|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.06.2017 Язмыш
“Үлеп терелгәннән соң, бөтенләй башка кеше булып яши башладым”Дөньяда бернинди очрашу да очраклы гына булмый: йә ул сынау, йә Аллаһының бүләге. Тәнзилә апа белән танышып китүебезне мин нәкъ менә икенчеләр рәтенә кертәм. Үз-үземә урын, күңелемә тынычлык таба алмыйча бәргәләнгән, бернидә гамем калмаган көннәр иде ул. Редакциябезгә бер апа шылтыратып, үзен Тәнзилә абыстай дип таныштырды. Аның: “Газеталарыгыздагы гыйбрәтле язмаларны укып барам. Бик авыр язмышка дучар булучылар, тормышның ачысын-төчесен татып яшәүчеләр бар. Мин үзем дә үлемнән калган кеше бит”, - дигән сүзләре ќитә калды, Тәнзилә апаның үзен күреп сөйләшәсем килде. Ул көнне ничек ќыенып чыгып киткәнемне дә сизмичә калдым. Казан уртасындагы бер бистәдә ќыйнак кына авыл өе. Капканы ачып, елмаеп каршы алган Тәнзилә абыстайга һич кенә дә “әби” дип әйтеп булмый, аңа берәү дә сиксән бер яшь бирми. Чиккән калфагы өстеннән бөркәнгән ак яулыгы, күзгә күренмәс нур бөркелеп торган мөлаем йөзе, җайлап кына сөйләшүе белән җәлеп итте ул мине. “Бабай белән менә шушында яшибез инде без”, - дия-дия Тәнзилә апа мине өйгә чакырды. Юкка гына догалы йортның түре якты димиләр: биредә һәр почмактан җылылык бөркелеп тора. Гаилә җылысы, күңел җылысы... Балачак хыялы Ничек кенә булмасын, балачак хыялы Тәнзилә апаның гел күңелендә яшәп килә. Тәки үз дигәненә ирешә ул: кияүгә чыккач, биш ел укып югары белем ала. “Балаларым белән бергә укыдым”, - дип шаярта үзе яшьлек елларын исенә төшереп. Кече улы беренче сыйныфка укырга кергәндә Тәнзилә апа беренче курска барган. Тормыш корып җибәрүләрен дә тәкъдир эше дип атый ул. Шулай булмаган очракта, егерме дүрт яшьлек кыз бер ай таныш булган егеткә кияүгә чыгар идеме? Юк, бу адымы өчен һич кенә дә үкенми Тәнзилә апа, киресенчә, картын яратып “Пар канатым” дип атый. “Ә мәхәббәт?” - дип сорыйм кызыксынып. Моңа да җавабы бар Тәнзилә апаның: Сабырлык Еллар, агымсу кебек, үз җаена ага да ага. Әмма сынауларның иң зурысы алда көткән була әле. “Үлеп терелдем” Палатага чыгаргач, яныма бер хатын-кыз килде. “Һай бу апаны ник бер дә карамыйлар икән, бөтен мендәре кып-кызыл кан бит, үзе гел “Бисмилла”сын пышылдап ята ул”, - ди бу. Аның әйткәннәрен ишетәм, үзем җавап бирә алмыйм, селкенеп тә булмый. Бөтен көчемне җыеп: “Сеңлем, уразада идем мин, су гына бирегез”, - дидем. Рәҗәп аеның өч көн уразасын ниятләгән идем мин ул чакта. Теге хатын тагын да хафага төште: “Аллаһы Тәгалә юк микәнни ул, булса, моның кадәр җәфалар күрсәтмәс иде бу апага”, - ди. Сеңлем, кил әле монда, минәйтәм. Син ничек эләктең монда? Бер дә дөрес сүз әйтмисең син, дим. Безнең тәкъдиребез шундый булган, безне Аллаһы Тәгалә сыный, без сынау астында. Ире һәм ике баласы белән юл һәлакәтенә эләккәннәр болар. Сеңлем, син миңа ярдәм итәрсең, мин сиңа кулымнан килгән кадәр ярдәм итәрмен дидем. Яткан килеш булса да намаз укырмын дип, тәһарәт алырга су белән чылатылган чүпрәкләр алып килүен сорадым. Аның ярдәме белән намаз укыдым. Соңыннан кычкырып-кычкырып: “Әй, Аллам, аягыма бастырсаң, гомерем булса, мин синең җиреңдә биргән үләннәрне таныр идем, ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә ярдәм итәр идем”, - дип сорыйм икән. Үзем мин боларны