поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 19 Май
  • Мөнирә Булатова (1914-2011) - җырчы
  • Фирдәвес Кәбиров - автоузышчы
  • Нәҗип Думави (1883-1933) - язучы
  • Ринат Билалов - журналист
  • Хәлимә Искәндәрова - актриса
  • Денис Архипов - хоккейчы
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
01.06.2017 Экология

Татарстанда алдагы көннәрдә нинди ҺАВА ТОРЫШЫ көтелүе билгеле булды

Мәскәүдә быелның 29 маендагы җил-давылда 16 кешенең гомере өзелде, 170 кеше төрле авырлыкта имгәнү алды. Әлеге табигый гарасат Мәскәүдә 1904 елдагы җил-давылга тиң булган.

- Татарстанда Мәскәүдәге кебек көчле гарасатлар көтелми,- дип өметләндерде республиканың Гидрометериология үзәге җитәкчесе Феликс Гоголь кичә “Татар-информ” агентлыгында узган матбугат конференциясендә.
Әмма дә ләкин, республикада мессенджер ягъни тиз мәгълүмат алмашу программасы нигезендә, халыкка “Татарстанда Мәскәүдәгедән дә җимергечерәк гарасат булачак” дигән хәбәр таратылган.

- “Билайн” үзенең клиентларына - өч миллион, “Мегафон” 230 меңнән артык SMS җибәргән. МТС та калышмаган. Элемтә операторларының “коткы тарату” гамәле тикшерелә, - диде Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсенең “Кризислы очраклардагы идарә үзәге” җитәкчесе Радик Гыйсмәтов.

Татарстан Гидрометериология үзәге яки МЧС тарафыннан рәсми рәвештә таратылган мәгълүматка гына нигезләнергә кирәк.
- Кайбер массакүләм мәгълүмат чаралары әллә нинди чыганакларга таянып, ун көнгә һәм аннан да күбрәк вакытка һава торышын бирә. Имеш, унынчы көндә-яңгыр. Бу һич тә дөрес түгел. Һава торышын - өч, ә иң күбе биш көнгә фаразларга була, - дип, кистереп әйтте Феликс Гоголь.

Димәк, алтынчы көнгә нәрсә буласын бер Ходай гына белә.
- Климат үзгәреш кичерә-монысы хак. Егерменче гасырдан башлап, җир йөзендә температура акрынлап күтәрелә бара. Бу үзгәрешләр Татарстанга да тәэсир итәчәк. Туфрактагы һәм һавадагы корылыклар, җил-давыллар күзәтеләчәк. Климат үзгәрешенә төзелеш, энергетика, авыл хуҗалыгы тармакларының алдан ук әзерлек күрүләре зарур, - дип искәртте Феликс Гоголь.
Татарстан Гидрометериология үзәге мәгълүматларына караганда, 3 июньдә 9- 14 градус җылылык көтелә.

- Якшәмбедә ягъни 4 июньдә тагын салкынайта: көндез 4-9 градус,ә төнлә 3-8 градус кына җылы булачак. Яңгыр, урыны белән боз явачак. Секундына 20 метр тизлектә җил исәчәк,- дип, үзләренең фаразлары белән уртаклашты Феликс Гоголь.

- Җил секундына 20 метр тизлектә искәндә корган агачлар, реклама конструкцияләре аварга мөмкин, - дип өстәде Радик Гыйсмәтов.
 
Гарасат булган очракта истә тотарга кирәкле киңәшләр:

Давыл вакытында агач яки реклама корылмасы астында басып тормагыз, ышанычлы бина эченә керегез; тәрәзәләрне ябыгыз; эчәргә яраклы су запасы туплап куегыз; җил-давыл башланганда урамга чыкмагыз, ачык һавада калсагыз, чокырга төшеп яки җиргә сузылып ятыгыз; болконнарны төрле әйберләр белән тутырмагыз; җил-давыл башланачагы турындагы хәбәрне туганнарыгызга һәм башкаларга хәбәр итегез.

 

 


Дамир БӘДРИЕВ
Шәһри Казан
№ --- | 01.06.2017
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»