|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.05.2017 Фаҗига
Алла сакласын: Татарстанда ирле-хатынлы тереләй янып үлгән (ФОТО)Бүген төнлә Бөгелмәдә шәхси йортта чыккан янгында ике кеше үлгән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Бүген төнлә Бөгелмәдән бердәм 112 номеры экстрен диспетчерлык хезмәтенә Деповская урамындагы 13нче шәхси йорттагы янгын турында хәбәр алынган. Урынга Бөгелмәнең 64нче номерлы янгын сүндерү-коткару оператив төркем хезмәткәрләре килеп җиткән. Ул вакытта агач йортны тулаем ут камаган, йортның түбәсе өлешчә ишелгән булган. Бүлек хезмәткәрләре янгынны сүндергәннәр. Калдыкларны актарганда 69 яшьлек ир-ат һәм 70 яшьлек хатын-кызның үле гәүдәләре табылган, дип хәбәр итә “Татар-информ”.
--- |
Иң күп укылган
|