поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30.
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 15 Май
  • Фәрит Йосыпов - галим
  • Гөлнара Исмаева - җырчы
  • Радик Фәизов (1931-2011) - язучы
  • Мәгъсүм Хуҗин (1930-2008) - язучы
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
15.12.2009 Мәдәният

БҮЛӘК ИЯСЕН ТАПСЫН!

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Илфак әфәнде Ибраһимовка ачык хат

Тукай бүләген өләшү көннәре һаман якынлаша. Бүләкне әдәбиятның үсүенә өлеш кертмәгән һәм чынбарлыкны дөрес, тирәннән яктырта алмаган талантсыз әсәрләр авторына бирүнең зыянын аңлатып торасы юктыр!.. Соңгы елларда Тукай бүләген Рөстәм Мингалим, Зөлфәт Хәким шикелле чын талант ияләренә дә бирделәр. Бу гадәт (тенденция) дәвам итәр дип ышанасы килә. Гаделлек өстенлек итсен өчен лауреатлыкка дәгъва кылучыларның әсәрләре турында вакытлы матбугатта фикер алышу һәм бәхәс булсын иде. Минем бу хатым шул бәхәсне башлап җибәрер дип ышанам.

 

2010 елда Тукай бүләгенә иң лаеклы әсәр, минемчә, Равил Рахманиның Татарстан китап нәшриятында 2006 елда басылган «Мең чакрымга мең чакрым» исемле җыентыгы дип китап укучыларга һәм жюри әгъзаларына мөрәҗәгать итәм.

 

Беләм, бүләк бирү мәсьәләсе Сездән генә тормый. Бу хатны мин шуның өчен язам: Равил бүләк бирүчеләр тарафына барып йөрмәячәк, комиссия әгъзалары арасында аның әсәрен искә алучы да булмавы мөмкин, шунлыктан мин хатымны газета аша Сезгә юлларга мәҗбүр булдым.

 

«Мең чакрымга мең чакрым» җыентыгына кергән шигырьләр турыдан-туры Хәсән Туфан, Гамил Афзал, Илдар Юзеев, Роберт Әхмәтҗанов, Мөдәррис Әгъләмов, Зөлфәт дәрәҗәсендәге талантлар иҗатының мираси дәвамы. Яңалык шунда, Рахмани шигърият эстафетасын шуларның кулларыннан алып алга һәм югарыга илтә.

 

Рахманиның җыентыгына моңа кадәр әдәбиятыбызда һәм фәндә яктыртылмаган тема – хаклар кодексы турындагы ачышы кергән. Чал тарих тирәнлегендә, болгар, һун бабаларыбыз ераклыгында барлыкка килеп, ислам диненә кергән шәригать кануннарында, хәтта дәһричелек шартларында да югалмаган, бары тик милләтебездә генә саклана алган яшәеш нормаларын укучыга сурәтләп аңлата алу – Рахмани иҗатының иң кыйммәтле ачышы.

 

Җыентыкта Мәскәүгә багышланган шигырьләр тулы бер бүлек алып тора. Әдәбиятыбызда моңа кадәр без Россиянең башкаласын Мәккә белән чагыштырудан ары китә алганыбыз юк иде. Равилнең бу циклы Тукаебызның «Тотса мәскәүләр якаң...»ның дәвамы булып яңгырый. Әдәбият өчен бу кыйммәтле табыш.

 

Җыентыктагы зур уңышларга шуны да өстисем килә – Рахмани Гаяз Исхакыйның татар инкыйразы турындагы фаразының тормыш чынбарлыгында ничек тамыр җибәрүен сурәтләп күрсәтә. Телсезләнү фаҗигасе. Татар авылларына ясалган руслаштыру һөҗүменең елдан-ел көчәя килүе ассимиляция-манкортлашу һәм шушы куркынычларның иң зурысы, аяусызы – татар хатынының милли сыйфатларын югалтып «интерана»га әйләнә баруы. Әдәбиятыбызга Рахмани керткән өлешкә никадәр теләсәк тә күз йома алмаячакбыз.

 

Киләсе елда биреләчәк Тукай бүләгенә Равил Рахманиның лаеклы булуын аның әдәбият фәненә керткән фундаменталь хезмәтләре генә дә аклый ала. Әдәбиятта, гомумән, иҗат өлкәсендә эшләүчеләрне «обойма»га тутырып аңлату модага керде. Югыйсә язучы, русча әйткәндә, товар штучный, чын әдипне потлап та, чиләкләп тә үлчәп һәм бәяләп булмый. Татар әдәбиятына һәм фәнгә зур, чиктән тыш мөһим өлеш керткән Рәис Даутов, Фәрваз Миңнуллин, Альберт Фәтхи, Раиф Мәрданов, Наис Гамбәр, Рәфикъ Юныс, Нияз Акмал – менә шундыйларны без бүләк өләшкәндә рәхәтләнеп онытабыз, тантаналы нотыкларда исемнәрен искә алырга иренәбез. Әдәбият коммунистлар партиясенең хезмәтче батрагы саналган чакта бүләк алуда, дан-шөһрәткә ирешүдә остарган бәндәләр әле һаман позицияләреннән чигенергә теләмиләр. Рахмани мәрхүм Рәис Даутов башкарып килгән зур, җаваплы эшне үз кулына алып, ерып чыкты. ИЯЛИдә ул килгәнче дистәләгән еллар эшләнер-эшләнмәс яткан әдәбият тарихының соңгы томын тәмамлый. Шуңа өстәп, нәшриятта эшләгәндә Равил өч йөз (300!) китапны укырга ярарлык итеп редакцияләп чыгарды. Бу шәхеснең нәшрият, әдәбият фәне, әдәби мирас өлкәсендәге эшләре генә дә Тукай бүләгенә лаеклы дип ышанам мин...


Миргазиян ЮНЫС
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»