поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30.
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 15 Май
  • Фәрит Йосыпов - галим
  • Гөлнара Исмаева - җырчы
  • Радик Фәизов (1931-2011) - язучы
  • Мәгъсүм Хуҗин (1930-2008) - язучы
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
27.05.2017 Медицина

Ракны җиңгән Лилия Кох: «Авырмыйм дип яшәдем»

Бүген Татарстанда онкология авыруларыннан дәваланган 90 меңгә якын кеше исәпләнә. Еш кына яман шеш диагнозы куелган кешеләргә кызганып карау гадәтләнгән.

- Мондый авыруларны туганнары, якыннары тормыштан сызып ук ташлыйлар. Тик кешенең куркуы мәгълүмат аз булудан. Кеше рактан башка яшәргә өйрәнергә тиеш, - ди психолог, лайф-коуч Лилия Кох. Лилия бу авыру турында ишетеп кенә сөйләми. Ул үзе ракны җиңгән.Дәвалану барышында язып барган көндәлекләреннән “Үлем белән яшәү арасында 100 көн” дип исемләнгән китап бастырган.Хәзер төрле чит илләрдә - Германия, Америка Кушма Штатлары, Дубайда пациентлар белән тернәкләнү курслары уздыра. Дәвалау алымы да гадәти түгел -  “Феникс-яңарыш” дигән гадәти булмаган психологик уен уйлап тапкан. Сүз уңаеннан, бу уен Республика клиник онкология диспансерында дәваланучыларга да тәкъдим ителәчәк. Бу хакта “Татар информ”да узган матбугат конференциясендә сөйләделәр.
 
Китап язам дип уйламаган идем. Россиядән чит илгә күчеп киткәч, авырый башладым. Барысы да борчылулар аркасында дип уйлыйм. Теләсә кайсы авыруны да стресс китереп чыгара бит. Үземдә 3-4нче стадиядәге яман шеш икәнен белгәч тә, төшенкелеккә бирелмәдем. Минем авырырга вакытым юк, тормышка ашырасы планнарым күп, мин авырмыйм, дип яшәдем. Мөгаен, үз-үземә ышаныч авыруны җиңәргә ярдәм иткәндер дә, - дип сөйли Лилия Кох. Дәвалану барышында ул көн саен көндәлек алып барган. Язмаларны үзенең блогында бастырган. Укучылары вакыйгаларның дәвамын сорый башлагач, бу хикәятләрнең ярдәмен тоя башлагач, Лилиягә китап бастырырга тәкъдим иткәннәр. "Феникс-яңарыш” уены да көтмәгәндә туды, - ди психолог. Бу уен үз-үзеңне табарга, үзеңдә ышаныч тоярга ярдәм итә.
 
- Рак диагнозы куелган кешеләргә авыру белән яшәргә ярамый. Онытылып торырга, башка кызыксынуларны булдырырга кирәк. Бу уенның максаты да шунда. Ул авырулар өчен генә түгел, яңа тормыш башларга теләгән һәркем өчен файдалы, - ди.
 
Онкология авырулары бүген медицина өлкәсендә төп мәсьәләләрнең берсе. Былтыр Татарстанда онко авыруларны тернәкләндерү өлкәсенә аеруча зур игътибар бирү бурычы куелган иде. Бу максатларда республика онкология диспансерында тернәкләндерү бүлеге дә ачылды. Койкалар җитми башлагач, шәхси партнерлар белән хезмәттәшлек итүгә күчтеләр. “ Шул рәвешле Константиновка бистәсендә тернәкләндерү клиникасы барлыкка килде. Дөрес, әлегә анда 50 кеше генә дәвалана ала. Киләчәктә койкалар санын арттырырга уйлыйбыз. Биредә дәвалану бушлай”,- дип клиника эше белән таныштырды Республика клиник онкология диспансерында оештыру-методик эш буенча баш табибның урынбасары  Булат Мәҗитов.
 

Эльвира МОЗАФФАР
Шәһри Казан
№ --- | 27.05.2017
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»