поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 03 Май
  • Наил Дунаев (1937-2022) - актер
  • Сергей Юшко - галим
  • Фаил Камаев - дәүләт эшлеклесе
  • Альберт Яруллин - хоккейчы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
01.06.2017 Дин

Ураза тотучыларга файдалы КИҢӘШЛӘР

Соңгы елларда ураза озын көннәргә туры килә. 19 сәгать буе ашамый-эчми тору күпләргә авыр бирелә, шуңа да ураза тотучыларга сәламәтлекләренә игътибарлы булырга кирәк. Авырып киткән кешеләр уразаларын башка вакытка күчереп тә тота ала. Хроник авыруы булганнар да иң элек табиб белән киңәшләшергә тиеш.

“Бәкара” сүрәсендә Аллаһы Тәгалә: “Сездән кем дә кем бу айга җитсә, ураза тотсын. Әгәр кем дә кем авыру яки сәфәрдә булса, шул ук санда башка көннәрдә ураза тотсын. Аллаһ сезгә җиңеллек тели, ә авырлык теләми”, - ди. Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин сүзләренчә, исламда үз-үзеңә зыян салу шулай ук тыела. Сәламәтлегең начар булуын белә торып, ураза тоту киңәш ителми. Ә инде уразага керүчеләр аны сәламәтлегенә зыян китерми генә тотарга тиеш.
- Көне буе ач торганнан соң, ифтарда капылт кына ашказанын тутырып куярга кирәкми. Иң элек хөрмә яки йөзем кабып куегыз, ике стакан чиста су эчегез дә намаз укыгыз, аннары гына ифтарны ашагыз. Сөннәт буенча, карынның өчтән бер өлеше ризык, бер өлеше су һәм янә бер өлеше һава өчен каралган, ягъни ашаганнан соң кеше табыннан җиңелчә ачлык хисе белән торып китәргә тиеш, - ди ул.

«Казан» университет клиникасы табиб-эндоскописты Айрат Зыятдинов та ураза тотучыларга үзенең киңәшләрен бирде.
- Ифтар белән сәхәр арасында күп итеп су эчегез. Кабатлап әйтәм: су. Сок, чәй, каһвә эчәсене генә китерә. Суның күләменә килгәндә, ифтар белән сәхәр арасында гәүдәдәге һәр кг авырлык өчен 30–50 мл су эчелергә тиеш. Ифтарда суны ашаганчы эчү дөрес була. Хөрмә белән авыз ачуның үз сере бар: аңардагы фруктоза организм тарафыннан тиз үзләштерелә һәм баш миенә «ашказанына ризык эләкте» дигән сигнал килеп җитеп, ашыйсы килү теләге басыла. 1,5 мең ел элек Пәйгамбәребез әйтеп калдырган сүзләрне бүген рәсми медаицина да раслый. Сәхәрдә тозлы, кыздырылган авыр ризыклар ашамаска кирәк. Аларны үзләштерергә су күп кирәк була. Кеше ураза тота дип, ашказаны эшләвеннән туктамый бит, ул су сорый. Ә көн дәвамында су эчәргә ярамый. Иң яхшысы – сәхәрдә сөт ризыкларын, балык, майсыз ит, яшелчә ашау. Рамазан аенда гына түгел, аннан соң да шул рәвешле тукланыгыз. Кирәгеннән артык күп ашарга күнеккәнбез, чөнки бездә ризык культы дигән нәрсә барлыкка килде. Шуның белән үз организмыбызга үзебез зыян салабыз, - дип сөйләде ул журналистларга.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш кардиологы Альберт Галәвич сүзләренчә, инфаркт кичергән, йөрәк-кан тамырлары, хроник ашказны һәм эчәк авырулары булганнарга, югары кан басымыннан интегүчеләргә ураза тотарга киңәш ителми. Статистика буенча, соңгы ике елда рамазан ае чорында йөрәк авыруларыннан үлүчеләрнең саны арткан.


Дилбәр ГАРИФУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 31.05.2017
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»