поиск новостей
  • 03.06 "Ләйлә вә Мәҗнүн". Кариев театры, 18:30
  • 06.06 "Хан кызы". Кариев театры, 10:00
  • 07.06 "Тап...шырылган хатлар". Кариев театры, 18:30
  • 11.06 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 11:00
  • 12.06 "Мәхәббәт күгәрченнәре". Кариев театры, 18:00
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Самбо. "Ак Барс" көрәш сарае
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Бадминтон. Бадминтон үзәге
  • 13.06 "Артист". Кариев театры, 18:30
  • 14.06 "Корт". Кариев театры, 18:30
  • 15.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:00
  • 18.06 "Җырлап яшик". Кариев театры, 18:30
  • 19.06-21.06 БРИКС уеннары. Йөзү. ДВВС
  • 19.06-20.06 БРИКС уеннары. Ат чабышы. МКСК Казан
  • 19.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30
  • 20.06-22.06 БРИКС уеннары. Футбол. Баскет-холл
  • 20.06 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:30
  • 22.06 "Ал җилкәннәр". Кариев театры, 13:00 һәм 18:00
  • 25.06 "Рөстәм маҗаралары". Кариев театры, 18:30
  • 26.06 "Гөлчәчәк". Кариев театры, 20:00
  • 27.06 "Яратып туялмадым". Кариев театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 02 Июнь
  • Фирая Әкбәрова - актриса
  • Руслан Мөхәммәтшин - журналист
  • Халисә Шәрәпова - мәдәният хезмәткәре
  • Рамил Гарипов - журналист
  • Гата Камский - шахматчы
  • Гөлназ Асаева - җырчы
  • Гүзәл Гафарова - актриса
  • Рахман Шәфигуллин - журналист
  • Закиева, МИнск, тирэсендэ 1 булмэле квартира снимать итэм. 89377734777
  • Вахитов районы Хороводная 50 квартирада ремонт эшләту сәбәпле мебель сатыла (прихожая шкафы, кухня гарнитуры, ишекләр, лоджия ишекләре тәрәзәләре белән, газ плитәсе). Тел. 89655886559
  • Куплю газовые плиты работала недорого телефон 89274745077
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
Архив
 
02.06.2017 Шоу-бизнес

Бушлык калдырып китеп барды...

Ул берүзе өч кешене алмаштыра иде. Маңгайга бәреп әйткән сүзенә дә үпкәләп булмый, чөнки гадел, сүзен үлчәп әйтте. Продюсерлыкта – беренче, авторлыкта кабатланмас булды. Журналист, продюсер, җырлар авторы, мө­хәррир Илфак Шиһапов белән хушлашуга җыелышкан каләм әһелләре, җырчылар үзара әнә шулай сөйләштеләр.

Хушлашу “Шәһри Казан” ре­дакциясендә узды. Журналистикадан читләшкән Илфакны кабат язарга нәкъ менә шушы редак­циядә күндергәннәр. Басманың баш мөхәррире Гөлнара Сабирова аны дустым, абыем дип атады. Исән чакта мактаулы исемнәр бирә алмадык, син аңа мохтаҗ да түгел идең, Шиһапов дигән фами­лияң үзе дәрәҗә иде, диде:

– Нинди генә өлкәгә караган со­рау булмасын – тарихмы ул, сәясәтме, икътисадмы, әдәбиятмы, сәнгатьме – барысына да җавабың бар һәм төгәл, фактлар белән дәлилләнгән иде. Андыйлар күп булмый. Нинди генә тармакта иҗат итсәң дә, син йә елаттың, йә көлдердең, йә ачу чыгарлык иттең – әмма берәүне дә битараф кал­дырмадың. Бу синең иң зур сәлә­тең иде – битараф калдырмау! Ялгышларың күп булды, аларны без дә, син дә бик яхшы беләбез. Әле 18 май көнне генә соңгы тапкыр күзгә-күз карап сөйләшеп утырганда да аларны үзең таны­дың, төзәтергә теләдең... Өлгер­мәдең шул...

