|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.06.2017 Бәйрәм
1 июнь – Халыкара балаларны яклау көненә багышланган чаралар ПРОГРАММАСЫҖәйнең беренче көне – 1 июнь – сабый хәтеренә каникуллар белән беррәттән, Халыкара балаларны яклау көненә багышланган матур чаралар белән дә уелып кала. Башкалабыз Казанда бу көнне кызыклы чаралар уздырыла. Яшь буенча гына түгел, ә күңелләре белән сабый булганнар да рәхәтләнеп ял итә алачак. Гадәттәгечә, балаларны яклау көнендә Казан Кремле сабыйлар дөньясына әвереләчәк. «Дөнья балачактан башлана» дигән концерт-тамашада 30га якын балалар коллективы чыгыш ясый. «Әдәби ишегалды» кичәсендә китап укып, язучылар белән танышып, эко-фермада төрле хайваннарны сыйпап булачак. Моңа өстәп, Кремль хезмәткәрләре чып-чын балалар рогын да тәкъдим итә. «SаMоSтоятельные дети» уенында ЮХИДИ хезмәткәрләре балаларның юл кагыйдәләре буенча белемнәрен сыный.
--- |
Иң күп укылган
|