өендә бикләнеп ята башлады.

Нәкъ шул көннәрдә безнең совхозга күрше авылдан бер ирне эшкә җибәрделәр. Беренче карашка бик сәер генә тоелган иде миңа Георгий: артык ачылып та китми, басынкы гына холыклы, күзләре дә моңсу. Үзем сүзгә кесәгә керүчеләрдән булмагач, аралашырга яраткач, мин аның күңел кылларын тартып карыйсы иттем:
- Георгий, үзең турында сөйлә әле. (Минем кул астында эшләүчеләр турында белмичә калып булмый ләбаса). Мин менә Дания апаң булам, гаиләм, балаларым бар. Ә синең?
- Сорамавың хәерле, Дания апа, - ди бу миңа.
- Менә шундый кызыксынучан кеше инде мин, энем.
- Минем дә гаиләм бар иде... - диде ул авыр көрсенеп. - Тыныч кына гаилә тормышыбызны хыянәт бозды. Хатыным бер алман ире белән чуалды. Аерылып, улыбызны үзе белән Германияга алып китте. Кызым минем белән яшәп калды. Хатыным киткәч, бик гарьләндем. Хатын-кызларга карата гомумән ышанычым бетте дисәм џич ялган булмас. Күпме еллар узса да, йөрәк ярасы төзәлми. Инде кызымны кияүгә бирдем. Ул гаиләсе белән күрше авылда гына яши. Менә шундыйрак минем язмышым, Дания апа. Мактанып сөйләрлек берни юк.
- Минем сине бик яхшы күңелле хатын белән таныштырасым килә, - дидем Георгийга. Күңелемнән генә Люба белән кавыштырырга кирәк боларны дип уйладым. Нәрсәнең нәрсә икәнен белеп торсын өчен, Люба турында, аның күпме хәрсәт чигүен сөйләп бирдем.
- И-и, Дания апа, аның минем белән танышасы килмәс шул.
- Килер! Танышасы да, кавышасы да килер! Мин тотынсам, эшне ярты юлда калдырмыйм, - минәйтәм. 

Фермада җыелышлар уза торган бүлмә бар иде. Георгийны шул бүлмәгә кертеп утырттым да, телефоннан шылтыратып Любаны чакырдым. Килде Люба. Башына яулык бәйләгән. Йөзе суырылып калган, күзләре эчкә баткан, карчыкларга охшап тора. Тартып-сузып тормадым, шундук ниятемне әйттем.
- Дания апа, бернинди ирне күрәсем, сөйләшәсем килми, гарык булдым мин алардан, - диде Люба.
- Ашыкма, Георгий андый түгел. Тормышта күпне күргән. Күңелем белән сизәм: сезнең “җен”нәрегез килешеп тора.
- Алайса, уйлап карарга була инде...

Миңа шул да җитә калды: Любаны Георгий утырган бүлмәгә алып кердем. Сөйләшегез, аңлашыгыз дип, икесен калдырып киттем.  

Икенче көнне үк Люба эшкә чыкты. Георгий белән матур гына сөйләшеп йөри башлады. Егерме көн узгандырмы-юкмы, бергә кушылдылар. Бүгенге көндә дә бергә, матур гаилә булып яшиләр. Тормыш гел югалту-сагышлардан гына тормый, бәхетле табышлары да була аның диясем килә.

Һәрбарчыгызга гаилә тигезлеге теләп, Казаннан Дания апагыз.

Казахстанда төшкән фотосурәттә Георгий, мин һәм Люба.


---
Себерке
№ --- | 02.06.2017
Себерке печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»