Аны белгән кешеләр, Илфак эшләренә нокта куеп, бакыйлыкка әзерләнгән икән, дип тә нәтиҗә чыгаралар. Колхоз базары янындагы китап кибетен ябуны, җыр­чылар белән арасын өзүне шулай акларга тырышалар. Ни булса, шул булган. Кая ашкынганын, нәрсәләр уйлаганын, соңгы көннәрендә ничек яшәгәнен ул үзе генә белә һәм бу серне кеше күзе, кеше сүзе җитмәс җирләргә алып китте. Ә кешеләр галәмендә Илфак дигән шәхес урынында бер ак тап, бушлык барлыкка килде. Аны якын иткән, Буа драма театры җитәкчесе Раил Садриев та әнә шул фикердә:

– Кеше килә, кеше китә... Менә шул килеп китү арасында ниндидер гамәлләр кыла. Илфакның кылган гамәлләре ике-өч кешенең гомеренә җитәрлек булды. Кемдер 27 яшендә китә, кемдер – 49, кемдер 89 яшендә фани дөнья белән хушлаша. Сабак елларның күп булуыннан саналмый, көн­нә­рең тулы булганмы, иҗат белән шөгыльләнгәнме, игелек кылганмы – кеше гомере шуларга карый. Илфак тулы канлы тормыш белән яшәде. Әгәр кешенең сулый торган һавасы, эшли торган эше, эчә торган суы бетсә, аның җаны бәргәләнә башлый, китү юлын эзли. Илфак та китеп барды... Ул тормышның нинди генә өлкәсенә алынса да, татарның бер гаскәре кебек килеп керә иде. Продюсерлык юнәлешен күтәрде, композитор буларак яңа юнәлеш булдырды. Шигырьләре беркемне дә битараф калдырмады. Аның китүе – моннан соң  да фанилыкта яшәве­нә этәргеч булачак. Ул легенда булып калачак. Нишлисең, беркем дә мәңгелеккә килмәгән, шулай булгач, килү белән китү арасында мәгънәле эшләр эшләп калдырырга кирәк.

Соңгы вакытта үз эченә йомылды, диючеләр дә булды. Журналист, “Безнең гәҗит” газетасы баш мөхәррире Илфат Фәйзрах­манов, бөтен кешенең зарын тың­лады, ярдәмчел булды, ләкин без аның эчендә ни барын белеп бе­термәгәнбез, үзен сөйләтмәгәнбез икән, дигән нәтиҗә ясады. Гафу ит безне, Илфак, бәхил бул, дигән сүзләре җыелган халыкның ба­ры­сының да күңелендә яткан сүзләр иде.

Аны соңгы юлга озатырга халык күп җыелган һәм бер генә очраклы кеше дә юк, ул һәрбер­се­нең тормышына ниндидер дәрә­җәдә кагылган, һич югы иҗаты белән дулкынландырган иде. Мәрхүмне җирләргә туган ягы – Лениногорск районының Ишти­рәк авылына озаткач та, халык таралырга ашыкмады. Илфак белән бәйле матур хатирәләрне искә алырга тырыштылар. Язучы, юмор остасы Алмаз Хәмзин, бергә эшли башлаган идек, дип искә алды:

– Илфак, концертлар белән бер­гә йөрик, Илсөяне сәхнәгә чыгарыйк әле, дип килгән иде, шуннан эшләп киттек. Аларның үз юнәлешләре бар, алар үзен­чә­лек­ле иде, шуңа күрә халык күңеленә ачкычны тиз таптылар. Башта ук, үз йөзегез бар, үзегез генә эш­ләсәгез дә тиз алдырып китә­чәксез, дидем. Ул бит бик әйбәт про­дюсер, хәтта ки татарда беренче продюсер булды. Нечкә сатира иясе, шәп юморист иде. Теләсә кайсы кеше белән уртак телне тиз таба белде. Яхшы журналист та иде. Аның үткен күзе талантлы кешене тиз таный, аларга юнәлеш бирә белә иде. Аңа ихтирамым зур булды.

Илфак нинди генә юнәлеш­ләргә алынып карамады. Аларның күбесе бәхәсле, ләкин телгә кергән эшләр булды. Илсөя Бәдретди­но­ваны таныткан “Алсу”, “Президентка хат” кебек җырлар, “Алтын Урда”, хитка әверелгән “Торып бас” җырлары бик озак яңгырар. Чөнки сүзләре ихлас, әйткәне хак, юраганы рас иде.

Кичә Илфак Шиһапов үз үлеме белән үлгән дигән рәсми хәбәр дә килеп иреште. Ләкин бу хәбәр югалту ачыларын баса алмас шул.
“Ватаным Татарстан” газетасы әни­се Асия Шиһапованың, ба­лаларының, якыннарының авыр кайгысын уртаклаша, сабырлык тели. Соңгы юлга дога кылып озат­кан Мәхмүт хәзрәт Шәрәфет­диннең, эшләгән эшләрең үзеңә яхшылык булып барсын, дигән сүзләре фәрештәләрнең “Амин” дигән чагына туры килсен иде. Кызы Зәринәнең: “Ул минем әти иде, без синең белән горурланабыз!”– дип елап, ачыргаланып әйткән сүзләре колакта бик озак яңгырар инде.


Гөлинә ГЫЙМАДОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 02.06.2017
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»