хәтерләмим. Палатадагы барча кеше мине шаккатып тыңлаган. Ике ай дигәндә култык таягы белән өйгә кайттым. Әлеге һәлакәттән соң мин инвалид булып калдым. Өйдә дөм сукыр кайнана. Балалары кайсы-кая таралып беткәч, туксанга җиткән кайнанам йортта берьялгызы яши иде, аны үзебезгә алдык. Олы улымның хатыны эшкә киткәнче ашарга әзерләп калдыра иде, ә мин кайнананы, азапланып булса да, ашаттым. Култык таягы белән аны бәдрәфкә дә, юындырырга да йөрттем. Йоклап китсәм, берәр нәрсә кирәк булса, мине төртеп уят дип, янына бер таягымны куя идем. “И-и, кызым, алты бала үстердем, әмма синнән күргән хөрмәтне берсеннән дә күрмәдем. Мәңге риза-бәхил мин сиңа. Менә шушы шакылдап торган таякларыңны ташлап, үз аякларың белән йөреп мине җирләсәң иде, улым белән тигез, озын гомер итегез, бәхетле булыгыз”, - диде миңа кайнанам. Һәм шулай булып чыкты да: аягыма бастым, берничә атнадан кайнанам күзләрен мәңгелеккә йомды. Үземә сиксән бер, картыма сиксән биш яшь тула, Әлһәмдүлилләһ. Ике әниемнең дә хәер-фатыйхасы, Аллаһыдан сорап кылган догаларым яшәтә безне. “Башка кеше булып яши башладым” Берсендә, күршем керде. “Бер бик якын кешебезнең, туганыбызның гаиләсе таркалырга тора, балалары юк аларның. Кая гына бармадылар, кемгә генә күренмәделәр, бала таба алмыйсың дип кайтарганнар”, - диде. Үтенеп, ялварып минем ярдәм итүемне сорады. “Сеңлем, туганың иртәгә үк килсен”, - дидем. Күңелем белән сиздем: ул бала алып кайтачак. Үлеп терелгәннән соң мин бөтенләй башка кеше булып яши башладым, сиземләү сәләтем ачылды бит. Күршемнең туганы - яшь кенә хатын - икенче көнне үк елый-елый килеп керде. Иң башта догалар белән өшкердем. Аннан соң үзем үләннәрдән ясаган даруларны бирдем дә: “Минем әйткәннәремне үтәсәң, нинди дога укырга кушсам шуны укысаң, син бала табасың. Бернинди чит дарулар эчмә”, - дидем. Һәр даруның куллану тәртибен аңлаттым. Кычкырып елап җибәрде. Алга таба яшәргә өмет бирүче күз яшьләре иде ул. Берничә айдан аның әнисе килеп керде. Өшкертергә җимешләр алып килгән. Озак та үтмәстән, шылтыратып, кызының бала көтүен хәбәр итте, тик менә сакланырга хастаханәгә салганнар икән. “Бер дә борчылмагыз, кыз алып кайтырсыз, бала исән-сау туачак”, - дидем. Дөрестән дә кызлары туды, Тәнзилә дип исем куштылар. Адашым Тукталышка кадәр Тәнзиләне озата чыктым, автобуска утырткач, шоферны да кисәттем, әлеге хатынның хәле начар дидем. Тәнзиләне генә түгел, сеңлесен дә дәваладым. Ул хәлләргә унбиш еллап вакыт узгандыр, икесе дә исән-саулар, эшләп йөриләр. “Мин күрәзәче түгел!” “Сез күрәзәче түгел. Аллаһы Тәгаләдән бирелгән бер өлеш ул, үзегезне кимсетмәгез”, - дигән хәзрәт. - Мулла кызы мин, - ди Тәнзилә абыстай. - Нәселебез белән динле кешеләр. Хәреф таный белмәгән чактан ук әти безгә догалар өйрәтте. Җитәкче урыннарда эшләсәм дә, дин тыелган еллар булуга карамастан, беркайчан да диннән аерылмадым. Җыелышлардан соң табынга чакырсалар, өстәл яныннан торып киткәндә, йә чәчемне рәтләгән булып, йә маңгаемны сыпырып куйган булып, “Амин” тотып китә идем. Иң авыр чакларда да догадан калмадым. Тәнзилә апа белән байтак сөйләшеп, серләшеп утырдык. Күңелне бушатырга, җанга тынычлык алырга, дога белән сихәтләнергә нәкъ аның кебек Ак әбиләребез кирәк икән.
Ләйсән ГАЛӘВЕТДИНОВА |
Иң күп укылган
|