поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 19 Май
  • Мөнирә Булатова (1914-2011) - җырчы
  • Фирдәвес Кәбиров - автоузышчы
  • Нәҗип Думави (1883-1933) - язучы
  • Ринат Билалов - журналист
  • Хәлимә Искәндәрова - актриса
  • Денис Архипов - хоккейчы
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
14.12.2009 Җәмгыять

ОЯСЫНДА НИ КҮРСӘ...

Без балаларның үз-үзләрен тотышларындагы тупаслыклар, кешеләр белән аралашудагы кимчелекләре белән еш очрашабыз. Күп еллар мәктәптә эшләү тәҗрибәмнән чыгып шуны әйтәм: ни генә дисәң дә бала холкына иң элек гаиләдә нигез салына.

Билгеле, мәктәп тәрбиясе зур роль уйный. Әти-әни белән сөйләшеп булмаган темаларга класс җитәкчесе белән киңәшләшкән очраклар да була. Кайбер ата-аналар баланың укудагы уңышлары һәм аны тәрбияләү турында мәктәп, укытучы кайгыртырга тиеш дип уйлый. Бала кечкенәдән күп вакытын өйдә, әти-әнисе янында үткәрә. Аларның үзара мөнәсәбәтләрен күреп үсә, гадәтләрен, сөйләгән сүзләренә кадәр исендә калдыра.

 

Бала яхшы гадәтләргә, мөстәкыйльлеккә кечкенәдән үк өйрәнергә тиеш. Ләкин моңа үгет-нәсыйхәт белән генә ирешеп булмый. Беренче чиратта бу сыйфатларны көндәлек тормыш сеңдерегә тиеш. Әгәр бала гаиләдә үзе турында һәрвакыт кайгыртуны, яки башка туганнарының бер-берсен кайгыртуларын күреп үсә икән, мондый үрнәк зур тәэсир көченә ия.

 

Кайчакта ата-ана бала белән уртак тел таба алмаудан зарлана. Монда да бала белән булган конфликтларның күбесе ата-аналарның балаларга карата үз мөнәсәбәтләрен үзгәртеп өлгерә алмаулары аркасында барлыкка килә. Бала үскән саен, аның дәгъвалары арта, ул мөстәкыйльлеккә омтыла. Баланың яхшырак укый башлавын теләгән ата-ана ярдәм итәрдәй һәркемгә – укытучыга да, дусларына да, туганнарына да мөрәҗәгать итә. Тик бер генә нәрсәдән – кирәкмәгәнгә акыл өйрәтүдән, файдасыз битәрләүдән генә сакланырга кирәк. Балалар белән үзара аралашканда, аңарда үз дәрәҗәсен тою хисен үстерергә кирәк. Үзен бернәрсәгә дә яраксыз дип уйлаган кеше, бернәрсәгә дә сәләтле булмый. Үзен югары бәяләгән кеше зур энергия белән эшли, мөмкинлекләрен тулысынча  файдаланып уңышка ирешә ала.

 

Ата-аналар белән тәрбия турында сөйләшкәндә алар еш кына вакыт җитмәүдән зарлана. Ләкин аз гына вакытыңны да бала белән ял итү, аның белән нәрсәдер эшләү, аңа игътибарлы булу, үз-үзен тотышын күз уңында тоту яхшы нәтиҗәләр бирә. Бала өй эшләрендә ярдәм итми икән, моның  сәбәбе булырга мөмкин. Ул кушылган эшне эшли белми, аңа моны өйрәтмәгәннәр. Моның сәбәбен: гаиләдә татулык булмаудан күрергә мөмкин: димәк, һәркем үз эченә бикләнгән. Ата-ана баланы эшкә һәм үз-үзен тәрбиләргә өйрәтсә, бу балага киләчәктә мөстәкыйль яшәү җиңелрәк була. Үзтәрбия кешедән адым саен ихтыяр көче таләп итә. Ихтыяр көче булдыруда иң мөһиме – билгеләнгән эшне кичектермичә, үз вакытында җиренә җиткереп үтәү. Кеше үзтәрбия белән гомер буе шөгыльләнергә тиеш. Моның да нигезе иң элек гаиләдә салына. “Оясында ни күрсә, очканда шуны кылыр” дип юкка гына әйтмәгәннәр. Баласының киләчәге өчен борчылган ата-ана тәрбияне иң элек гаиләдән башлый. 


Ләлә КАДЫЙРОВА
Матбугат.ру
№ | 14.12.2009
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»